Изге Язмаларда ярсу турында нәрсә әйтелә?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Изге Язмалар буенча, тиз кызып китүчән кеше үзе дә зыян күрә, башкаларга да зыян китерә (Гыйбрәтле сүзләр 29:22). Кайчак ачуланыр өчен сәбәпләр булса да, Изге Язмаларда ачу тотучылар котылу алмаячак дип әйтелә (Гәләтиялеләргә 5:19—21). Изге Язмалардагы принциплар кешегә ярсуны тыярга булыша.
Ярсу бөтенләй дөрес түгелме?
Юк. Кайчак ачуланыр өчен сәбәпләр бар. Мәсәлән, тугры Никами үз имандашларының җәберләнгәннәрен күргәч, аның «бик ачуы килгән» (Никами 5:6).
Вакыт-вакыт Аллаһы ярсып китә. Мәсәлән, аның халкы борынгы заманда килешүләрен бозгач һәм аңа гыйбадәт кылудан туктап, ялган илаһларга табына башлагач, «Йәһвәнең Исраилгә ачуы кабынган» (Хакимнәр 2:13, 14). Шулай булса да, ярсу Йәһвә Аллаһының холкына хас түгел. Аллаһы һич сәбәпсез ярсымый, ул үз хисләрен тыя белә (Чыгыш 34:6; Ишагыя 48:9).
Кайчан ачу зыянлы?
Ачулы хисләрне тыймау һәм бер сәбәпсез ярсу зыялы. Ачу турында әйткәндә, бу камилсез кешеләргә хас. Мисаллар:
Аллаһы Кабилнең корбанын кире каккач, тегенең «ачуы чыккан». Кабил ачуыннан җенләнеп киткән һәм үз абыйсын үтергән (Яратылыш 4:3—8).
Аллаһы нинәвәлеләргә шәфкатьлелек күрсәткәч, Юныс пәйгамбәрнең «ачуы чыккан». Аллаһы Юнысның фикер йөртүен төзәткән: Юнысның «ачулы булырга сәбәбе» булмаган, ул гөнаһларыннан үкенгән нинәвәлеләрне кызганырга тиеш булган (Юныс 3:10—4:1, 4, 11) a.
Шушы мисаллардан күренгәнчә, «ярсыган кеше» камилсезлеге аркасында «Аллаһы теләгән гаделлек буенча эш итми» (Ягъкуб 1:20).
Ярсуны ничек тыярга?
Ярсуны тыймау куркынычын таны. Кайберәүләр ярсуны яудыру көчле як дип уйлый. Чынлыкта ярсуны тыя белмәү — җитди кимчелек. «Үз-үзен кулда тота алмаган кеше — җимерек стеналы бер шәһәр ул» (Гыйбрәтле сүзләр 25:28; 29:11). Ачулы хисләрне тыя белсәк, без көчле булуыбызны һәм үткен акыллы булуыбызны күрсәтәбез (Гыйбрәтле сүзләр 14:29). Изге Язмаларда: «Ярсырга ашыкмаган кеше көчле кешедән... яхшырак»,— диелә (Гыйбрәтле сүзләр 16:32).
Үкенерлек берәр нәрсә эшләгәнче, ярсуыңны тыя бел. Зәбур 37:8 дә: «Ачуыңны ташла, ярсуыңны калдыр, Күңелсезләнеп китмә һәм яманлык кылырга керешмә»,— дип язылган. Игътибар ит, ярсып киткәч, без нәрсә эшлисе икәнен үзебез сайлыйбыз: яманлык кылганчы ачулы хисләребезне тыеп калыйк. Эфеслеләргә 4:26 да язылганча, «ярсысак та, гөнаһ кылмыйк».
Хәлеңнән килсә, ачуың кабара башлаганда үзеңне туктатырга тырыш. «Ызгышның башлануы суга юл ачу кебек,— дип әйтелә Изге Язмаларда.— Талаш купканчы, аннан китәргә тырыш» (Гыйбрәтле сүзләр 17:14). Каршылыкларны тизрәк җайга салу акыллы булса да, сиңа да, башка кешегә дә башта суынырга, ә аннары тыныч кына фикер алышырга кирәк.
Фактлар җый. «Төшенә белү кешенең ачуын баса» (Гыйбрәтле сүзләр 19:11). Берәр нәтиҗәгә килер алдыннан, фактлар җый. Мәсьәләнең һәр ягын игътибар белән тыңласак, без бер сәбәпсез ярсымабыз (Ягъкуб 1:19).
Догада җан тынычлыгы сора. Дога кылсаң, «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгына» ия булырсың (Филипиялеләргә 4:7). Дога кылу Аллаһының изге рухына ия булу дигән сүз, аның ярдәмендә без тынычлык, сабырлык һәм тотнаклылыкка ия булырбыз (Лүк 11:13; Гәләтиялеләргә 5:22, 23).
Кем белән аралашканыңа кара. Кем белән аралашабыз — шундый кешегә охшаш булабыз (Гыйбрәтле сүзләр 13:20; 1 Көринтлеләргә 15:33). Шул сәбәпле Изге Язмаларда кисәтү бирелә: «Тиз кызып китүчән кеше белән дуслашма, ярсучан кеше белән дә аралашма». Сәбәбе нәрсәдә? «Югыйсә аның юлларына өйрәнеп, җаныңны тозакка төшерерсең» (Гыйбрәтле сүзләр 22:24, 25).
a Күрәсең, Юныс фикер йөртүен үзгәрткән һәм суынган, чөнки Аллаһы аны Изге Язмаларның бер китабын — Юныс китабын язар өчен кулланган.