ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ
Стресс белән көрәшергә ничек өйрәнергә?
Син үзеңне стресска каршы тора алучы дип саныйсыңмы? Син астарак санап китәчәк очракларга эләккәнең булдымы?
Якын кешенең үлеме.
Озакка сузылган чир.
Табигый афәтләр.
Галимнәр безне җитди проблемалар гына түгел, ә хәтта гади көндәлек мәшәкатьләре дә чыгырыннан чыгара ала дип әйтә. Менә ни өчен, сәбәпләр нинди генә булмасын, стресс белән көрәшергә өйрәнергә кирәк.
Стресска каршы тора белү нәрсә ул?
Стресска каршы тора белү — бу проблемаларны хәл итә белү сәләте һәм кичереп чыккан авыр хәлләрдән соң яңадан тору. Әлбәттә, бу сәләт кешеләрнең тормыш авырлыкларыннан якланганын аңлатмый. Алар егылсалар да, тора ала һәм бу аларны ныгыта гына дип әйтеп була.
Ни өчен стресска каршы тора белү мөһим?
Чөнки проблемалардан качып булмый. Изге Язмаларда болай әйтелә: «Һәрвакытта да йөгерештә — җитезләр... җиңми, ... белемле кешеләр һәрвакытта да уңышлы булмый, чөнки аларның һәммәсе дә көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгә» (Вәгазьче 9:11). Нәтиҗә? Яхшы кешеләр дә газаплана һәм күп очракта алар үзләре гаепле булмаска да мөмкин.
Чөнки шулай син нервларыңны саклап калырсың. Бер мәктәп психологы болай әйткән: «Укучылар минем кабинетта экзаменнан өчле билгесе я социаль челтәрләрдә язылган комментарийлар аркасында нинди генә истерикаларга бирелми иде». Аның сүзләре буенча, шундый бер карашка гади очракларда үзеңне тота белмәү «психик һәм эмоциональ хәлнең бозылуы өчен яхшы нигез» булдыра. a
Чөнки бу тормыш өчен кирәкле. Ричард Лёрнер исемле бер психолог стресс белән бәйле очраклар турында болай дип яза: «Тормышта уңышлырак булыр өчен, авырлыкларны кичереп чыгарга, яңа максатлар куярга һәм теләгән уңышларга ирешер өчен яңа юллар эзләргә өйрәнергә кирәк». b
Ничек стресска тагын да яхшырак каршы торырга?
Энәдән дөя ясамаска өйрән. Проблемаларның чынбарлыкта булган күләмен күрергә һәм җитди авырлыкларны юк-бардан аерырга өйрән. Изге Язмаларда болай диелә: «Акылсыз ачуын шунда ук белдерә, ә алдын-артын уйлап яшәүче хурлауны игътибарсыз калдыра» (Гыйбрәтле сүзләр 12:16). Бар проблемалар аркасында да чиктән тыш борчыласы юк.
«Мәктәптә балалар юк кына сәбәпләр булса да зарлана башлыйлар һәм аннан соң социаль челтәрләрдә дусларыннан алар белән ризалашкан комментарийлар алалар. Һәм моның аркасында алар тагын да кызып китәләр һәм проблеманы алар инде дөрес бәяли алмыйлар» (Джоанн).
Башкалардан өйрән. Изге Язмаларда әйтелә: «Тимер тимерне кайраган кебек, кеше дә үз дустын үткен итә» (Гыйбрәтле сүзләр 27:17). Тормыш авырлыкларына бирешмәгән кешеләрнең тәҗрибәләреннән син күп нәрсәгә өйрәнә аласың.
«Кайчакта, башкалар белән аралашканда, син аларга нәрсәләр кичереп чыгарга туры килгәне турында ишетәсең. Алар бу авырлыкларны кичереп чыккан! Алар үз проблемаларын чишәр өчен нәрсә эшләгән я, киресенчә, нәрсә эшләмәгәннәре турында сора» (Джулия).
Түземле бул. Изге Язмаларда болай дип языла: «Тәкъва кеше җиде тапкыр егылса да, яңадан торыр» (Гыйбрәтле сүзләр 24:16). Туган шартлар белән килешер өчен вакыт кирәк, шуңа күрә кәефең бөтенләй булмаса аптырама. Иң мөһиме — яңадан көч табып торып басу!
«Уңышсызлыктан соң эмоциональ яктан аякка басар өчен һәм йөрәктәге яраларны төзәтер өчен хәл җыярга кирәк. Ә бу тиз генә булмый. Үз тәҗрибәмнән мин вакыт дәвалаганын һәм яралар әкренләп төзәлгәнен аңладым» (Андреа).
Рәхмәтле булырга тырыш. Изге Язмалар болай дип өнди: «Рәхмәтле булыгыз» (Көләсәйлеләргә 3:15). Безгә нинди генә авырлыклар белән очрашырга туры килмәсен, безнең рәхмәтле булыр өчен, бик күп сәбәпләребез бар. Сиңа тормышыңда ошый торган өч нәрсә турында уйлап кара.
«Берәр бәла килгәндә, үзеннән-үзе уйлап куясың: ни өчен бу минем белән?! Әмма стресска каршы тора белүче кеше начар нәрсәләргә игътибарын тупламый, ә уңай нәрсәләр һәм нәрсә эшли алганы турында уйларга тырыша» (Саманта).
Уңай караш үстер. Рәсүл Паул болай дип язган: «Мин бернәрсәгә дә карамастан булганына канәгать булырга өйрәндем» (Филипиялеләргә 4:11). Паул кайбер авырлыклардан берничек тә котыла алмаган. Әмма ул үз карашын үзгәртә алган. Паул бу авырлыкларыннан зарланмаска, ә, киресенчә, канәгать булырга карар иткән.
«Минем авырлыкларга беренче карашым бик үк әйбәт түгел икәнен аңладым. Һәм мин бернигә дә карамастан кулларымны төшермәскә, ә шатланып яшәргә карар иттем. Моннан миңа гына түгел, ә якыннарыма да яхшы булачак» (Мэтью).
Аллаһыга дога кыл. Изге Язмаларда әйтелә: «Үз йөгеңне Йәһвәгә сал, һәм ул сиңа булышыр. Тәкъва кешегә ул беркайчан да егылырга бирмәс» (Зәбур 55:22). Дога — бу психологик алым түгел. Бу Барлыкка Китерүчебез белән сөйләшү. Ул бит һәрберебез турында кайгырта (1 Петер 5:7).
«Миңа авырлыкларым белән ялгыз көрәшәсе юк. Мин Йәһвә Аллаһыга үз борчуларым турында сөйлим һәм, ул миңа биргән яхшы нәрсәләр өчен, рәхмәтләремне белдерәм. Шулчакта минем негатив уйларым юкка чыга һәм мин уңай якка игътибарымны туплый алам. Дога бик мөһим!» (Карлос).