ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ
Әти-әни социаль челтәрләр белән кулланырга рөхсәт итмәсә, нәрсә эшләргә?
Бөтен дусларың да социаль челтәрләрдә утыра, һәм бар сөйләшүләр шул тирәдә генә әйләнә. Ә сиңа әти-әниең социаль челтәрләрдә утырырга рөхсәт итми. Моның аркасында син үзеңне чикләнгән итеп хис итәсең. Җитмәсә, дусларың да синнән көлә. Бу сюжетта үзеңне таныйсың икән, сиңа нәрсәне белергә һәм ничек эш итәргә кирәк?
Нәрсәне белергә кирәк?
Андый хәлдә бер син генә дип уйлама. Башка яшүсмерләргә дә әти-әниләре социаль челтәрләр белән кулланырга рөхсәт итми. Кайберләре моны социаль челтәрләрнең куркынычларын аңлаганга эшли. Ә социаль челтәрләрне куллану нинди проблемаларга китерә ала? Мәсәлән, мондый:
Депрессия һәм башка эмоциональ авырулар.
Порнографиягә тап булу, секстинг һәм «кибербуллинг» (ягъни онлайн рәвештә кимсетү һәм янаулар).
Дуслар арасындагы авырлыклар һәм аңлашылмаучанлыклар.
Башка яшьләр дә социаль челтәрләрне кулланудан туктаган. Алар бу чара үзләренә файда түгел, ә күбрәк зыян китергәнен аңлаган. Менә кайбер яшьләрнең мисаллары:
Присцилла, социаль челтәрләрдә утырып вакытны бушка үткәргәнче, аны файдалы эшләр өчен куллану яхшырак булыр икәнен аңлаган.
Джеремига ул теләмәгән рәсем-видеоларның килеп чыгуы ошамаган.
Бетани башкаларның тормышларын күзәтүгә баш-аяк чумганын абайлаган.
«Мин социаль челтәрләр кушымтасын бетердем һәм моңа бер дә үкенмим. Хәзер минем мөһимрәк нәрсәләргә күбрәк вакытым кала» (Сьерра).
«Мин социаль челтәрләргә бәйле булып китүемне сиздем. Шулай ук куйган фоторәсемнәремә һәм видеороликларыма башкаларның реакцияләре аркасында чиктән тыш борчыла башладым. Хәлне төзәтер өчен, мин үз аккаунтымны бетердем. Моны эшләү җиңел булмаса да, шунда ук файдасын да күрдем. Хәзер мин үземне тыныч хис итәм» (Кейт).
Ничек эш итәргә була?
Әти-әниеңнең кагыйдәләренә тыңлаучан бул. Аларга каршы килми, зарланмыйча буйсынсаң, әти-әниең җитлеккән булуыңны күрер һәм сиңа күбрәк ышана башлар.
Изге Язмалардагы принцип: «Ахмак кеше бөтен хисләрен тышка чыгара, ә зирәк үз тойгыларын йөгәнли белә» (Гыйбрәтле сүзләр 29:11).
Кемдер сиңа социаль челтәрләрне әти-әниең күрмәгәндә кулланырга я хәтта яшерен аккаунт ачарга киңәш итә ала. Әмма бу зур хата булыр иде! Эшләреңне яшереп йөреп, син гаеп хисе кичерергә һәм тынычлыгыңны югалтырга мөмкин. Ә әгәр әти-әниең барысын белеп алса, син аларның ышанычларын бөтенләй югалтырсың.
Изге Язмалардагы принцип: «Без... үзебезне һәр яктан намуслы тотарга телибез» (Еврейләргә 13:18).
Бу синең карарың булсын. Бу мәкаләдә искә алынган яшьләр кебек үк, син дә социаль челтәрләрнең минусларын күргәнсеңдер. Әгәр социаль челтәрләр сиңа зыян китергәнен сизеп алсаң, аларны кулланудан тукта. Моны әти-әниең кушканга түгел, ә үз теләгең буенча эшлә. Бу синең карарың булсын. Ул чакта, дусларың синнән, ни өчен социаль челтәрләрдә утырмыйсың, дип сорасалар, син югалып калмыйча сәбәбен аңлата алырсың. Беркемнең дә сораулары һәм синнән көләр өчен сәбәбе калмас.
Нәтиҗә. Әти-әниең куйган кагыйдәләргә мәҗбүриләп түгел, ә аңлап буйсын. Бу синең карарың булсын. Социаль челтәрләрсез яшәү мөмкин икәнен истә тот.