«Мин сине яратам!» — дип әйт
Унли — Йәһвә Шаһите. Ул Болгариядә яши. Ул Златка исемле бер яшь хатын белән өйрәнү үткәргән. Златканың ире өйрәнүгә кушылмаган. Унли болай дип әйтә: «Гаилә тормышы турында фикер алышканда, мин иребезгә дә, балаларыбызга да, аларны яратабыз дип әйтергә кирәк дидем. Шунда Златка миңа моңсу караш ташлады да, иренә дә, 9 яшьлек кызына да яратам дигән сүзен бер дә әйткәне юк диде!»
Златка болай дип аңлаткан: «Мин алар өчен барысын да эшләргә әзермен, ләкин шул сүзне әйтә алмыйм». Шуннан соң болай дип өстәгән: «Әнинең мине ярата дип бер дә әйткәне булмады. Әбием дә әниемне яратам дип бер дә әйтмәгән булган». Унли Златкага Йәһвә мисалын китергән һәм Йәһвәнең Гайсәне яратам дип әйткән сүзләрен күрсәткән (Маттай 3:17). Ул Златканы моның турында Йәһвәгә дога кылырга дәртләндергән. Иреңә һәм кызыңа аларны яратасың дип әйт дигән.
Унли болай дип әйтә: «Ике көннән соң Златка Йәһвәдән ярдәм сорап дога кылдым диде. Аның йөзе шатлыктан балкып тора иде. Ире эштән кайткач, ул аңа хатынга үз ирен хөрмәт итү һәм ярату мөһим дип әйткән. Моны Изге Язмаларны өйрәнеп белдем дип өстәгән. Шуннан соң, бераз вакыт үткәч, иренә: „Мин сине яратам!“ — дигән. Ә кызы кайткач, Златка аны кочаклаган да:„Яратам сине кызым“,— дигән! Златка миңа болай диде: „Миңа хәзер шулкадәр җиңел. Бар бу еллар хисләремне үз эчемдә яшереп йөргән идем. Ләкин Йәһвә ярдәме белән гаиләмдәгеләргә аларны яратканымны күрсәтә алдым“.
Унли болай дип дәвам итә: «Бер атна узганнан соң, мин Златканың ирен очраттым. Ул миңа болай диде: „Күпләр миңа Златка Унли белән Изге Язмаларны өйрәнергә тиеш түгел дип әйтә иде. Ләкин аның өйрәнүе гаиләбездәге һәр кешегә файда китерде. Гаиләбездә хәзер җылылык һәм шатлык хисен ешрак күреп була“».