Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре оешмаларын калдырып киткән кешеләрдән ваз кичәме?

Йәһвә Шаһитләре оешмаларын калдырып киткән кешеләрдән ваз кичәме?

 Суга чумдырылу үтеп Йәһвә Шаһите булып киткән кеше бүтән вәгазьләми башласа һәм, бәлки, хәтта үз имандашлары белән аралашмаса, без аңардан читләшмибез. Киресенчә, без аның белән элемтәдә торырга һәм аның рухи кызыксынуын яңадан кабызырга тырышабыз.

 Берәрсе җитди гөнаһ кылса, без аны шунда ук аралашуыбыздан мәхрүм итмибез. Ләкин суга чумдырылу үткән Йәһвә Шаһитләренең берсе Изге Язмалардагы берәр кагыйдәне бозуын дәвам итсә һәм тәүбә итмәсә, ул җыелыштан чыгарыла, ягъни аралашудан мәхрүм була. Изге Язмаларда ачыктан-ачык: «Үз арагыздан явызлык кылучыны чыгарыгыз»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 5:13).

 Хатыны һәм балалары Йәһвәгә табынуын дәвам иткән, ә үзе җыелыштан чыгарылган кешегә нәрсә эшләргә? Аның гаиләсе белән рухи мөнәсәбәтләре үзгәрер, ә инде туганлык мөнәсәбәтләре шундый ук калыр. Җыелыштан чыгарылу ир белән хатынның мөнәсәбәтләренә тәэсир итми, һәм гаиләдәгеләр эшләрне гадәттәгечә алып барырлар.

 Җыелыштан чыгарылганнар безнең очрашуларыбызга килә ала. Теләсә, алар шулай ук җыелыш өлкәннәреннән рухи ярдәм сорарга мөмкин. Моның максаты — һәрбер кешегә, Йәһвә Аллаһы белән дуслыкны яңадан булдырып, Аның Шаһите булып китәргә ярдәм итү. Җыелыштан чыгарылган кеше начар тәртиптән баш тартса һәм Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәргә эчкерсез теләген белдерсә, без аның яңадан Йәһвә Шаһите булып китүенә бик шат булырбыз.