Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гаилә Өчен Ярдәм | Никах

Хөрмәт ничек күрсәтергә?

Хөрмәт ничек күрсәтергә?

АВЫРЛЫК

Ир әйтә: «Никахлашкач, минем дә, хатынымның да ничек хөрмәт күрсәтергә икәненә карашларыбыз төрле иде. Беребезнең карашы дөрес, ә икенчесенең ялгыш дип әйтеп булмый, алар бары тик төрле иде. Еш кына мин хатыныма минем белән сөйләшкәндә күбрәк хөрмәт күрсәтергә кирәк дип уйлый идем».

Хатын әйтә: «Мин үскән культурага кычкырып сөйләү, чырайны актив куллану һәм башкаларның сүзләрен бүлдерү хас. Без моны хөрмәтсезлек дип санамыйбыз. Әмма минем ирем бөтенләй башка даирәдә үскән».

Никахта хөрмәтне вакыт-вакыт түгел, ә һәрдаим күрсәтергә кирәк. Үз тормыш иптәшеңне ихтирам иткәнеңне ничек күрсәтергә?

НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?

Ир-атлар хөрмәт итүгә аеруча мохтаҗ. Изге Язмаларда ирләргә болай диелә: «Һәрберегез үз хатынын үзен яраткандай яратырга тиеш». Әмма шуннан соң болай дип өстәлә: «Хатын үз ирен тирән хөрмәт итсен» (Эфеслеләргә 5:33). Хатыннар да, ирләр дә яратуга һәм хөрмәт итүгә мохтаҗ булса да, ирләргә үзләрен ихтирам иткәннәрен сизү аеруча кирәк. «Ирләргә туган хәлләрне, проблемаларны хәл итә һәм гаиләне кайгырта алуларын сизәргә кирәк»,— дип әйтә Карлос * исемле ир. Хатын үз ирен андый сәләтләре өчен хөрмәт итсә, ул иренә генә түгел, үзенә дә файда китерә. «Иремне хөрмәт иткәнемне күрсәткәндә, ул миңа карата күбрәк ярату күрсәтә»,— ди Корри́н исемле хатын.

Әлбәттә, хатыннар да хөрмәт итүгә мохтаҗ. Бу аңлашыла да, чөнки ир үзе хөрмәт итмәгән хатынын чын-чынлап ярата алмый. «Миңа хатынымның карашларын һәм тәкъдимнәрен хөрмәт итәргә кирәк,— дип әйтә Даниэль.— Миңа шулай ук аның хис-тойгыларын да ихтирам итәргә кирәк. Аның хисләренең сәбәбен аңламау миңа аның хисләрен санга сукмаска мөмкинлек бирми».

Хөрмәт итүгә төрле караш. Мөһиме, сезнең хөрмәт күрсәтәсез дип уйлавыгыз түгел, ә тормыш иптәшегезнең хөрмәт итүегезне тоюы. Моны «Авырлык» дигән өстәмә исемдә сүзләре китерелгән хатын аңлаган. «Мин иремә хөрмәтсез мөгамәлә күрсәтмәдем дип санасам да, ирем мөгамәләм аркасында түбәнсетелгән итеп хис итсә, димәк миңа үзгәрергә кирәк».

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

  • Хатыныгызның я ирегезнең үзегезне сокландырган өч ягын язып куегыз. Тормыш иптәшегезнең бу күркәм яклары нигезендә сез аңа карата ихтирам үстерә аласыз.

  • Бер атна дәвамында үз тәртибегезне (тормыш иптәшегегезнең түгел) аста китерелгән өлкәләрдә күзәтегез.

Сүзләрегез. Ирле-хатынлылар белән үткәрелгән бер тикшеренү ачыклаганча, «бәхетле һәм никахлары нык булган ирле-хатынлылар бәхәсләрен хәл иткәндә, рухландыргыч биш нәрсә әйтүгә, күңел төшерә торган бер нәрсә туры килгән. Һәм киресенчә, аерылышуга юл тоткан ирле-хатынлыларның рухландыргыч бердән әзрәк (0,8) нәрсә әйтүләренә, күңел төшерә торган бер нәрсә туры килгән» *. (Изге Язмалардагы принцип: Гыйбрәтле сүзләр 12:18.)

Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Мин үз тормыш иптәшем белән хөрмәтле сөйләшәмме? Мактау сүзләренә караганда, тәнкыйтьләү сүзләре никадәр ешрак яңгырый? Мин тәкъдимнәремне я зарларымны нинди тон белән әйтәм?» Тормыш иптәшегез җавапларыгыз белән риза булырмы? (Изге Язмалардагы принцип: Көләсәйлеләргә 3:13.)

Болай эшләп карагыз: ирегезне я хатыныгызны көненә ким дигәндә бер тапкыр мактауны максат итеп куегыз. Киңәш: тормыш иптәшегезнең элегрәк үзегез билгеләгән күркәм якларына күз салыгыз. Үз ирегездә я хатыныгызда сезне нәрсә сокландыра икәнен аңа әйтү гадәтегезгә кереп китсен. (Изге Язмалардагы принцип: 1 Көринтлеләргә 8:1.)

Эшләрегез. Алисия исемле бер хатын болай ди: «Өйдәге эшләрне башкарыр өчен, минем күп вакытым китә, һәм ирем, алган әйберләрне үз урыннарына куеп, табак-савытларны юып, минем тырышлыкларымны кадерләгәнен күрсәткәндә, мин тырышлыкларым заяга түгел икәнен һәм үземнең гаиләбез өчен мөһим икәнемне сизәм».

Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Тормыш иптәшемә карата мөгамәләм аны хөрмәт иткәнемне ачык итеп күрсәтәме? Мин аңа җитәрлек вакыт бүлеп куяммы һәм тиешле игътибар бирәмме?» Тормыш иптәшегез җавапларыгыз белән риза булырмы?

Болай эшләп карагыз: сез тормыш иптәшегезнең үзегезгә карата нинди өч юл белән хөрмәт күрсәтүен теләгәнегезне язып куегыз. Тормыш иптәшегез шулай ук эшләсен. Аннары кәгазьләрегез белән алмашыныгыз. Шулай итеп, һәрберегез билгеләнгән өлкәләрдә хөрмәт күрсәтүдә яхшыра алыр. Иң элек сезгә үзегезгә тормыш иптәшегезгә хөрмәт күрсәтергә кирәк. Берсе бу яктан тырышса, икенчесе дә, мөгаен, аңа иярер.

^ 8 абз. Бу мәкаләдәге кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 14 абз. «Никахыгызны яхшыртыр өчен ун сабак» (ингл.) дигән китаптан алынган.