Ир белән хатын өчен
2. Хезмәттәшлек
БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?
Ир белән хатынның хезмәттәшлек итүе бер самолетта очучы ике пилотның хезмәттәшлегенә охшаш. Авырлыклар туганда, аларның һәрберсе «мин» дип түгел, ә «без» дип уйлый.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Алар инде ике түгел, ә бер тән» (Маттай 19:6).
«Никах ул — бер кешенең җыры түгел, ә дуэт. Уңышлы никах ир белән хатынның тыгыз хезмәттәшлек итүеннән тора» (Кристофер).
НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?
Кыенлыклар килеп чыкканда, бер-берсе белән хезмәттәшлек итмәгән ирле-хатынлы гадәттә проблеманы чишүгә түгел, ә тормыш иптәшенең кимчелекләренә игътибарын туплый. Нәтиҗәдә, алар энәдән дөя ясый.
«Хезмәттәшлек — никахның асылы. Ирем белән бер команда булмаган булсак, без ирле-хатынлы түгел, ә бүлмәдәшләр генә — мөһим карарларга төрлечә караган күршеләр генә булыр идек» (Александра).
НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?
ҮЗ-ҮЗЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ
-
Мин үзем эшләп тапкан акчаны үземнеке генә дип саныйммы?
-
Ял итәр өчен, минем тормыш иптәшемнән аерым буласым киләме?
-
Мин тормыш иптәшемнең туганнарыннан, ул алар белән якын аралашса да, читләшмимме?
БЕР-БЕРЕГЕЗ БЕЛӘН ФИКЕР АЛЫШЫГЫЗ
-
Гаилә тормышыбызның кайсы өлкәләрендә без яхшы хезмәттәшлек итәбез?
-
Без кайсы якларны яхшырта алыр идек?
-
Гаиләбездә хезмәттәшлек рухын үстерер өчен, без нәрсә эшли алыр идек?
КИҢӘШЛӘР
-
Теннис уенында бер-береңә каршы я команда буларак бер якта уйнап була. Уйлап карагыз: тормыш иптәшегез белән бер команда буларак эш итәр өчен, сез нинди адымнар ясый аласыз?
-
«Ничек миңа җиңәргә?» дип түгел, ә «Ничек безгә җиңәргә?» дип уйларга тырышыгыз.
«Кем хаклы, кем юк икәне мөһим түгел. Иң мөһиме — арагыздагы тынычлык һәм бердәмлек» (Итан).
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Филипиялеләргә 2:3, 4).