Сез беләсезме?
Борынгы заманда утны ничек күчереп йөрткәннәр?
ЯРАТЫЛЫШ 22:6 да Ибраһимның ерак җиргә барып корбан китерер өчен нәрсә эшләгәне турында болай диелгән: «Ибраһим корбан яндырыр өчен, утынны Исхакның җилкәсенә салды, үзе кулларына ут белән пычакны алды, һәм алар икәүләшеп китеп барды».
Ул вакытларда утны каян алганнары турында Изге Язмаларда берни дә әйтелми. Бер белгеч югарыдагы өзек турында Ибраһим белән Исхакның утны «озын юл буе алып баруы мөмкин түгел диярлек» дип язган. Шулай итеп, бу шигырьдә сүз утны яндырып җибәрү өчен хезмәт иткән нәрсә турында барырга мөмкин.
Әмма башка белгечләрнең фикеренчә, борынгы заманнарда утны яндырып җибәрү җиңел эш булмаган. Кешеләр үзләренә утны яндырып җибәрүгә караганда, мөмкин булса, күршеләрдән утлы күмерләр алып чыгуны күпкә җиңелрәк дип санаган. Шуңа күрә кайбер галимнәр исәпләгәнчә, Ибраһим бер савытка, бәлки, чылбырлы чүлмәккә кызган күмерләр я төнге учактан калган утлы күмер салып, аны үзе белән алган (Ишаг. 30:14). Шул рәвешчә күчереп йөртелгән утлы күмерләр һәм шулай ук коры агач утын ярдәмендә кирәкле вакытта утны яндырып җибәрү кыен булмаган.