Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иоганнес Рауте вәгазьдә катнаша (мөгаен, 1920 нче еллар)

АРХИВЫБЫЗДАН

«Мин уңыш җыеп Йәһвәгә дан китерәм»

«Мин уңыш җыеп Йәһвәгә дан китерәм»

«БАР элеккеге сугышлар хәзер Европада киңәя барган бөек сугыш белән чагыштырганда икенче планга күчә». Шулай итеп 1915 елгы «Күзәтү манарасы»ның 1 сентябрь чыгарылышында Беренче бөтендөнья сугышы сурәтләнгән булган. Ахыр чиктә ул сугыш якынча 30 илгә җәелгән. Сугыш хәрәкәтләре сәбәпле «Күзәтү манарасы»нда болай диелгән булган: «[Патшалык] хезмәте, аеруча Германиядә һәм Франциядә, күпмедер дәрәҗәдә кыенлаштырылган».

Андый бөтендөнья күләмендә ярсулы сугыш башлангач, Изге Язмаларны Тикшерүчеләр мәсихче нейтралитет принцибын аңлап бетермәгән. Әмма алар яхшы хәбәрне игълан итәргә тәвәккәл булган. Патшалык хезмәтенә үз өлешен кертер өчен, Ви́льгельм Хи́лдебрандт француз телендәге «Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең айлык басмаларына» заказ ясаган. Ул Франциядә китап таратучы (тулы вакытлы вәгазьче) түгел, ә немец солдаты булган. Хәрби киемгә киенгән бу «дошман» Франциядә үтеп баручыларга тынычлык хәбәрен сөйләп аларны гаҗәпкә калдырган.

«Күзәтү манарасында» бастырылган хатлардан күренгәнчә, Германиядән булган башка Изге Язмаларны Тикшерүчеләр дә хәрби хезмәтләре дәвамында Патшалык турында яхшы хәбәр белән бүлешергә тырышкан. Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән Ле́мке абый-кардәш үз хезмәттәшләре арасында биш кызыксынучы кешене тапкан. «Хәтта бу корабта да мин уңыш җыеп Йәһвәгә дан китерәм»,— дип язган ул.

Ге́орг Ка́йзер сугышка солдат булып киткән, әмма өенә хак Аллаһы хезмәтчесе булып кайткан. Ничек шулай булган? Аңа ничектер Изге Язмаларны тикшерүчеләрнең басмалары эләккән, ул Патшалык турында хакыйкатьне ихластан кабул иткән һәм бүтән кулына корал алырга теләмәгән. Шуңа күрә ул сугыш белән турыдан-туры бәйле булмаган хезмәт башкара башлаган. Сугыштан соң ул күп еллар ашкынып пионер булып хезмәт иткән.

Изге Язмаларны Тикшерүчеләр нейтралитет саклау мәсьәләсен аңлап бетермәсә дә, аларның карашлары һәм тәртипләре сугышны хуплаган кешеләрнең карашларыннан һәм эшләреннән нык аерылып торган. Сәясәтчеләр һәм дини җитәкчеләр сугышка ярдәм күрсәткән, ә Изге Язмаларны Тикшерүчеләр «Тынычлык мирзасына» ияргән (Ишаг. 9:6). Аларның кайберләре тиешле дәрәҗәдә нейтралитет сакламаса да, алар Изге Язмаларны Тикшерүче Ко́нрад Ме́рттер әйткән төп караш буенча яшәгән. Ул болай дигән: «Мин Аллаһы Сүзеннән мәсихчеләр үтерергә тиеш түгел икәнен ап-ачык аңладым» (Чыг. 20:13) *.

Ганс Хельтерхофф башкаларны «Алтын гасыр» журналы белән таныштырыр өчен бу арбаны кулланган

Германиядә вөҗдан кушуы буенча хәрби хезмәттән баш тарткан кешеләр белән ни эшләргә икәне турында канунда әйтелмәгәнгә, 20 дән артык Изге Язмаларны Тикшерүчеләр хәрби хезмәт белән бәйле бар эшләрдән баш тарткан. Аларның кайберләре акылга зәгыйфь дип танылган. Мәсәлән, Гу́став Ку́йатны психик авырулар өчен хастаханәгә салып, миңгерәүләтүче дарулар белән дәвалаганнар. Ганс Хе́льтерхофф та хәрби хезмәттән баш тарткан һәм аны төрмәгә япканнар. Анда ул сугыш белән бәйле бар эшләрне кире каккан. Сакчылар аңа юашландыру күлмәге кидереп, куллары оеганчы, аны шул килеш тоткан. Аны сындыра алмагач, сакчылар ясалма җәзалап үтерүне оештырып караган. Шулай да сугыш дәвамында Ганс нык булып калган.

Армия сафларына чакырылган башка кардәшләр кулларына корал алудан баш тартып хәрби хезмәт белән бәйле булмаган эш сораган *. Аларның берсе Иога́ннес Ра́уте булган, аны тимер юл эшләренә җибәргәннәр. Ко́нрад Ме́рттер санитар булып билгеләнгән булган, ә Ра́йнхольд Ве́бер урта медицина хезмәткәре булып эшләгән. Аугуст Кра́фцик сугышта катнашырга кирәк булмаган эш башкарганына бик сөенгән. Бу Изге Язмаларны Тикшерүчеләр һәм алар кебек эш иткән башкалар Йәһвәгә хезмәт итәргә тәвәккәл булган. Алар моны Йәһвәгә карата ничек ярату һәм тугрылык күрсәтергә кирәк икәнен аңлауларына нигезләнеп эшләгән.

Сугыш вакытындагы үз-үзләрен тотышы аркасында, Изге Язмаларны Тикшерүчеләр хөкүмәт күзәтүе астына эләккән. Алдагы елларда Германиядә Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең вәгазьләве аркасында меңләгән суд эше алып барылган. Аларга ярдәм итәр өчен, Германиядәге филиал Магдебургтагы Бәйтелдә юридик бүлек оештырган.

Йәһвә Шаһитләре әкренләп мәсихче нейтралитет мәсьәләсен яхшырак аңлый барган. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, алар хәрби хезмәттән тулысынча баш тартып нейтралитет саклаган. Шуңа күрә аларны Германия хөкүмәтенең дошманнары дип санаганнар һәм каты эзәрлекләгәннәр. Әмма моның турында «Архивыбыздан» рубрикасының башка чыгарылышында сүз барачак. (Үзәк Европадагы архивыбыздан.)

^ 7 абз. bw534 брошюрасыннан «Архивыбыздан. „Сынау вакытында“ нык булып калганнар» дигән мәкаләне карагыз. Анда Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Англиядә яшәгән Изге Язмаларны Тикшерүчеләр турында хәбәр ителә.

^ 9 абз. Шулай эш итү 1904 елда чыккан «Меңьеллыкның таң атуы» китабының 6 нчы томында һәм немец телендәге 1906 елгы «Сион күзәтү манарасы»ның август ае чыгарылышында киңәш ителгән булган. 1915 елгы «Күзәтү манарасы»ның сентябрь ае чыгарылышында безнең аңлау төгәлләштерелгән һәм Изге Язмаларны Тикшерүчеләргә хәрби хезмәттә катнашмаска киңәш ителгән. Әмма немец телендәге чыгарылышта бу мәкалә дөнья күрмәгән.