Укучыга мөрәҗәгать
Кадерле укучыбыз
«Күзәтү манарасы»ның бу чыгарылышында биш өйрәнү мәкаләсе бар. Аларда мондый сораулар карала.
Беренчесендә: Йәһвә, җирдәге балаларына гөнаһ белән көрәшергә булышыр өчен, нинди чара күргән?
Икенчесендә: чын тәүбә итү нәрсә ул һәм Аллаһы гөнаһ кылучыларга тәүбәгә килергә ничек булыша?
Өченчесендә: Көринттә бер мәсихче тәүбә итмичә җитди гөнаһ кылганда, Аллаһы рәсүл Паул аша җыелышка нәрсә эшләргә кушкан?
Дүртенчесендә: бүген өлкәннәр җитди гөнаһ кылган кардәшкә ничек ярдәм итә?
Бишенчесендә: кеше җыелыштан читләштерелсә дә, без аңа яратуыбызны ничек күрсәтә алабыз?