Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

48 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

97 ҖЫР Йәһвәнең һәр сүзе белән яшибез

Икмәк белән бәйле могҗизадан өйрәнәбез

Икмәк белән бәйле могҗизадан өйрәнәбез

«Мин — тормыш икмәге. Минем янга килүче һичкайчан ачыкмас» (ЯХЪЯ 6:35).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Яхъя Инҗиленең 6 нчы бүлегендә Гайсәнең зур халык төркемен биш икмәк һәм ике балык белән ашатканы турында әйтелә. Бу очрактан нәрсәгә өйрәнеп булганы турында белегез.

1. Борынгы вакытта икмәк никадәр мөһим булган?

 БОРЫНГЫ вакытта яшәгән кешеләрнең тормышында икмәк бик мөһим роль уйнаган: ул аларның төп ризыгы булган (Ярат. 14:18; Лүк 4:4). Кайвакыт, Изге Язмаларда «икмәк» дип әйтелгәндә, гомумән ризык күздә тотыла. (Мат. 6:11; Рәс. 20:7, «Өйрәнү өчен Изге Язмалар»да шушы шигырьгә китерелгән аңлатманы кара.) Хәтта Гайсәнең ике могҗизасы да икмәк белән бәйле булган (Мат. 16:9, 10). Яхъя Инҗиленең 6 нчы бүлегендә бу могҗизаларның берсе турында әйтелә. Әйдәгез, бу очракны исебезгә төшерик.

2. Битсәидә өлкәсендә нинди хәл туган?

2 Гайсәнең рәсүлләре вәгазьдән соң аның янына әйләнеп кайткач, ул, алар белән бергә көймәгә утырып, ял итәр өчен, Гәлиләя диңгезенең аръягына киткән (Марк 6:7, 30—32; Лүк 9:10). Шулай итеп, алар Битсәидәдән ерак булмаган бер аулак җиргә килгән. Ләкин алар тәки ял итә алмаган, чөнки бу урынга инде меңләгән кеше җыелган. Гайсә бу кешеләрне кайтарып җибәрә алыр иде, әмма ул Патшалык турында сөйли башлаган һәм авыруларны савыктырган. Кичкә таба шәкертләр, бу кешеләр ач калалар дип, борчыла башлаган. Кайбер кешеләрнең аз-маз ризыклары булгандыр. Ләкин күпчелек кешегә, аны сатып алыр өчен, берәр авылга барырга кирәк булган (Мат. 14:15; Яхъя 6:4, 5). Гайсә бу очракта нәрсә эшләгән?

ГАЙСӘ ХАЛЫК ӨЧЕН МОГҖИЗА ЭШЛИ

3. Гайсә үз рәсүлләренә нәрсә эшләргә кушкан? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

3 Гайсә үз рәсүлләренә: «Аларга барып торасы юк. Сез аларга ашарга бирегез»,— дигән (Мат. 14:16). Алар моны ничек эшли алган соң?! Ир-атларның саны гына бит якынча 5 000 булган! Ә хатын-кызларны һәм балаларны исәпкә алсак, кешеләрнең саны 15 000 була алган (Мат. 14:21). Шунда Әндри: «Монда бер малайның биш арпа икмәге һәм ике балыгы бар, әмма шундый күп халык өчен ул нәрсә инде?» — дип әйткән (Яхъя 6:9). Ул вакытта арпа икмәге гадәти ризык булган. Балык турында әйткәндә, ул, күрәсең, киптерелгән булган. Билгеле, бу малайдагы ризык, меңләгән кешене ашатыр өчен, җитмәс иде.

Гайсә кешеләрнең рухи һәм физик ихтыяҗларын канәгатьләндергән (3 нче абзацны кара.)


4. Яхъя 6:11—13 тән без нәрсәгә өйрәнәбез? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

4 Кунакчыллык күрсәтергә теләгәнгә, Гайсә халыкка үләнгә төркем-төркем утырырга кушкан. (Марк 6:39, 40; Яхъя 6:11—13 укы.) Изге Язмаларда Гайсә икмәк белән балык өчен Атасына рәхмәтләрен белдергән дип әйтелә. Бу бик тә урынлы булган, бар ризыкны Аллаһы бирә бит. Без дә — үзебез генә ашыйбызмы, башкалар белән бергәме — ашар алдыннан, Гайсә кебек, дога кылыйк. Аннан соң Гайсә ризыкны кешеләргә таратырга кушкан. Һәммәсе ашап туйган. Ризык шулкадәр күп булган, кайберәүләр аны хәтта ашап бетермәгән. Гайсә, калган сыныклар әрәм булмасын өчен, аларны җыеп алырга кушкан. Бәлки, бу ризыкны соңрак ашаганнардыр. Гайсә безгә яхшы үрнәк калдырган. Без дә әрәм-шәрәм итүчән түгел, ә сакчыл булырга тиеш. Ата-аналар, сез, балаларыгыз белән бу очракны укып, алар белән дога кылуның, кунакчыл һәм юмарт булуның мөһимлеге турында фикер алыша аласызмы?

Сез, Гайсә кебек, ашар алдыннан дога кыласызмы? (4 нче абзацны кара.)


5. Гайсәнең могҗизасын күреп, яһүдләр нәрсә эшләргә теләгән? Ә Гайсә нәрсә эшләгән?

5 Гайсәнең өйрәтүләре һәм могҗизалары халыкны шаккатырган. Бәлки, алар Мусаның сүзләрен исләренә төшергәндер. Муса бөек Пәйгамбәр киләчәген әйткән булган. Яһүдләр, шул Пәйгамбәр — Гайсә, дип фаразлаган (Кан. 18:15—18). Гайсә идарәче булса һәм халыкны ризык белән тәэмин итсә, шәп булыр иде, дип уйлагандыр алар. Алар хәтта Гайсәне «көч белән патша итеп куярга теләгән» (Яхъя 6:14, 15). Ләкин Гайсә, моны булдырмас өчен, «тауга менеп киткән». Яһүдләрнең басымына карамастан, ул сәяси эшләрдә катнашырга бер дә теләмәгән. Гайсә безнең өчен искиткеч үрнәк булып тора!

6. Без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

6 Әлбәттә, без могҗизалы рәвештә икмәк күбәйтә алмыйбыз, авыруларны савыктыру да кулыбыздан килми, шуңа күрә безне патша булырга мәҗбүр итмәсләрдер. Ләкин кешеләр бездән теге я бу сәясәтче өчен тавыш бирүебезне я аңа булышлык күрсәтүебезне таләп итәргә мөмкин. Гайсә андый очракларда ничек эш итәргә кирәклеген ачык итеп күрсәткән. Ул сәяси эшләрдә катнашмаган һәм: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»,— дигән (Яхъя 17:14; 18:36). Мәсихчеләр Гайсә кебек фикер йөртергә һәм эш итәргә тиеш. Без Аллаһы Патшалыгы ягында торабыз, аның турында вәгазьлибез һәм ул килсен дип дога кылабыз (Мат. 6:10). Ә хәзер, әйдәгез, Гайсәнең могҗиза кылган очрагына кабат кайтыйк һәм бу очрактан тагын нәрсәгә өйрәнеп булганын белик.

Безгә үрнәк калдырып, Гайсә сәяси эшләрдә яһүдләр ягына да, римлылар ягына да басмаган (6 нчы абзацны кара.)


«ИКМӘК БЕЛӘН БӘЙЛЕ МОГҖИЗАНЫҢ МӘГЪНӘСЕ»

7. Гайсә халыкны тукландырганнан соң, нәрсә булган? (Яхъя 6:16—20)

7 Халыкны тукландырганнан соң, Гайсә шәкертләрне, көймәгә утыртып, Кәпернаумга җибәргән. Үзе исә, инде әйтелгәнчә, тауга менеп киткән. (Яхъя 6:16—20 укы.) Рәсүлләр Гәлиләя диңгезендә булганда, көчле давыл купкан. Шунда алар янына су өстеннән Гайсә килгән. Бу очракта Петер дә су өстеннән йөргән (Мат. 14:22—31). Гайсә көймәгә утыргач, давыл тынган. Хәйран калып, шәкертләр: «Син чыннан да Аллаһы Улы»,— дигәннәр a (Мат. 14:33). Марк болай дип яза: «Алар моңа бик нык гаҗәпләнде, чөнки икмәк белән бәйле могҗизаның мәгънәсенә әле дә төшенми иделәр, һәм йөрәкләре әле дә ябык иде» (Марк 6:50—52). Әйе, рәсүлләр Гайсәнең бу могҗизасын күрүен күргән, ләкин Йәһвәнең Гайсәгә никадәр зур көч биргәнен хәзер генә аңлаган. Соңрак Гайсә икмәк белән бәйле могҗизасын кабат телгә алган. Аның сүзләреннән без башка мөһим сабак ала алабыз.

8, 9. Ни өчен халык Гайсәне эзләгән? (Яхъя 6:26, 27)

8 Киләсе көнне халык, Гайсәне дә, рәсүлләрен дә шул җирдә тапмагач, Тибериядән килгән көймәләргә утырып, Кәпернаумга Гайсәне эзләргә киткән (Яхъя 6:22— 24). Аларның Патшалык турында күбрәк ишетәсе килгәнме? Юк. Иң элек алар физик ихтыяҗларын канәгатьләндерергә теләгән. Безгә бу кайдан билгеле?

9 Халык Гайсәне Кәпернаум янында эзләп тапкач, ул аларга ачыктан-ачык ризык эзләп килгәннәрен әйткән. Алар «туйганчы икмәк ашаган» булган, әмма, Гайсә әйткәнчә, бу икмәк бары тик «бозыла торган ризык» кына булган. Шуңа күрә ул аларны «мәңгелек тормыш бирүче бозылмый торган ризык» алырга чакырган. (Яхъя 6:26, 27 укы.) Аны Гайсәнең Атасы бирә алган. Ниндидер ризык мәңгелек тормыш бирә ала дигән фикер халыкны бик гаҗәпләндергәндер. Нинди ризык турында сүз барган һәм аны ничек алып булган?

10. Мәңгелек тормыш алыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк булган?

10 Яһүдләрнең, шул ризыкны алыр өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген беләсе килгән. Алар, күрәсең, Муса кануны таләп иткән эшләрне башкарырга кирәк дип санагандыр. Әмма Гайсә аларга: «[Аллаһы] җибәргән затка иман итегез, шул — Аллаһы хуплаган эш»,— дип әйткән (Яхъя 6:28, 29). Димәк, «мәңгелек тормыш» алыр өчен, Аллаһының вәкиленә ышанырга кирәк булган. Гайсә моның турында элегрәк тә әйткән булган, һәм соңрак та ул бу темага кагылып киткән (Яхъя 3:16—18, 36; Яхъя 17:3).

11. Яһүдләрнең бар уйлаганнары — ризык булганын нәрсә күрсәткән? (Зәбур 78:24, 25)

11 Яһүдләр Гайсәдән: «Без күреп сиңа иман итә башласын өчен, нинди могҗиза кылырсың?» — дип сораган (Яхъя 6:30). Шуннан соң алар, Муса көннәрен исләренә төшереп, Аллаһының халыкны могҗизалы рәвештә манна белән тукландырганын телгә алган. (Ник. 9:15; Зәбур 78:24, 25 укы.) Ап-ачык: аларның бар уйлары ашау турында гына булган. Шуннан соң Гайсә күктән иңгән «хак икмәк» турында әйткән (Яхъя 6:32). Маннадан аермалы буларак, шул икмәк кешеләргә мәңгелек тормыш бирә алган. Кешеләр Гайсәнең сүзләрен аңламаган, әмма алар аңардан нәрсә әйтергә теләгәнен сорап та тормаган. Рухи нәрсәләр алар өчен бер дә кызык булмаган. Без бу хәбәрдән нинди сабак алабыз?

ТОРМЫШЫБЫЗДА ИҢ МӨҺИМЕ НӘРСӘ?

12. Гайсәнең сүзләре буенча, тормышыбызда нәрсә иң мөһиме булырга тиеш?

12 Яхъя Инҗиленең 6 нчы бүлегендә бик мөһим сабак бар. Аллаһыга буйсыну һәм аның белән якын мөнәсәбәтләр тормышыбызда иң мөһиме булырга тиеш. Гайсәнең Шайтанга әйткән сүзләрен исебезгә төшерик. Ул болай дигән: «Кеше икмәк белән генә түгел, ә Йәһвә авызыннан чыккан һәр сүз белән яшәргә тиеш» (Мат. 4:3, 4). Таудагы вәгазендә дә Гайсә рухи нәрсәләргә сусауның мөһимлеге турында әйткән (Мат. 5:3). Үзебездән болай дип сорыйк: «Тормышымда иң мөһиме нәрсә — физик теләкләремме я рухи нәрсәләрме?»

13. а) Ни өчен ризыктан ләззәт табуда бернинди начарлык юк? ә) Паул нәрсәдән кисәткән? (1 Көринтлеләргә 10:6, 7, 11)

13 Кеше физик ихтыяҗлары турында дога кылса һәм аларны канәгатьләндерүдән шатлык тапса, монда бернинди начарлык юк, әлбәттә (Лүк 11:3). Изге Язмаларда: «Ашап-эчүдән һәм тырыш хезмәте белән җанына рәхәтлек китерүдән яхшырак нәрсә юк. ...Моны да Аллаһы бирә»,— дип әйтелә (Вәг. 2:24; 8:15; Ягък. 1:17). Шулай да без материаль нәрсәләрне беренче урынга куярга тиеш түгел. Моның турында рәсүл Паул да язган. Ул Иерусалимның җимерелүе алдыннан яшәгән мәсихчеләргә Синай чүлендә булган вакыйгаларны исләренә төшергән һәм: «Алар явыз нәрсәләр теләгән. Алар кебек булмас өчен, болар безнең өчен сабак булып тора»,— дип әйткән. (1 Көринтлеләргә 10:6, 7, 11 укы.) Нинди «явыз нәрсәләр» турында сүз бара? Аллаһы исраиллеләргә чүлдә ризык биргән, ләкин комсызлыклары аркасында алар бу фатиханы ләгънәткә әйләндергән (Сан. 11:4—6, 31—34). Алтын бозауга табынганда, исраиллеләр зур бәйрәм оештырган, ашап-эчкән һәм күңел ачкан. Күргәнебезчә, исраиллеләр өчен бәйрәм итү һәм ашап-эчү Аллаһыга тугры булудан мөһимрәк булган (Чыг. 32:4—6). Иерусалимның җимерелүе алдыннан яшәгән мәсихчеләр кебек, без дә бөек афәт бусагасында торабыз, шуңа күрә безгә дә Паулның киңәшенә колак салу үтә зарур.

14. Ризык турында әйткәндә, Изге Язмаларда нинди вәгъдәләр язылган?

14 Үрнәк догада Гайсә «көнлек икмәк» турында сорарга өйрәткән. Шулай ук ул «күктәге кебек, җирдә дә» Аллаһы ихтыярының үтәлүе турында дога кылырга дәртләндергән (Мат. 6:9—11). Сез ул вакытны ничек күз алдына китерәсез? Изге Язмаларда, мәсәлән Ишагыя 25:6—8 дә, Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә, ризык мул булыр дип әйтелә. Ә Зәбур 72:16 да болай диелә: «Җир йөзендә ашлык мул булыр, тау башларында ул артыгы белән булыр». Мондый картинаны күзаллагыз: сез шул ашлыкны кулланып, ипи я берәр яңа рецепт буенча ризык пешерәсез, үзегезнең йөзем бакчагыздан татлы йөзем ашыйсыз я шәраб эчәсез. Әйе, безне гаҗәеп киләчәк көтә (Ишаг. 65:21, 22).

15. Киләчәктә нинди өйрәтү программасы булачак? (Яхъя 6:35)

15 Яхъя 6:35 укы. Гайсә икмәк һәм балыклар белән ашаткан кешеләрне киләчәктә нәрсә көтә? Алар Гайсәгә иман итмәгән булса да, кайберләре, бәлки, терелтелер (Яхъя 5:28, 29). Бу кешеләр Гайсәнең: «Мин — тормыш икмәге. Минем янга килүче һичкайчан ачыкмас»,— дигән сүзләренең мәгънәсен аңлар. Аларга Гайсәнең йолымына иман үстерергә кирәк булачак. Яңа дөньяда без терелтелгән һәм ул вакытта туган кешеләрне өйрәтербез. Бу эштә катнашу безгә шундый зур шатлык китерәчәк! Бу ризык ашауга караганда күбрәк рәхәтлек китерәчәк. Рухи эшләр һәрвакыт иң мөһиме булачак.

16. Киләсе мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?

16 Бу мәкаләдә без Яхъя Инҗиленең 6 нчы бүлеген өлешчә карап чыктык. Ә киләсе мәкаләдә без бу бүлекнең башка шигырьләренә игътибар итәрбез һәм Гайсәнең мәңгелек тормыш турында тагын нәрсә әйткәнен белербез. Аның сүзләре беренче гасырда мөһим булган кебек, бүген дә мөһим булып кала бирә, шуңа күрә алдагы мәкаләне өйрәнү дә безгә, һичшиксез, күп файда китерәчәк.

20 ҖЫР Кадерле Улың өчен рәхмәт