Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ | ТЕЛ КИРТӘСЕН ҖИҢҮ

Борынгыдан килгән киртәне җиңү

Борынгыдан килгән киртәне җиңү

ДӨНЬЯДАГЫ телләрнең күптөрлелеге һәм күпсанлыгы — хәзер аларның саны 7 000 гә якын — сәяхәт итүдә, белем алуда, сәүдә һәм хөкүмәт эшләрендә авырлыклар тудыра ала. Андый хәл борынгы вакыттан ук кала бирә. Мәсәлән, б. э. к. якынча 475 елда Ахашверош патша (күрәсең, Ксеркс I) идарәсе вакытында фарсылар үзләренең бөтен патшалыклары буйлап, «Һиндстаннан алып Хәбәшстанга кадәр булган барлык өлкәләрдә, 127 өлкәдә... һәр өлкәгә үз язуында, һәр халыкка үз телендә» * патша боерыкларын тапшырган.

Бүген күпчелек оешмалар, хәтта хөкүмәтләр, андый авыр эшне башкарып тормас. Әмма бер оешма бу эшне уңышлы итеп башкара. Йәһвә Шаһитләре журналларны, аудио- һәм видеопродукцияне, күп кенә китапларны, шул исәптән Изге Язмаларны, тулаем алганда 750 дән артык телдә бастыра. Бу санга 80 гә якын ишарәләр теле дә керә. Йәһвә Шаһитләре шулай ук сукырлар өчен төрле уровеньдәге Брайль шрифтында басмалар чыгара.

Өстәвенә, Йәһвә Шаһитләре башкарган эшләре өчен табыш алмый. Тәрҗемәчеләр һәм башка эшчеләр — барысы да ирекле хезмәтчеләр. Ни өчен алар шулкадәр күп телгә тәрҗемә итәр өчен андый зур тырышлыклар куя, һәм алар моны ничек башкара?

^ 3 абз. Изге Язмалардан Әсфирә 8:9 ны кара.