Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хакыйкать орлыклары ерак җирләргә чәчелә

Хакыйкать орлыклары ерак җирләргә чәчелә

Хакыйкать орлыклары ерак җирләргә чәчелә

РОССИЯДӘГЕ Тува республикасы Себернең иң көньяк өлешендә урнашкан. Аның көньягында һәм көнчыгышында Монголия чикләре сузылган. Туваның күп кенә кешеләре Патшалык хәбәрен җиткерергә кыен булган җирләрдә яши. Әмма күптән түгел генә Тува башкаласы Кызылга республиканың ерак төбәкләреннән семинарга төрле белгечләр чакырылган булган. Моны Кызылда пионер булып хезмәт иткән Мария белгәч, ул моның яхшы хәбәрне сөйләргә искиткеч мөмкинлек икәнен аңлаган.

Мария болай дип сөйли: «Мин эшләгән уку йортында эчкечелек белән наркоманияне кисәтү буенча семинар үткәрелергә планлаштырылган иде. Туваның иң ерак җирләреннән якынча 50 кеше — укытучылар, психологлар, балигъ булмаганнарның эшләре буенча инспекторлар һәм башка белгечләр — килергә тиеш иде». Марияга бу семинар вәгазьләр өчен яхшы мөмкинлек бирсә дә, ул курыккан. Ул болай дип аңлата: «Табигатем буенча мин бик оялчан кеше, һәм очраклы вәгазьләү миңа авыр бирелә. Әмма куркуымны җиңеп, бу кешеләргә хакыйкатьне сөйләр өчен, Йәһвәгә дога кылып, кыюлык сорадым». Ул максатына ирешкәнме?

Мария болай дип дәвам итә: «Мин фобия турында әйтелгән „Уяныгыз!“ журналын таптым. Бу тема психологларга кызык булыр диеп, бу журналны үзем белән училищега алдым. Ул көнне семинарда катнашкан бер укытучы минем яныма керде, һәм мин аңа бу журналны тәкъдим иттем. Ул аны шатланып алды һәм үзенең дә фобиядән интеккәне турында әйтте. Икенче көнне мин аңа «Яшьләрнең сораулары. Гамәли киңәшләр» (1 том) китабын алып килдем. Ул аны да шатланып алды. Моны күреп, мин башка укытучылар өчен дә бу басмалар кызык булыр дип уйладым. Шуңа күрә мин бер коробкага „Яшьләрнең сораулары“ китапларын һәм башка басмаларны тутырып, училищега алып килдем». Тиздән коробка бушаган. Мария болай дип исенә төшерә: «„Яшьләрнең сораулары“ китабын алган укытучының берничә коллегасы кабинетыма кереп: „Китапларны каян алып була?“ — дип сорадылар». Алар нәкъ кирәкле урынга килгәннәр!

Семинарның соңгы көне шимбәгә туры килгән. Бу Мариянең ял көне булган, шуңа күрә ул үз кабинетында берничә өстәлгә әдәбиятны таратып куйган. Тактага ул болай дип язган: «Кадерле укытучылар! Сез бу әдәбиятны үзегезгә һәм дусларыгызга ала аласыз. Бу искиткеч басмалар эшегездә уңышлы булырга һәм гаиләләрегезне ныгытырга ярдәм итәчәк». Нәтиҗәсе нинди булган? «Ул көнне кабинетыма керсәм, әдәбиятның күбесен алып бетергәннәр инде. Мин тиз генә тагын китаплар һәм журналлар алып килдем». Гомумән алганда, Мария 380 журнал, 173 китап һәм 34 брошюра тараткан. Семинарга килүчеләр яшәгән ерак җирләренә кайтып киткәндә, бу әдәбиятны үзләре белән алган. Мария болай ди: «Хакыйкатьнең орлыклары Туваның иң ерак төбәкләренә чәчелгәненә мин бик шатмын!» (Вәг. 11:6).

[32 биттәге карта]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

РОССИЯ

ТУВА РЕСПУБЛИКАСЫ