Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Архивыбыздан

«Миңа китап таратучы булу көннән-көн ошый бара»

«Миңа китап таратучы булу көннән-көн ошый бара»

1886 елны Аллегейн шәһәрендә (Пенсильвания штаты, АКШ) урнашкан Изге Язмалар йортыннан «Меңьеллыкның таң атуы» дигән китапның беренче томының йөз нөсхәсе Чикаго шәһәренә (Иллинойс штаты) җибәрелгән булган. Чарлз Тейз Расселл бу басманы китап кибетләре аша таратмакчы булган. АКШта дини китаплар сату белән шөгыльләнгән иң зур оешмаларның берсе «Меңьеллыкның таң атуы» дигән китапны сатуга алырга ризалашкан. Әмма ике атна үткәч, барча китаплар кире Изге Язмалар йортына кайтарылган булган.

Ачыкланганча, бер күренекле евангелист үз китаплары янында «Меңьеллыкның таң атуы» китабын күргән һәм бу аның ачуын чыгарган. Ул, бу китап кибет киштәсендә калса, үзе дә, күренекле дуслары да үз китапларын алып китәчәге һәм башка оешма белән эш итәчәге турында кисәткән. Бу оешма «Таң» китабын кайтарырга мәҗбүр булган. Өстәвенә, бу китап турында газеталарга реклама да бирелгән. Әмма, каршы килүчеләр катышканга, газеталар белән төзелгән килешүләр өзелгән. Алайса, яңа китаплар хакыйкатьне эзләүче кешеләргә ничек эләгергә тиеш булган соң?

Бу мәсьәләне хәл итүдә ачкыч — китап таратучылар булган *. 1881 елны «Сион күзәтү манарасында» Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны таратыр өчен, 1 000 тулы вакытлы вәгазьче кирәк икәнлеге турында әйтелгән булган. Китап таратучыларның саны берничә йөз генә булса да, алар бастырылган әдәбият ярдәмендә хакыйкать орлыкларын бар җирдә чәчкән. 1897 елга «Таң» китабының якынча бер миллион нөсхәсен башлыча китап таратучылар тараткан. Бу кардәшләрнең күбесе «Күзәтү Манарасы» журналына язылу өчен һәм таратылган китаплар өчен бирелгән акчага яшәгән.

Бу китап таратучылар кемнәр булган? Бу хезмәтне яшүсмерләр дә, өлкән яшьтәгеләр дә башкарган. Аларның күбесе никахта булмаган яисә баласыз ирле-хатынлылар булган, әмма аларга балалары булган күп кенә гаиләләр дә кушылган. Тулы вакытлы китап таратучылар көне буе, ә ярдәмче таратучылар көненә бер-ике сәгать хезмәт иткән. Сәламәтлек яисә башка сәбәпләр аркасында күпләр андый хезмәтне башкара алмаган. Әмма 1906 елда үткән конгресста, бу хезмәтне башкара алган кардәшләргә китап таратучы булыр өчен «бик укымышлы, бик сәләтле булырга яисә фәрештә кебек сөйли белергә кирәкми», дип әйтелгән булган.

Барлык континентларда диярлек бу мөһим эшне гади кешеләр башкарган. Бер абый-кардәш үзенең җиде ел эчендә 15 000 китап таратканын санап чыгарган. Ул болай дигән: «Мин әдәбият сату өчен түгел, ә Йәһвәнең һәм аның хакыйкатенең шаһите булыр өчен, китап таратучы булдым». Китап таратучылар барган һәр җирдә хакыйкать орлыклары тамыр җибәргән һәм Изге Язмаларны тикшерүчеләрнең төркемнәре күбәя башлаган.

Руханилар китап таратучыларга җирәнеп караган һәм аларны китап сатучылар дип атаган. 1892 елда бастырылган «Күзәтү Манарасында» болай дип әйтелгән булган: «Азлар гына [аларны] Раббының чын вәкилләре дип саный һәм басынкы вә фидакарь булулары белән Раббы алдында алган абруйларын таный». Чыннан да, бу хезмәтне башкарган бер кардәшнең сүзләре буенча, китап таратучыларның тормышы «чәчәкләргә күмелгән» булмаган. Урыннан урынга күченү өчен аларның бары тик нык аяк киеме һәм велосипед кына булган. Кешеләрдә акча аз булган җирләрдә китап таратучылар басмаларны ризыкка алыштырган. Көне буе хезмәт иткәннән соң арыган, әмма бәхетле вәгазьчеләр палаткаларына яисә арендага алынган бүлмәләренә әйләнеп кайткан. Соңыннан китап таратучылар яшәү өчен җайлаштырылган арбалар куллана башлаган, бу арбалар күп вакыт әрәм итмәскә һәм акчаны сак тотарга булышкан *.

1893 елда Чикагода үткәрелгән конгресстан башлап, конгресс программасына китап таратучылар өчен махсус очрашулар керә башлаган. Анда хезмәттә булган очраклар белән бүлешкәннәр, вәгазьләү ысуллары тәкъдим ителгән һәм гамәли киңәшләр бирелгән. Андый очрашуларның берсендә Расселл кардәш күп хезмәт итүче вәгазьчеләргә иртән яхшы гына ашап алырга һәм төшке ашка кадәр бер стакан сөт, ә кызу көнне салкынча татлы эчемлек эчеп куярга киңәш иткән.

Үзләренә хезмәттәш эзләгән китап таратучылар конгресс вакытында сары тасма тагып йөргән. Яңа китап таратучылар тәҗрибәлеләр белән хезмәттәшлек итәргә сөйләшкән. Андый өйрәтү яңа гына китап таратучы булып киткән бер апа-кардәшкә, күрәсең, кирәк булган, чөнки ул дулкынланып китапларны болай дип тәкъдим иткән: «Сез моны теләмисездер, шулай бит?» Бәхеткә каршы аны тыңлаган бер хатын-кыз китапны алган һәм соңыннан кардәшебез булып киткән.

Бер абый-кардәш гаҗәпләнеп мондый сорау биргән: «Миңа үземнең акчалы эшемдә калып, Патшалык эше өчен елына 1 000 доллар иганә бирергәме яисә китап таратучы булып китәргәме?» Аңа бу карарларның икесе дә Раббыга яраклы булачагы, ләкин үз вакытын турыдан-туры Раббыга багышлавы үзенә күбрәк фатихалар китерәчәге турында әйткәннәр. Мэри Хайндз китап таратучы хезмәтенә «күбрәк кешегә яхшылык эшләр өчен иң яхшы мөмкинлеккә» кебек караган. Ә юаш кына апа-кардәш Альбе́рта Кросби болай дигән: «Миңа китап таратучы булу көннән-көн ошый бара».

Бүген ашкынучан китап таратучыларның буыннары һәм рухи балалары һаман да үзләренең рухи мирасын кадерли. Сезнең нәселегездә китап таратучылар яисә пионерлар булган булса, ни өчен бу хезмәтне гаиләгезнең традициясе итмәскә? Сезгә дә тулы вакытлы хезмәт көннән-көн ошый барачак.

[Искәрмәләр]

^ 5 абз. 1931 елдан соң «китап таратучылар» «пионерлар» дип атала башлаган.

^ 8 абз. Яшәү өчен җайлаштырылган арбалар турында киләсе чыгарылышларның берсендә җентекләбрәк әйтеләчәк.

[32 биттәге сүзләр]

Аларга «бик укымышлы, бик сәләтле булырга яисә фәрештә кебек сөйли белергә» кирәк булмаган

[31 биттәге иллюстрация]

Китап таратучы А. У. Осей (Гана иле). Якынча 1930 ел

[32 биттәге иллюстрацияләр]

Өстә: китап таратучылар Э́дит Кин белән Ге́ртруд Моррис Англиядә. Якынча 1918 ел; аста: Стэ́нли Косабу́м һәм Хенри Но́нкес үзләре тараткан китаплардан калган буш коробкалар янында (АКШ)