Йәһвәгә рәхмәтләр укыгыз һәм фатихалар алыгыз
«Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез, чөнки ул игелекле» (МӘД. 106:1, ЯД).
1. Ни өчен Йәһвә рәхмәтләребезгә лаек?
«ҺӘРТӨРЛЕ яхшы һәм камил бүләкне» Бирүче Йәһвә һичшиксез рәхмәтләребезгә лаеклы (Ягък. 1:17). Яратучы Көтүче буларак, ул физик һәм рухи ихтыяҗларыбызны назлы итеп кайгырта (Мәд. 22:1—3). Аллаһы аеруча без кайгы-хәсрәт кичергәндә «сыенычыбыз, көчебез» булганын раслап тора! (Мәд. 45:2) Мәдхия җырлаучы язган мондый сүзләр белән тулысынча ризалашыр өчен күп сәбәпләребез бар: «Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез, чөнки ул игелекле, аның тугры мәхәббәте мәңгелек» (Мәд. 106:1, ЯД).
2015 елның еллык шигыре: «Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез, чөнки ул игелекле» (Мәдхия 106:1, ЯД)
2, 3. а) Фатихаларга гадәти булган нәрсәгә караган кебек карау нәрсәгә китерә ала? б) Бу мәкаләдә без нинди сорауларны карап чыгарбыз?
2 Ни өчен безгә рәхмәтле булу сыйфатын карап чыгу мөһим? Пәйгамбәрлек ителгәнчә, бу соңгы көннәрдә кешеләрнең рәхмәтсез булулары көннән-көн ачыграк күренә (2 Тим. 3:2). Күпләр үз фатихаларына гадәти булган нәрсәгә караган кебек карый. Сәүдә дөньясының һәм төрле рекламаларның тәэсиренә бирелеп, миллионлаган кеше үзләрендә булганнары белән канәгать булыр урынына күбрәккә ия булырга тырыша. Без дә борынгы исраиллеләр кебек рәхмәтсез булып китсәк, Йәһвә белән кадерле мөнәсәбәтләребезне дә, ул биргән фатихаларны да югалтуыбыз бар (Мәд. 105:7, 11—13).
3 Авыр сынаулар кичергәндә, без нинди хәлгә эләгергә мөмкин? Андый вакытларда безнең күңел төшенкелегенә бик тиз бирелүебез һәм фатихаларыбызны күздән ычкындыруыбыз бар (Мәд. 114:3). Шуңа күрә йөрәктә рәхмәт хисен ничек үстерергә һәм аны ничек саклап калырга? Хәтта каты сынаулар кичергән вакытларда без уңай карашны ничек саклый алабыз? Әйдәгез, моңа күз салыйк.
«ӘЙ ХОДАЙ АЛЛАМ, СИН КҮП МОГҖИЗАЛАР КЫЛГАН»
4. Без рәхмәтле булу сыйфатын йөрәгебездә ничек саклап кала алабыз?
4 Рәхмәтле булу сыйфатын йөрәгебездә үстерергә һәм аны саклап калырга теләсәк, безгә Йәһвәнең фатихаларын күрергә, алар хакында уйланырга һәм аларны кадерләргә кирәк. Өстәвенә, без аның тугры мәхәббәт күрсәтеп кылган эшләренә игътибар итәргә тиеш. Мәдхия җырлаучы шулай эшләгән дә, чөнки Йәһвәнең кылган күп гаҗәеп эшләре аны таң калдырган. (Мәдхия 39:6; 106:43 укы.)
5. Рәхмәтле булырга өйрәнер өчен, рәсүл Паулдан нинди үрнәк алып була?
5 Без рәсүл Паулдан үрнәк алып, рәхмәтле булырга өйрәнә алабыз. Күрәсең, ул үз фатихалары турында уйланган, чөнки ул еш кына чын йөрәктән үз рәхмәтләрен белдереп торган. Паул үзенең башта «көфер сүз әйтүче, эзәрлекләүче һәм дорфа» булганын яхшы таныган. Шулай да Аллаһы белән Мәсих, Паулның үткәндә кылган гөнаһларына карамастан, аңа шәфкатьлелек күрсәтеп хезмәтне ышанып тапшырган. Паул моның өчен рәхмәтле булган. (1 Тимутигә 1:12—14 укы.) Паул шулай ук үз имандашларын кадерләгән һәм еш кына аларның яхшы сыйфатлары һәм тугры хезмәтләре өчен Йәһвәгә рәхмәтләр әйтеп торган (Флп. 1:3—5, 7; 1 Тис. 1:2, 3). Ә сынауларга дучар булганда, Паул рухи кардәшләреннән кирәкле вакытта алган ярдәме өчен Йәһвәгә шунда ук рәхмәтләр әйткән (Рәс. 28:15; 2 Көр. 7:5—7). Шуңа күрә Паул болай дигән: «Рәхмәтле булыгыз... Бер-берегезне мәдхияләр, Аллаһыны мактаучы сүзләр, шулай ук рәхмәтләрегез чагылган рухи җырлар аша дәртләндерегез» (Көл. 3:15—17). Бу сүзләр мәсихчеләрне һичшиксез дәртләндергән.
УЙЛАНУ ҺӘМ ДОГА — РӘХМӘТЛЕ БУЛУ АЧКЫЧЛАРЫ
6. Син Йәһвәгә нәрсә өчен аеруча рәхмәтле?
6 Паулдан үрнәк алып, рәхмәтле булу сыйфатын ничек үстереп һәм күрсәтеп була? Паул кебек безгә дә Йәһвәнең үзебез өчен башкарган эшләре турында уйланырга кирәк (Мәд. 115:3). Синнән: «Нинди фатихалар өчен син Йәһвәгә рәхмәтле?» — дип сорасалар, син ничек җавап бирер идең? Син Йәһвә белән кадерле мөнәсәбәтләреңне телгә алыр идеңме? Ә Мәсихнең йолым корбанына иман итү нигезендә алган кичерүне телгә алыр идеңме? Син авыр сынаулар кичергәндә яныңда булган кардәшләрнең исемнәрен исеңә төшерер идеңме? Әлбәттә, син яраткан тормыш иптәшеңне я кадерле балаларыңны искә алмый калмассың. Кайгыртучан Атабыз Йәһвәдән алган андый искитмәле фатихалар турында уйланыр өчен вакыт бүлеп куйсаң, күңелең рәхмәт хисе белән тулып ташыр, һәм бу сине көн дә рәхмәтләр әйтеп торырга дәртләндерер. (Мәдхия 91:2, 3 укы.)
7. а) Ни өчен без догада рәхмәтләр әйтергә тиеш? б) Догаларыңда рәхмәтләр әйтсәң, син нинди файда күрерсең?
7 Фатихаларыбызны ап-ачык күрсәк һәм күңелебездә саклап торсак, безнең Мәд. 94:2; 99:4, 5). Күпләр Аллаһыдан берәр нәрсә сорар өчен генә дога кыла. Әмма без шуны беләбез: без булганы өчен рәхмәтләр әйткәндә, Йәһвә сөенә. Изге Язмаларда Йәһвә хезмәтчеләренең рәхмәт догалары китерелә. Алар санына Һанна һәм Һизәкия кылган догалар керә (1 Иш. 2:1—10; Ишаг. 38:9—20). Син дә рәхмәт рухы күрсәткән бу тугры хезмәтчеләрдән үрнәк ал. Әйе, булган фатихаларың өчен Йәһвәгә догада рәхмәтләр әйт (1 Тис. 5:17, 18). Алай эшләсәң, күп файда күрерсең: кәефең күтәренке булыр, Йәһвәгә яратуың үсәчәк, һәм син аңа тагы да якынлашырсың (Ягък. 4:8).
Йәһвәгә дога кылырга һәм рәхмәтләребезне белдерергә теләгебез булыр (8. Нәрсә аркасында Йәһвәнең үзебез өчен башкарган бар эшләре өчен рәхмәтсез булып китүебез бар?
8 Сак булмасак, Йәһвәнең игелеге өчен рәхмәтсез булып китүебез бар. Ни өчен? Чөнки без камил түгел һәм Адәм белән Хаувадан рәхмәтсез булу һәвәсен мирас итеп алдык. Моның турында уйланыйк: Адәм белән Хаува оҗмах бакчасында яшәгән. Алар бернәрсәгә дә мохтаҗ булмаган, һәм аларның иминлектә мәңге яшәргә мөмкинлекләре булган (Ярат. 1:28). Әмма алар үз фатихаларын кадерләмәгән. Адәм белән Хаува комсызланып күбрәкне теләгән. Нәтиҗәдә, алар барысын югалткан (Ярат. 3:6, 7, 17—19). Яхшылыкның кадерен белмәүче кешеләр арасында яшәп, безнең дә Йәһвә безнең өчен эшләгән бар нәрсәне күздән ычкындыруыбыз бар. Без аның белән дуслыгыбызны гадәти нәрсә дип саный башларга мөмкин. Без бөтендөнья кардәшлекнең өлеше булу хөрмәтенә ия булдык. Бу бүләк өчен рәхмәт хисен югалтуыбыз бар. Яисә без тиздән үтеп китәчәк бу дөнья эшләре белән мавыгып китә алабыз (1 Яхъя 2:15—17). Андый тозакка эләкмәс өчен, без фатихаларыбыз турында уйларга һәм Йәһвәнең халкы арасында булу хөрмәте өчен аңа һәрвакыт рәхмәтләр әйтеп торасыбыз килә. (Мәдхия 26:4 укы.)
СЫНАУЛАР КИЧЕРГӘНДӘ
9. Авыр сынаулар кичергәндә, ни өчен без фатихаларыбыз турында уйланырга тиеш?
9 Рәхмәтле булу безгә авыр сынауларны кичереп чыгарга ярдәм итәр. Тормышны кинәт үзгәрткән шартлар аркасында безнең рухыбыз төшәргә мөмкин. Мәсәлән, безнең тормыш иптәшенең хыянәт итүе, каты чир, якыныбызның үлеп китүе я табигать афәтләреннән зыян күрү кебек авырлыкларга юлыгуыбыз бар. Ул вакытларда
фатихаларыбыз турында уйлану безгә юаныч һәм көч бирер. Әйдәгез, тормыштан алынган мисалларга игътибар итик.10. Айрина үз фатихалары турында уйланып нинди файда күргән?
10 Айрина * исемле апа-кардәш Төньяк Америкада гомуми пионер булып хезмәт итә. Ул элек бер өлкәнгә кияүгә чыккан булган. Әмма ире аңа хыянәт итеп аны балалары белән калдырып киткән. Айринага Йәһвәгә алга таба да тугры хезмәт итәргә нәрсә булышкан? Ул болай ди: «Мин Йәһвәгә шәхсән үземне кайгыртканы өчен бик рәхмәтле. Мин көн саен фатихаларымны санап барам. Шулай итеп мин яклау бирүче күктәге Атабыз безне белә һәм ярата икәнен күрәм. Ә бу чыннан да зур хөрмәт! Ул мине беркайчан да ташламаячак». Кайгы-хәсрәтләргә карамастан, Айрина шатлыклы рухы белән үзен дә, башкаларны да дәртләндереп тора.
11. Кюнг-Сук кардәшкә каты чирне кичерергә нәрсә ярдәм итә?
11 Азиядә яшәүче Кюнг-Сук исемле бер апа-кардәш ире белән 20 елдан артык гомуми пионерлар булып хезмәт иткән. Кинәт аңарда көчәя барган үпкә рагы тапканнар, һәм аңа 3—6 ай яшәргә калган дип әйткәннәр. Алар төрле сынаулар кичергән булсалар да, аларның сәламәтлекләре белән бәйле авырлыклары беркайчан да тумаган. Кюнг-Сук болай дигән: «Бу хәл мине аяктан екты. Мин үземне барысын югалткан кебек хис иттем. Миңа бик куркыныч булып китте». Аңа нәрсә булышкан? Ул болай ди: «Һәр кичне ятар алдыннан мин өй түбәсенә менеп, көн эчендә булган биш нәрсә өчен рәхмәтләремне әйтеп, кычкырып дога кылам. Шуннан соң мин тынычлык сизәм, һәм бу мине Йәһвәгә үз яратуымны әйтеп бирергә этәрә». Кюнг-Сук кич белән кылган бу догаларыннан нинди файда күрә? «Мин шуны аңладым: Йәһвә безне сынаулар вакытында ныгытып тора, һәм тормыштагы фатихаларыбыз сынауларга караганда күпкә күбрәк»,— дип әйтә ул.
12. Джейсон хатынын югалткач ничек юаныч тапкан?
12 Джейсон исемле абый-кардәш Африкадагы филиалда хезмәт итә. Ул тулы вакытлы хезмәттә 30 елдан артык катнаша. Джейсон болай дип сөйли: «Җиде ел элек тормыш иптәшем вафат булды. Бу миңа зур авырту китерде. Рак аркасында хатынымның кичергәннәре турында күп уйланган булсам, мин рух төшенкелегенә бирелер идем». Джейсонга нәрсә булышкан? «Бер тапкыр,— дип әйтә ул,— мин хатыным белән элек бергә үткәргән вакытны искә төшердем һәм Йәһвәгә андый истәлек өчен рәхмәтләремне әйттем. Бу мине юатты, һәм шуннан бирле мин андый кадерле истәлекләр өчен Йәһвәгә рәхмәтләремне һәрвакыт әйтә башладым. Рәхмәтле булу карашымны бик үзгәртте. Мин әле дә хатынымны югалтудан авырту сизәм, ләкин Йәһвәгә бәхетле никах өчен һәм сөекле кеше белән хезмәт итү хөрмәтенә лаеклы иткәне өчен рәхмәтләр укыйм. Бу миңа уңай караш үстерергә булышты».
«Мин Йәһвәнең үз Аллаһым булуына бик рәхмәтле» (Шерил).
13. Шерилга бөтен гаиләсен диярлек югалтуын кичерергә нәрсә ярдәм иткән?
13 2013 елның ахырында Филиппинда «Хайян» дигән көчле тайфун купкач, 13 яшьлек Ше́рил барысын диярлек югалткан. Ул болай дигән: «Мин өемне һәм бөтен гаиләмне диярлек югалттым». Аның әти-әнисе, абые һәм ике апасы көчле су ташкыны аркасында вафат булган. Шерилга, каты күңелле булып китмичә, бу ачы хәсрәтне кичереп чыгарга нәрсә ярдәм иткән? Ул Йәһвәгә карата рәхмәт хисен югалтмый һәм булган фатихаларын исендә тота. «Кардәшләр ярдәмгә мохтаҗ булганнарны юатыр өчен һәм дәртләндерер өчен күп эшләр башкарды. Мин моны Эфес. 5:20; Филипиялеләргә 4:6, 7 укы.)
үз күзләрем белән күреп тордым. Мин бөтен дөньядагы кардәшләрнең үзем өчен дога кылганнарын белә идем». Ул болай дип өсти: «Мин Йәһвәнең үз Аллаһым булуына бик рәхмәтле. Ул безгә кирәклесен һәрвакыт биреп тора». Әйе, фатихаларыбызны күрү — кайгы-хәсрәтләргә бирелүдән көчле дару. Йөрәктәге рәхмәт хисе безгә, нинди генә авыр вакытлар кичерергә туры килмәсен, бирешмәскә булышыр («МИН БАРЫБЕР ЙӘҺВӘДӘ СӨЕНЕЧ ТАБАРМЫН»
14. Безнең нинди искитмәле өметебез бар? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
14 Тарих дәвамында Йәһвә халкы үз фатихаларына сөенгән булган. Мәсәлән, исраиллеләр, фиргавен һәм аның гаскәреннән Кызыл диңгез янында коткарылгач, Йәһвәгә данлау һәм рәхмәтләр җырларын җырлап үз шатлыкларын белдергән (Чыг. 15:1—21). Безнең күп фатихаларыбыз бар. Иң кыйммәтлесе — авырту һәм борчылу тудырган һәр нәрсәдән котылуга өмет (Мәд. 36:9—11; Ишаг. 25:8; 33:24). Уйлап кына карагыз: Йәһвә бар дошманнарын юк иткәч һәм безгә тыныч тәкъва яңа дөньяда яшәү мөмкинлеген биргәч, без нинди хисләр кичерербез? Ул көн рәхмәтләр көне булыр! (Ачыл. 20:1—3; 21:3, 4)
15. 2015 ел дәвамында сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?
15 2015 елда безне Йәһвәнең санап бетергесез рухи фатихалары көтә. Әлбәттә, сынаулар да булырга мөмкин. Нәрсә генә булмасын, без шуны беләбез: Йәһвә безне беркайчан да калдырмаячак (Кан. 31:8; Мәд. 9:10, 11). Ул безгә, алга таба да аңа тугры хезмәт итәр өчен, кирәк булганның барысын биреп торачак. Шуңа күрә, әйдәгез, рухыбыз Аввакум пәйгамбәрнеке кебек булсын өчен, тырышлыклар куярга тәвәккәл булыйк. Ул болай дигән: «Хәтта инҗир агачы чәчәк атмаса да һәм йөзем ботакларында җимешләр булмаса да, хәтта зәйтүн агачлары уңыш бирмәсә дә һәм кырлар ризык булдырмаса да, хәтта вак терлек утарда калмаса да һәм эре терлек киртә абзарларда булмаса да, мин барыбер Йәһвәдә сөенеч табармын, мин Коткаручы Аллаһымда шатланырмын» (Авв. 3:17, 18). Әйе, бөтен ел дәвамында, әйдәгез, фатихаларыбыз хакында сөенеп уйланыйк һәм 2015 елның еллык шигыре буенча эш итик: «Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез, чөнки ул игелекле» (Мәд. 106:1, ЯД).
^ 10 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.