Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гәлиләядәге Бирия урманы (аста)

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Борынгы Исраилдә Изге Язмаларда сурәтләнгәнчә күп урманнар булганмы?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА Вәгъдә ителгән җирнең кайбер өлкәләре урманлы булган һәм анда «күп» агачлар үскән дип әйтелә (1 Пат. 10:27; Йошуа 17:15, 18). Әмма бүгенге көндә бу җирнең күп өлкәләрендә урман булмавын күреп, скептиклар бу сүзләрнең хаклыгына шикләнә.

Сикомор агачының зур тәлгәше

Бер китапта: «Борынгы Исраилдә урманнар бүгенге көнгә караганда зуррак булган»,— дип аңлатыла («Life in Biblical Israel»). Таулар күбесенчә Алеппо нараты (Pinus halepensis), мәңге яшел имән (Quercus calliprinos) һәм терпентин агачлары (Pistacia palaestina) белән капланган булган. Шефелада — үзәк таулар чылбыры белән Урта диңгез яры арасындагы тау итәкләре өлкәсендә — шулай ук сикомор агачы да (Ficus sycomorus) күп булган.

Башка бер китапта бүгенге көндә Израильнең кайбер җирләрендә агачлар бөтенләй юк дип әйтелә («Plants of the Bible»). Ни сәбәпле? Бу процесс акрынлап барган. Ул китапта болай дип аңлатыла: «Кеше авыл хуҗалыгы һәм көтүләре өчен үз җирен киңәйтү максаты белән, шулай ук төзү материаллары белән ягулык булсын өчен, табигатькә зыян китереп торган».