Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Балаларыгызны өйрәтегез

Синең башкалардан көнләшкәнең бармы? Йосыфның абыйлары турында хикәя

Синең башкалардан көнләшкәнең бармы? Йосыфның абыйлары турында хикәя

КӨНЧЕЛЕК нәрсә ул? Әйдә моның турында сөйләшеп алыйк. Әйтик, синең алда берәрсен яхшы, матур һәм акыллы кеше дип мактыйлар. Шуңа күрә бу кеше сиңа ошамый башлый. Синдә андый хисләр туганы бармы? * ~ Андый хәл син берәрсеннән көнләшсәң туа.

Көнчелек әти-әни берәр балага махсус игътибар бирә башласа, туарга мөмкин. Изге Язмаларда бер гаиләдә көнчелек бик зур авырлыкларга китергән дип әйтелә. Нинди авырлыклар һәм без бу очрактан нәрсәгә өйрәнә алабыз? Әйдә моны белик.

Ягъкубның унике улы туган. Унберенче угылның исеме Йосыф булган. Аның абыйлары аңардан көнләшә башлаган. Беләсеңме ни өчен? ~ Чөнки Йосыф Ягъкубның иң яраткан улы булган. Ул аңа хәтта төрле төстәге тукымадан матур кием бүләк иткән. Якъкуб Йосыфны бик нык яраткан, «чөнки Йосыф аның картлык көнендә туган баласы» һәм сөйгән хатыны, Рахиләнең, беренче угылы булган.

Тәүратта болай дип әйтелә: «Аталары Йосыфны үзләренә караганда артыграк яратуын күргәч, агалары Йосыфка нәфрәт белән карый башладылар». Бер тапкыр Йосыф аларга үз төшен сөйләп биргән һәм аларның барысы да, хәтта әтисе дә, Йосыфка сәҗдә кылды дигән. «Агаларының Йосыфтан зарланулары арта бара иде»,— дип әйтелә Тәүратта. Һәм хәтта аның әтисе дә андый төш сөйләгәне өчен аны орышкан (Яратылыш 37:1—11).

Бер тапкыр, Йосыфка 17 яшь булганда, аның абыйлары еракта сарыклар һәм кәҗәләр көтүе көткәндә, Ягъкуб аларның хәлен белер өчен Йосыфны җибәргән. Аны ерактан күргәч, алар аның белән нәрсә эшләргә теләгәнен син беләсеңме? ~ Алар аны үтерергә килешкәннәр! Ләкин Йосыфның ике абыйсы, Рубин белән Яһүд, аны үтерергә теләмәгән.

Ул вакытта алар Мисырга үтеп баручы сәүдәгәрләрне күргәннәр. Шунда Яһүд: «Әйдәгез аны аларга сатып җибәрик»,— дигән. Алар шулай эшләгәннәр дә. Шуннан соң алар бер кәҗәне суеп, аның канына Йосыфның киемен манчыганнар. Соңрак, алар бу киемне үз әтиләренә күрсәткәч, ул: «Йосыфымны ерткыч хайван ботарлаган булса кирәк»,— дип кычкырган (Яратылыш 37:12—36).

Вакыт узу белән Йосыф Мисырның идарә итүчесе, фиргавеннең илтифатлылыгына ирешкән. Ничек? Йосыф Аллаһы ярдәме белән фиргавен күргән ике төшнең мәгънәсен аңлатып биргән. Беренче төш җиде симез сыер һәм җиде ябык сыер турында булган. Икенче төш зур тук орлыклы җиде башак һәм кечкенә ач орлыклы җиде башак турында булган. Йосыф бу ике төш тә бер ук вакыйга турында дигән: башта җиде ел бөек муллык чоры булачак, ә аннан соң җиде еллык кытлык чоры булачак дип аңлаткан. Фиргавен Йосыфны начальник итеп куйган. Ул аңа кытлык чорына әзерләнер өчен, муллык чорында азык-төлекне саклык урыннарына җыярга кушкан.

Кытлык чоры башлангач, Йосыфның еракта яшәгән туганнарының ризыклары беткән. Ягъкуб икмәк сатып алыр өчен, үз ун улын Мисырга җибәргән. Алар Йосыф янына килгәч, аны танымаган. Ул да аларга аларның абыйсы Йосыф икәнен ачып бирмәгән һәм аларны сынаган. Йосыф аларның аңа элек начарлык эшләгәннәре өчен үкенүен белгәч, аларга үзенең кем икәнен ачкан. Алар шатланып бер-берсен кочаклый башлаганнар (Яратылыш, 40—45 нче бүлекләр).

Син Изге Язмалардагы бу хикәядән көнчелек турында нәрсә белдең? ~ Көнчелек зур бәлагә китерергә мөмкин, кеше хәтта үз туган абыйларына зыян китерергә мөмкин! Әйдә Рәсүлләр 5:17, 18 һәм 7:54—59 ны укып чыгыйк һәм көнләшүчән кешеләр Гайсәнең шәкертләренә нәрсә эшләгәннәрен белик. ~ Хәзер син, көнләшүчән кеше булып китмәс өчен, ни өчен сак булырга кирәк икәнен аңлыйсыңмы? ~

Йосыф 110 ел яшәгән. Аның балалары, оныклары, оныкларының балалары булган. Һичшиксез, Йосыф аларны бер-берсен яратырга һәм көнче булмаска өйрәткән (Яратылыш 50:22, 23, 26).

^ 3 абз. Әгәр сез бу мәкаләне бала белән бергә укыйсыз икән, тильда билгесе (~) шуны аңлата: пауза ясап баланы үз фикерен әйтергә дәртләндерергә кирәк.