Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһының исеме бармы?

Аллаһының исеме бармы?

Аллаһының исеме бармы?

Бу сорауга киң таралган җаваплар:

«Аның исеме Ходай».

«Аның исеме юк».

«Аның исемнәре күп».

Гайсә Мәсих нәрсә әйткән?

«Сез болай дога кылыгыз: Күктәге Атабыз! Исемең изге дип икърар ителсен» (Маттай 6:9). Гайсә Аллаһы исеменең барлыгына ышанган.

«Миңа булган мәхәббәтең аларда да булсын һәм Үзем дә аларда булыйм дип, Синең исемеңне аларга белдердем һәм белдерәчәкмен» (Яхъя 17:26). Гайсә башкаларга Аллаһының исеме турында сөйләгән.

«„Раббы [«Йәһвә», ЯД] исеме белән Килүче мөбарәк!“ — дип сез әйтер вакыт җитми торып, Мине күрмәссез» (Лүк 13:35; Мәдхия 117:26). Гайсә Аллаһыга аның исемен кулланып дәшкән.

АЛЛАҺЫ үзе безгә үз исемен ачкан һәм: «Мин Йәһвә. Бу — минем исемем»,— дигән (Ишагыйя 42:8) *. Аллаһы үзен Йәһвә дигән исем белән атаган, бу исем еврей теленнән алынган. Бу исем хак Аллаһыга гына кулланыла һәм Изге Язмаларның борынгы кулъязмаларында берничә мең тапкыр очрый. Өстәвенә, бу исем, Изге Язмалардагы башка исемнәргә караганда, күпкә ешрак кулланыла.

«Аллаһының исеме ничек?» дигән сорауга кайберәүләр: «Ходай»,— дияр. Әмма андый җавап: «Сайлауларда кем җиңде?» — дигән сорауга: «Кандидат»,— дигән җавап кебек яңгырый. Андый җаваплар бернәрсә дә ачыкламый, чөнки «Ходай» һәм «кандидат» — бу исемнәр түгел.

Әмма ни өчен Аллаһы безгә үз исемен ачкан? Ул моны без аны яхшырак белсен өчен эшләгән. Мәсәлән, кешене, очрагына карап, дус, начальник, әти яки дәү әти дип атап була. Андый сүзләр кешенең берәр ягын ачыклый. Ләкин аның исеме генә безнең аның турында бар белгәнебезне исебезгә төшерә. Нәкъ шулай ук Ходай, Чиксез кодрәт Иясе, Ата һәм Барлыкка Китерүче кебек титуллар, Аллаһының төрле якларын күрсәтә. Әмма аның Йәһвә дигән исеме генә безнең аның турында бар белгәнебезне исебезгә төшерә. Шулай итеп Аллаһы исемен белмичә, аның үзен белеп булмый.

Шулай да Аллаһы исемен белү генә әз. Бу исемне шулай ук кулланырга да кирәк. Ни өчен? Чөнки Аллаһы Сүзендә: «Ялварып Раббыга [«Йәһвәгә», ЯД] мөрәҗәгать иткән һәркем котылачак»,— дип әйтелә (Римлыларга 10:13; Йоил 2:32).

[Искәрмә]

^ 10 абз. Аллаһы исеменең мәгънәсе һәм ни өчен ул Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә кулланылмый икәне хакында өстәмә мәгълүмат «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 195—197 нче битләрендә бар. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[6 биттәге сүзләр]

Кешене, очрагына карап, дус, начальник, әти яки дәү әти дип атап була, ләкин аның исеме генә безнең аның турында бар белгәнебезне исебезгә төшерә