Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Балаларыгызны өйрәтегез

Паул сеңлесенең улы Паулны коткарган

Паул сеңлесенең улы Паулны коткарган

ПАУЛНЫҢ туганнары арасыннан кем Гайсәнең шәкерте булып киткән, син беләсеңме? * ~ Күрәсең, бу аның сеңлесе һәм сеңлесенең улы булган. Һәм бу егет Паулның тормышын коткарган! Безгә аның исеме дә, аның әнисенең исеме дә билгеле түгел. Әмма безгә ул башкарган эш билгеле. Син моның турында белергә телисеңме? ~

Б. э. 56 елы. Рәсүл Паул әле генә үзенең өченче вәгазь сәяхәтеннән Иерусалимга кайта. Аны кулга алалар һәм хөкем итәргә җыеналар. Әмма Паулның дошманнары, аны үтерергә теләп, сүз куешалар. Кырыкка якын кеше Паулны үтерер өчен, аны юлда сагалап торырга җыеналар.

Паулның сеңлесенең улы бу явыз ният турында ишетә. Ул нәрсә эшли, беләсеңме? ~ Паул янына килеп, аңа моның турында сөйли. Паул шунда ук йөзбашларының берсен чакырып: «Бу егетне гаскәриләр башлыгы янына алып бар, чөнки аның аңа әйтәсе сүзе бар»,— дип әйтә. Бу йөзбашы аны гаскәриләр башлыгы Кләүди Луси янына алып килә һәм егетнең мөһим сүз әйтәсе бар дип аңлата. Кләүди Паулның туганын читкәрәк алып китә, һәм егет аңа барысын сөйли.

Гаскәриләр башлыгы егеткә: «Моны миңа сөйләвең турында беркемгә дә әйтмә»,— дип кисәтә. Шуннан соң ул ике йөзбашын чакырып ала һәм, Паулны Кайсариягә илтер өчен, ике йөз җәяүле, җитмеш атлы һәм ике йөз укчы гаскәр әзерләргә куша. Кичке сәгать тугызда 470 кеше юлга китә һәм Паулны Кайсариядәге Рим идарәчесенә Филикескә имин килеш илтеп куя. Филикескә язган хатында Кләүди яһүдләрнең Паулны үтерергә явыз ниятләре турында сөйли.

Хәзер яһүдләргә Паулга каршы гаепләүне белдерер өчен, Кайсариядәге судка килергә туры киләчәк. Әмма аларның Паулны берәр начар эштә гаепләр өчен дәлилләре юк. Моңа да карамастан Паул бер гаепсез ике ел төрмәдә утыра. Шуңа күрә ул Римда хөкем ителүен сорый, һәм шунда җибәрелә (Рәсүлләр 23:16—24:27; 25:8—12).

Паулның сеңлесенең улы турында бу хәбәр безне нәрсәгә өйрәтә ала? ~ Дөреслекне сөйләр өчен кыюлык кирәк һәм шулай эшләп, без кешеләрне коткара алабыз. Гайсә дошманнарның «аны үтерергә эзләгәнлекләре» турында белсә дә, кешеләргә Аллаһы Патшалыгы турында сөйләп йөргән. Гайсә безгә дә шулай эшләргә дигән. Без аны тыңларбызмы? Аны тыңлар өчен, безгә Паулның сеңлесенең улы кебек кыю булырга кирәк (Яхъя 7:1; 15:13; Маттай 24:14; 28:18—20).

Паул үзенең яшь дустын Тимутене болай дип дәртләндергән: «Үз-үзеңне һәм өйрәткән тәгълиматыңны күзәтеп тор һәм, нык торып, моны башкаруыңны дәвам ит. Чөнки шулай эшләсәң, үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың» (1 Тимуте 4:16). Паулның сеңлесенең улы үз абыйсыннан андый сүзләрне ишеткәне булгандыр. Һичшиксез, ул бу киңәшне кулланган. Ә син нишләрсең?

^ 3 абз. Әгәр сез бу мәкаләне бала белән бергә укыйсыз икән, тильда билгесе (~) шуны аңлата: пауза ясап баланы үз фикерен әйтергә дәртләндерергә кирәк.