Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гаилә бәхетенең серләре

Тормыш иптәшегез каты авырганда нәрсә эшләргә?

Тормыш иптәшегез каты авырганда нәрсә эшләргә?

«Миңа хроник хәлсезлек синдромы дигән диагноз куелганнан соң, гаиләбездә ирем генә акча эшләп алып кайтучы булып калды. Әмма ул миңа гаилә чыгымнары турында беркайчан да сөйләми. Ни өчен? Моның аркасында минем гаиләдә, күрәсең, акча әз һәм ул минем хәлем тагын да начаррак булып китмәсен өчен сөйләми дигән шикләрем туа» (Нэнси a).

НИКАХТА авырлыклар күп, әмма тормыш иптәшенең берсе хроник авыручы булып китсә, проблемалар күбәергә мөмкин b. Бәлкем, сезнең дә тормыш иптәшегез каты авырыйдыр. Алайса сездә дә мондый сораулар туарга мөмкин: «Аның сәламәтлеге тагын да начарланса, мин нишләрмен? Мин күпме вакыт түзәрмен? Миңа бит аның турында кайгыртырга гына түгел, ә шулай ук ашарга пешерергә, җыештырырга һәм эшкә барырга кирәк. Һәм ни өчен мине гаеп хисе газаплый?»

Ә әгәр сез үзегез авырыйсыз икән, сездә мондый сораулар туарга мөмкин: «Мин үз вазифаларымны үти алмыйм, ничек инде миңа үз-үземне хөрмәт итәргә? Тормыш иптәшем мине йөк дип саныймы? Без бер көн кабат бәхетле яши башларбызмы?»

Кызганычка каршы кайбер никахлар хроник авыруы тудырган проблемалар аркасында таркалган. Ләкин бу сез дә андый хәлгә эләгерсез дигән сүз түгел әле.

Күп гаиләләр андый авырлыклар белән уңышлы көрәшә һәм хәтта гөрләп чәчәк атып яши. Аларның берсе — Ёшиаки һәм Кадзуко гаиләсе. Кадзуко ире Ёшиакинең умыртка баганасы зыян күргән һәм ул үзе берәрсе ярдәм итмәсә, бер хәрәкәт тә ясый алмый. Кадзуко болай ди: «Иремә һәрвакыт ярдәм итеп торганга минем муеным, җилкәм, кулларым авырта, һәм мин ортопед күзәтүе астында яшим. Минем еш кына: „Башка түзәрлек хәлем калмады“,— дигән уй туа». Әмма бар авырлыкларга карамастан, Кадзуко сүзләре буенча, аларның никахлары тагын да ныграк булып киткән.

Андый авыр шартларда бәхетле булыр өчен, нәрсә эшләргә? Иң беренче итеп ир белән хатынга авыруны уртак дошман дип санарга кирәк. Чөнки аларның берсе авырса, аларның икесенә дә үз тормышына үзгәрешләр кертергә кирәк булачак. Ир белән хатынның бер-берсенә бәйле булуы турында Тәүратта болай дип әйтелә: «Адәм баласы үзенең ата-анасын калдыра да, хатынына багланып, икәве бер тән булып яши башлыйдыр» (Яратылыш 2:24). Шуңа күрә тормыш иптәшенең берсе хроник авырса, авырлыклар белән бергә көрәшү бик мөһим.

Өстәвенә, тикшерүләр күрсәткәнчә, туган шартларга ияләшкән һәм моның өчен кирәкле адымнар ясарга өйрәнгән парлар никахта яхшы мөнәсәбәтләр саклый. Аларның бу адымнары Изге Язмалардагы һәр заманда кулланырлык киңәшләр белән туры килә. Андый киңәшләрнең өчесен карап чыгыйк.

Бер-беребезгә игътибарлы булыгыз

«Икәү бергә булу ялгыз булудан яхшырак»,— дип әйтелә Вәгазьче 4:9 да. Ни өчен? Унынчы шигырьдә болай дип аңлатыла: «Мәгәр берсе егылса, икенчесе үзенең иптәшен торгызып аякка бастырыр». Сез үз тормыш иптәшегезне, аны сезнең өчен бик кадерле булуына ышандырып, «аякка бастырасызмы»?

Сез, бер-беребезгә ярдәм итәр өчен, нинди адымнар ясый аласыз? Ёнг, аның хатынын өлешчә паралич суккан, болай дип сөйли: «Мин үз хатыныма һәрвакыт игътибарлы булырга тырышам. Минем эчәсем килсә, мин аңа да тәкъдим итәм. Минем тышка чыгып йөреп керәсем килсә, мин аны да үзем белән чакырам. Без бар бәлаләрне һәм авырлыкларны бергә җиңәргә тырышабыз».

Ә авыручы ир яки хатын, үз сәламәтлегенә зыян китермичә, үзе берәр эш башкара аламы? Башкара алса, ул үз-үзен күбрәк хөрмәт итәр һәм тормыш иптәшенә үзе хакында кайгыртырга ярдәм итәр.

Авыручы тормыш иптәшегез нәрсәгә мохтаҗ икәнен сез үзегез беләсез дип уйламагыз. Аның үзеннән моның турында сорасагыз, яхшырак булыр иде. Бу мәкалә башында үз гаиләсенең материаль ягы турында борчылган Нэнси хакында әйтелгән иде. Ахыр чиктә ул үз хисләрен иренә сөйләп биргән. Хәзер аның ире акча белән бәйле эшләр турында һәрвакыт сөйләп барырга тырыша.

КИҢӘШ. Сезнеңчә, тормыш иптәшегезгә, гаиләдәге хәлне җиңеләйтер өчен, нәрсә эшләргә кирәк? Моны бер бит кәгазьгә язып куегыз. Тормыш иптәшегез дә моны эшләсен. Аннан соң битләр белән алмашыгыз. Сезнең һәр берегез куллана алырлык бер-ике киңәшне сайласын.

Акыллы график төзегез

«Һәр эшнең — үз заманы»,— дип язган акыллы Сөләйман патша (Вәгазьче 3:1). Ләкин кайвакыт, тормыш иптәшенең авыруы белән бәйле проблемалар аркасында, төзелгән акыллы график буенча яшәү бик авыр булып күренә. Шулай да гаилә тормышын, әз генә булса да, акыллырак алып барыр өчен, нәрсә эшләп була?

Авыру турында гына уйлап яшәмәгез, ә башка эшләр белән шөгыльләнегез. Авырганчы бергә башкарган эшләрне кабат башкара башлый аласызмы? Булмаса, яңа, хәтта гади, эш башкарыгыз, мәсәлән, бер-берегезгә укыгыз. Ә, бәлкем, сез катлаулырак эшне, әйтик, чит телне өйрәнә алырсыз? Авыруга карамастан моңа охшаш эшләрне бергә башкару мөһим. Бу сезне «бер тән» буларак якынлаштырачак һәм сезне күпкә бәхетлерәк итәчәк.

Башка кешеләр белән аралашырга тырышыгыз. Гыйбрәтле сүзләр 18:1 дә болай дип әйтелә: «Үзбелдекле [«читләшүче», ЯД] кеше үзенә генә кирәкне эзли һәм һәр акыллы гамәлгә каршы чыга». Бу шигырьдән күренгәнчә, кеше читләшеп, үз фикер йөртүенә зыян китерергә мөмкин. Ә башка кешеләр белән очрашып тору сине рухландырып җибәрә ала һәм сиңа үз хәлеңә дөрес караш белән карарга булыша. Шуңа күрә берәрсен кунакка чакырып кара.

Кайвакыт авыручы тормыш иптәше турында кайгырткан иргә я хатынга акыл белән эш итү авыр. Кайберәүләр чиктән тыш күп эшләп әкрен генә хәлсезләнә һәм үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куялар. Ахыр чиктә алар авыручы тормыш иптәшләре турында хәтта кайгырта да алмас. Шуңа күрә, әгәр сез каты авырган тормыш иптәшегез турында кайгыртасыз икән, үзегез турында онытмагыз. Хәл җыяр өчен, графигыгызда ял итү вакытын билгеләп куегыз c. Ә кайберәүләр өчен яхшы «дару» — үз борчылуларын үз җенестәге якын дустына сөйләп бирү.

КИҢӘШ. Авырган тормыш иптәшегезне караганда туган авырлыкларны бер биткә язып куегыз. Аннары, аларны хәл итәр өчен яки алар белән көрәшүдә уңышлырак булыр өчен, үзегез ясый алган адымнарны язып куегыз. Проблемаларга чиктән тыш күп вакыт сарыф итеп анализ ясап утырганчы, үзегезгә мондый сорау бирегез: «Безнең хәлдә нинди адым иң яхшы һәм иң гади?»

Уңай караш сакларга тырышыгыз

Изге Язмаларда мондый кисәтү язылган: «„Үткән көннәр хәзергедән нигә шулай яхшырак булды икән?“ — димә» (Вәгазьче 7:10). «Тормыш иптәшем авырмаса, тормышыбыз нинди булыр иде микән?» — дип уйламагыз. Бу дөньяда бәхетле тормышны барыбер берәр нәрсә бозып торачак. Моны истә тотыгыз. Иң мөһиме — булган шартларга ияләшү һәм көчеңнән килгәнне эшләү.

Бу яктан нәрсә булышачак? Яхшы истәлекләр турында сөйләшегез. Сәламәтлегегез, әз генә дә булса, яхшырса — моңа шатланыгыз. Булачак күңелле вакыйгалар турында уйланыгыз һәм ирешә алырлык уртак максатлар куегыз.

Сёдзи белән Акико мәсихчеләрнең тулы вакытлы махсус хезмәтендә катнашкан. Алар өстә әйтелгән киңәшнең файдалы булуын үзләре татып караган. Акикога фибромиалгия дигән диагноз куелгач, аларга үз хезмәтләрен калдырырга туры килгән. Әлбәттә, башта аларның күңелләре кырылган. Сёдзи андый хәлгә эләккән кешеләргә мондый киңәш бирә: «Кайтара алмаган нәрсәләр турында уйланып, үз шатлыгыгызны урламагыз. Уңай караш сакларга тырышыгыз. Бер көн сәламәтләнергә өметегез булса да, хәзерге тормышыгыз турында уйлап яшәгез. Минем очрагымда бу хатыныма күбрәк игътибар бирү һәм аңа ярдәм итү дигәнне аңлата». Андый гамәли киңәш, тормыш иптәшегез каты авырса, сезгә дә булыша ала.

a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

b Бу мәкаләдә тормыш иптәшенең хроник авыруы тудырган проблемалар тикшерелә. Ләкин бу мәкалә һәлакәт яисә депрессия аркасында туган физик яки эмоциональ авырлыклардан газапланган парларга да файда китерә ала.

c Кайбер җирләрдә авыручы кешеләрне карарга булышучы оешмалар һәм иҗтимагый оешмалар бар. Кайвакыт аларга, вакытлыча ярдәм сорап булса да, мөрәҗәгать итү урынлы булыр.

ҮЗЕГЕЗГӘ МОНДЫЙ СОРАУ БИРЕГЕЗ:

Безгә тормыш иптәшем белән бергә инде хәзер нәрсә эшләргә кирәк?

  • Авыру турында ешрак сөйләшергә

  • Авыру турында сирәгрәк сөйләшергә

  • Әзрәк борчылырга

  • Бер-беребезгә игътибарлырак булырга

  • Бергәләп берәр эш башкарырга

  • Башкалар белән күбрәк аралашырга

  • Уртак максатлар куярга