Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Муса ярату күрсәткән кешеe

Муса ярату күрсәткән кешеe

ЯРАТУ НӘРСӘ УЛ?

Ярату — башкаларга карата башкаларны якын күрү. Яраткан кеше якыннарына яратуын үз хисләре, сүзләре һәм эшләре белән күрсәтә. Еш кына андый эшләр фидакарьлек таләп итә.

МУСА ЯРАТУЫН НИЧЕК КҮРСӘТКӘН?

Муса пәйгамбәр Аллаһыны яраткан. Без моны кайдан беләбез? Әйдәгез, 1 Яхъя 5:3 тәге сүзләрне исебезгә төшерик: «Аллаһыны ярату — аның әмерләрен үтәү». Муса Аллаһыны яраткан, шуңа күрә аны тыңлаган. Аллаһы аңа күп эшләр тапшырган: курку салган йөкләмәне үтәргә — фиргавен белән йөзгә-йөз очрашырга, гади йөкләмәне үтәргә — үзенең таяк тоткан кулын Кызыл диңгез өстенә сузарга. Муса аңа һәрвакыт буйсынган. Әмер авыр я җиңел булганына карамастан, Муса аны үтәгән. «Муса Раббы кушканнарның барысын да башкарды» (Чыгыш 40:16).

Муса исраиллеләрне дә яраткан. Алар, Йәһвә Мусаны халкы белән җитәкчелек итәр өчен кулланганын танып, төрле авырлыкларын чишәр өчен аңа барган: «Халык көне буе аның янында аягүрә басып торды» (Чыгыш 18:13—16). Күз алдыгызга гына китерегез: Муса сәгатьләр буе исраиллеләрнең проблемаларын тыңлаган. Аңа җиңел булмагандыр, әмма ул бу кешеләрне яратканга күрә аларга ярдәм итәргә шат булган.

Муса яраткан халкы хакында дога да кылган. Ул хәтта аның белән начар мөгамәлә иткән кешеләр өчен дә дога кылган! Мәсәлән, бер тапкыр Мусаның апасы Мириам аңардан зарланган. Йәһвә аңа җәза итеп махау чире биргән. Моңа шатланыр урынына Муса шунда ук Йәһвәне ялварып сораган: «Әй Аллам, аны савыктырчы!» (Саннар 12:13). Нәкъ ярату сыйфаты Мусаны кайнар дога кылырга этәргән.

БЕЗНЕҢ ӨЧЕН САБАКЛАР.

Без Аллаһыга карата тирән ярату үстереп Мусадан үрнәк ала алабыз. Андый ярату безне «чын күңелдән» Аллаһының әмерләренә буйсынырга дәртләндерә (Римлыларга 6:17). Йәһвәне ихлас күңелдән тыңлаганда без аның йөрәген сөендерәбез (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Без үзебезгә дә файда алабыз. Өстәвенә, Аллаһыга чын күңелдән хезмәт итү дөрес, һәм безгә шатлык китерә (Мәдхия 99:2).

Без башкаларны фидакарь яратып шулай ук Мусадан үрнәк алабыз. Гаиләдәгеләребез я дусларыбыз үз авырлыклары белән безнең яныбызга килсә, ярату безне чын күңелдән 1) аларга игътибарлы булырга; 2) аларның кайгысын уртаклашырга һәм 3) алар турында кайгыртканыбызны күрсәтергә дәртләндерер.

Мусадан үрнәк алып без якыннарыбыз турында дога кыла алабыз. Алар безнең белән үз авырлыкларын уртаклашса, без кайчак ничек ярдәм итәргә белмичә кайгырырга мөмкин. Без: «Кызганыч, синең өчен дога кылудан тыш мин бер ничек тә сиңа ярдәм итә алмыйм»,— диеп, хәтта көенергә мөмкин. Әмма онытмагыз: «Тәкъва кешенең ялваруы зур куәткә ия һәм чыннан да ярдәм итә ала» (Ягъкуб 5:16). Йәһвә бу кеше өчен башта нәрсәдер эшләргә җыенмагандыр да, әмма догабыз аны моны эшләргә этәрергә мөмкин. Шуңа күрә дога кылу — якыннарыбыз өчен иң яхшы ярдәмебез!

Әйе, без Мусадан күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Безнең кебек кеше булса да, аның иманы, басынкылыгы һәм яратуы безнең өчен искиткеч үрнәк булып тора. Без аның үрнәгенә никадәр яхшы иярсәк, безнең өчен һәм башкалар өчен фатихалар шулкадәр зур булачак (Римлыларга 15:4).