АЛЛАһЫНЫ ЯХШЫРАК БЕЛЕГЕЗ
«Бертуктаусыз сорагыз — һәм сезгә бирелер»
«Хуҗам... безне дә дога кылырга өйрәтче» (Лүк 11:1). Бу үтенеч белән Гайсә пәйгамбәргә аның бер шәкерте мөрәҗәгать иткән. Гайсә җавап биргәндә ике ачык мисал сөйләгән. Бу мисаллар безне дога кылырга өйрәтә һәм, Аллаһы безне ишетсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк икәнен күрсәтә. Сезнең дә: «Аллаһы мине ишетә микән?» — дигән сорау биргәнегез бардыр. Алайса Гайсәнең җавап итеп әйткән сүзләре сезнең өчен дә кызык булыр. (Лүк 11:5—13 не укыгыз.)
Беренче ачык мисал дога кылучыга игътибар итә (Лүк 11:5—8). Бу мисалда бер кеше турында әйтелә: аңа кунак килгән, ә куяр өчен ризыгы юк. Хуҗага тизрәк ризык табарга кирәк. Соң булса да, ул үз дусты янына бара һәм бурычка икмәк биреп торуын үтенә. Башта дусты гаиләсе йоклап ятканга торып ярдәмгә килергә әллә ни ашыкмый. Әмма кеше барыбер үз сүзендә нык торып дустына үтенүен дәвам итә, һәм дусты ахыр чиктә торып аңа ризык бирә *.
Бу мисал безне, дога кылу турында әйткәндә, нәрсәгә өйрәтә? Гайсә безне үз сүзебездә нык торып дога кылырга өйрәткән. Без бертуктаусыз сорарга, бертуктаусыз эзләргә һәм бертуктаусыз шакырга тиеш (Лүк 11:9, 10). Ни өчен? Гайсәнең Аллаһы догаларыбызны теләмичә тыңлый дип әйтәсе килгәнме? Юк. Гайсәнең шуны әйтәсе килгән: теге кешенең дусты теләмичә генә ярдәм итсә дә, Аллаһы андый түгел, һәм ул иман белән дога кылучыларның үтенечләренә теләп җавап бирә. Әмма ул үтенеч Аллаһы ихтыяры буенча булырга тиеш. Андый иманны кеше үз сүзендә нык торып сораганда күрсәтә. Кат-кат сорап, без сораган нәрсәбез безгә чыннан да кирәк икәнен күрсәтәбез. Кат-кат үтенүебездән Аллаһының бу үтенечне, ул үтенеч аның ихтыяры буенча булса, үтәячәгенә ышанычыбыз күренә (Марк 11:24; 1 Яхъя 5:14).
Икенче ачык мисалда догаларны тыңлаучы Йәһвәгә игътибар ителә (Мәдхия 64:3). Гайсә мондый сораулар бирә: «Арагыздагы кайсы ата балык сораучы улына елан бирер? Я йомырка сораса, кайсы ата чаян бирер?». Бу сорауларга җавап ачыктан-ачык: үз балалары турында кайгыртучы ата аларга зыянлы нәрсәләр бирмәс. Шуннан соң Гайсә бу мисалның мәгънәсен аңлатып бирә. Әгәр дә камил булмаган әти кеше үз балаларына «яхшы бүләкләр бирә» икән, «күктәге Ата үзеннән сораучыларга изге рухны [җирдәге үз балаларына бүләкләрнең иң яхшысын] бигрәк тә бирәчәк» (Лүк 11:11—13; Маттай 7:11).
Аллаһы үзеннән иман белән сораучыларга, бу аның ихтыяры буенча булса, теләп бирә
Бу мисал безне догаларны тыңлаучы Йәһвә турында нәрсәгә өйрәтә? Гайсә Йәһвәне үз балаларының ихтыяҗлары турында кайгыртырга әзер Әти итеп сурәтли. Шуңа күрә, Йәһвәнең хезмәтчеләре, аңа ихлас күңелдән үз теләкләрен белдереп, якынлаша ала. Алар Аллаһы аларга иң яхшысын тели икәнен белә, шуңа күрә, үз үтенечләренә аның җавабын, хәтта бу җавап алар теләгән җавап булмаса да, теләп кабул итә *.
Апрель аенда Изге Язмаларны укыгыз
^ 4 абз. Гайсә сөйләгән ачык мисалда шул көннәрдәге гадәтләр чагыла. Яһүдләр өчен кунакчыллык күрсәтү изге бурыч дип саналган. Гадәттә гаиләләр бер көнлек икмәк салганнар, һәм, икмәк калса, аны бурычка да бирә алганнар. Шуны да әйтергә кирәк: ярлы гаиләләрдә гаилә гадәттә бер бүлмәдә идәндә яткан.
^ 7 абз. Дога кылу турында һәм Аллаһы безне ишетсен өчен нәрсә эшләргә икәнен күбрәк белер өчен «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр» дигән брошюраның 12 нче дәресен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.