Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

«Мин рухани булырга хыяллана идем»

«Мин рухани булырга хыяллана идем»
  • ТУУ ЕЛЫ: 1957

  • ТУГАН ИЛЕ: МЕКСИКА

  • ҮТКӘНДӘ: СЕМИНАРИЯ УКУЧЫСЫ; НАЧАР ХОЛЫКЛЫ КЕШЕ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ.

Мин Тескоко исемле кечкенә бер шәһәрдә тудым. Ул вакытта шәһәр урамнарының күпчелеге түшәлмәгән һәм тузанлы иде. Гадәттә, урам буйлап ишәкләренә сатасы әйберләрен төяп, якындагы авылларда яшәгән кешеләр үтә иде. Тугыз балалы ярлы гаиләбездә мин җиденче бала идем. Әтием гуарачи (аяк киеме) ремонтлап гаиләбез өчен акча эшләп алып кайта иде. Миңа җиде яшь булганда ул вафат булды. Шуннан соң гаиләбез турында бар көчен куеп әниебез кайгырта башлады.

Бабам скрипкада уйнады һәм бер оркестрда дирижер булып эшләде. Алар дини классик музыканы уйнадылар. Гаиләмдә һәрберсе диярлек берәр музыкаль коралда уйный иде. Әнием чиркәү хорында җырлады, ә әниемнең абыйсы опера җырчысы һәм пианист иде. Бар гаиләбез католик иде. Мин чиркәүдә алтарь янында ярдәм итүче малай булып хезмәт иттем һәм католик миссионеры булырга хыяллана идем. Миңа каратэ белән бәйле фильмнар да ошый иде. Аларны күбрәк караган саен, көч куллану теләгем тагы да үсә барды.

Пуэбла шәһәрендә мин семинариягә охшаш бер дини мәктәпкә укырга кердем. Мин католик рухание булырга хыяллана идем. Әмма укуымның соңгы елында католик чиркәве белән бәйле хыялларым юкка чыкты. Бер яшь хатын-кыз монах миңа әхлаксыз тәкъдимнәр ясап, бәйләнә башлады. Мин аның тәкъдимнәренә каршы тордым, шулай да бу хәл миндә өйләнергә теләк уятты. Өстәвенә, берничә руханиның ике төрле тормыш алып баруын күреп тордым. Ахыр чиктә, мин рухани булмаска булдым.

Алтарь янында булышканда католик миссионеры булырга хыяллана идем, әмма каратэ турында фильмнар карап, холкым начар якка үзгәрде

Мин Мехикодагы милли консерваториягә укырга кердем. Аны тәмамлагач, өйләндем һәм тиздән без дүрт балалы гаилә булып киттек. Мин католик чиркәвендә дини җырлар җырлап акча эшли идем.

Никахыбыз иң башыннан ук башлап кыенлыклар кичереп торды. Без бер-беребезгә «ташланып» тора идек. Моның төп сәбәбе — бер-беребездән көнләшү иде. Башта без бер-беребезгә сүз белән генә «ташландык», ә аннан соң инде кыйнаша башладык һәм 13 ел бергә яшәгәннән соң аерылышырга булдык. Соңрак без шулай эшләдек тә.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

Беренче тапкыр Йәһвә Шаһитләре белән хатын белән аерылышыр алдыннан очраштым. Ике Шаһит ишегебезгә шакып, Изге Язмалар буенча фикер алышырга тәкъдим итте. Үземне дини белгеч дип санаганга, аларның карашлары дөрес түгел икәнен күрсәтергә тырыштым. Мин кайбер сорауларга җавап табып булмый дип саный идем һәм аларга шул сорауларны бирдем. Әмма алар сорауларыма һәрвакыт Изге Язмаларга нигезләнгән яхшы җаваплар бирәләр иде. Мин шаккаттым һәм чынында әз белгәнемне күрдем. Хатыным Шаһитләр белән үзен тупас тотты, ә минем бу сөйләшүләр өчен вакытым җитми иде, шуңа күрә тиздән алар тәмамланды.

Биш елдан соң мин Эльвира исемле бер хатын белән яши башладым. Шунда миңа кабат Йәһвә Шаһитләре белән очрашырга туры килде. Эльвира Шаһитләрнең килүләренә каршы булмады, шуңа күрә мин Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнә башладым. Шулай да, тормышымны үзгәртер өчен, берничә ел кирәк булды.

Мин шуны аңладым: Йәһвәгә чын күңелдән гыйбадәт кыласым килсә, миңа зур үзгәрешләр ясарга кирәк. Беренчедән, эшемне — католик чиркәвендә җырлар җырлавымны ташлап, башка эш табарга кирәк иде (Ачылыш 18:4). Миңа шулай ук Эльвира белән никахымны теркәп куярга кирәк иде.

Әмма иң зур авырлык — үз холкымны үзгәртү, тиз кызып китүчән булсам да, үз-үземне кулда тотарга өйрәнү иде. Бу яктан миңа Зәбур һәм Инҗил китапларыннан ике өзек булышты. Мәдхия 10:5 тә Йәһвә көч куллануны нәфрәт итә дип әйтелә. Ә 1 Петер 3:7 не укыгач мин шуны аңладым: Йәһвә догаларымны тыңласын өчен, мин хатынымны хөрмәт итәргә тиеш. Шул өзекләр турында уйланып һәм Йәһвәдән ярдәм сорап, мин үз-үземне кулда тотарга өйрәндем.

Изге Язмалар мине шуңа өйрәтте: Йәһвә догаларымны тыңласын өчен, мин хатынымны хөрмәт итәргә тиеш

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Хәзер мин гаилә тормышыма шатланып яшим. Беренче никахтан туган улларым белән мөнәсәбәтләремне яхшыртыр өчен тырышлыклар куям, шулай ук, хәзерге гаиләмә иманда нык калырга булышам.

Бала чакта рухани булырга һәм кешеләргә ярдәм итәргә хыяллана идем. Хәзер тормышым чын мәгънәле. Мин музыка укытучысы булып эшләп гаиләм турында кайгыртам. Йәһвә миңа үзгәреп яхшы кеше булып китәргә мөмкинлек бирде. Аның сабырлыгы өчен мин аңа шундый рәхмәтле!