Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: һӘР КЕШЕГӘ БЕРТИГЕЗ КАРАШ КАЙЧАН БУЛАЧАК?

Тискәре караш һәр илгә хас

Тискәре караш һәр илгә хас

АМЕРИКАДА туып үскән Джонатан исемле корея кешесенә әле бала чагында үз расасы аркасында күп зыян күреп яшәргә туры килгән. Үскәч, ул табиб булып эшли башлаган һәм Төньяк Аляскадагы (АКШ) бер шәһәргә күченгән. Ул бу җирдә аның йөзенә я расасына карап аны башка кешеләрдән аермаслар дип өметләнгән, чөнки бу җирдә яшәүче халык аңа йөзе белән охшаш булган. Анда, Төньяк поляр түгәрәгенең салкын җилләре искән җирдә, ул кешеләрнең тагы да салкынрак тискәре карашлары «җилләреннән» кача алыр дип уйлаган.

Әмма бер тапкыр 25 яшьлек хатын-кызга медик ярдәм күрсәткәндә, аның бар өметләре челпәрәмә килгән. Бу хатын аңына килгәч, Джонатан йөзен күргән һәм сүгенеп куйган, чөнки яшь чагыннан ук корея кешеләрен нәфрәт итәргә өйрәтелгән булган. Шунда Джонатан шушы кешеләр арасында яшәп тискәре караштан качарга бар тырышлыклары юкка гына булган икәнен аңлаган.

Джонатан очрагы кабат шуны исебезгә төшерә: кеше кайда гына яшәмәсен, һәр җирдә башкаларга тискәре карашлы кешеләр бар. Әйе, кеше яшәгән җирдә башкаларга тискәре караш та яши.

Кешеләрнең күпчелеге бер-береңне аерып карау дөрес түгел дип санаса да, шул ук вакыт андый караш киң таралган. Бу чыннан да парадокс кебек күренә. Ничек инде шулкадәр нәфрәт ителгән берәр нәрсә шулкадәр киң таралган була ала ди? Күрәсең, тискәре карашта булуны дөрес түгел дип санаган кешеләр үзләрендә андый карашның булуын танымыйлар. Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була?

ҮЗ-ҮЗЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕП ЧЫГЫГЫЗ

Аңлыйбызмы без моны яки юкмы, йөрәгебездә андый карашның барлыгын үзебезгә билгеләү бик авыр. Ни өчен? Чөнки Изге Язмаларда: «Кеше йөрәге бар нәрсәдән дә мәкерлерәк»,— дип әйтелә (Иремия 17:9). Шулай итеп без үз-үзебезне бар кешеләргә дә бертигез карыйбыз дип алдап яшәргә мөмкин. Ә, бәлки, без берәр төркем кешесенә тискәре караш белән карарга җитди сәбәбебез бар дип үз-үзебезне аклап торабыздыр.

Моңа охшаш хәлгә эләксәгез, сез нәрсә хис итәр идегез?

Андый карашның барлыгын үзебезгә билгеләү авыр икәнен күрер өчен, мондый хәлне күз алдына китерик: сез караңгы бер төнне урам буйлап барасыз. Каршыгызга таныш булмаган ике ир-ат килә. Икесе дә таза, берсе кулына, күрәсең, нәрсәдер тоткан.

Сез бу ир-атлар сезгә берәр зыян китерергә мөмкин дигән нәтиҗәгә килерсезме? Әйе, тәҗрибәгез сезгә: «Сак бул»,— дип әйтеп торыр, әмма тәҗрибәгез нәкъ шул ике ир-ат сезгә зыян китерергә мөмкин дигән нәтиҗәгә килергә хак бирәме? Йөрәгегезнең хәлен тагы да яхшырак күрергә мондый сорау булышыр: бу ике ир-атны нинди милләт кешеләре итеп күз алдыгызга китердегез? Бу сорауга җавап йөрәгегезнең чын хәлен ачыклар һәм анда башка кешеләргә карата тискәре караш «орлыклары» чәчелгәнме, юкмы икәнен күрсәтер.

Үз-үзебез белән намуслы булсак, без шуны танырбыз: кешеләргә карата тискәре караш ниндидер дәрәҗәдә һәрберебездә, күңелдә булса да, бар. Хәтта Аллаһы Сүзе дә кешегә башкаларга тискәре карашта булу хас икәнен таный: «Кеше үз күзләре күргәнне... күрә» (1 Патшалык 16:7). Андый караш еш кына аяныч нәтиҗәләргә китерә. Андый карашны ничек та булса җиңеп я аннан арынып буламы? Кешеләргә карата тискәре караш кайчан да булса юкка чыгармы?