Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Изге Язмалар язылган чорда «алоэ» дип кулланылган сүз нәрсәне аңлаткан?

«Алоэ» дигән сүз агар агачы исеменнән алынган

Изге Язмаларда алоэ киемне һәм йоклаган урыннарны хуш исле итәр өчен кулланылган дип әйтелә (Мәдхия 45:8, ЯД; Гыйбрәтле сүзләр 7:17; Җырларның җыры 4:14). Изге Язмаларда кулланылган «алоэ» дигән сүз, күрәсең, агар агачы исеменнән («Aquilaria malaccensis») алынган. Агач черегәндә аңардан хуш исле май һәм сумала бүленеп чыккан. Агачтан порошок ясаганнар һәм «алоэ» дип атап сатканнар.

Изге Язмаларда Исраилнең чатырлары «Йәһвә утырткан алоэ агачлары» (ЯД) белән чагыштырыла (Саннар 24:5, 6). Моның сәбәбе, күрәсең, агар агачының формасында: аның биеклеге якынча 30 метрга җиткән һәм ул тирә-якка җәелеп үскән. Безнең көннәрдә Израильдә бу агач үсмәсә дә, бер сүзлектә болай диелә: «Бу һәм башка агачлар [бу җирләрдә] безнең көннәрдә билгеле булмаса да, Үрдүн үзәнлегенең бай һәм уңдырышлы җирләрендә андый агачларның кайчандыр үсүе ихтимал» («А Dictionary of the Bible»).

Иерусалим гыйбадәтханәсендә нинди корбаннар яраклы дип саналган?

Иерусалим гыйбадәтханәсендә табылган бу мөһергә якынча 2000 ел

Аллаһы кануны буенча гыйбадәтханәдә китерелгән корбаннарның барысы да иң яхшы сыйфатлы булырга тиеш булган. Аллаһы кимчелекле корбаннарны кабул итмәгән (Чыгыш 23:19; Левиләр 22:21—24). Б. э. беренче гасырында яшәгән яһүд язучысы Филон сүзләре буенча, руханилар корбан тазамы икәнен һәм «аның берәр кимчелеге юкмы» икәнен белер өчен аны «башыннан алып аякларына кадәр» капшап карап чыкканнар.

Белгеч Э. П. Сандерс язганча, гыйбадәтханәдәге руханилар «корбан сатучы кешеләргә үзләре алдан тикшереп чыккан хайваннар белән кошларны гына сатырга рөхсәт иткән. Алайса, корбан сатучы үзеннән сатып алган кешегә „расписка“ бирергә тиеш булган. Анда корбанның кимчелексез булуы күрсәтелгән булган».

2011 елны археологлар гыйбадәтханә янында казулар алып барганда андый «распискаларның» берсен тапкан. Бу кызыл балчыктан ясалган тәңкә формасындагы мөһер, күрәсең, б. э. к. беренче гасыр белән б. э. 70 еллары арасында ясалган булган. Аңа арамей телендә ике сүз уеп язылган. Кайбер археологлар ул сүзләрне «Аллаһы өчен чиста» дип тәрҗемә иткән. Чынында, анда Йәһвәнең — Аллаһы исеменең «Йәһ» дигән кыска формасы язылган. Күрәсең, гыйбадәтханәдә хезмәт итүчеләр андый «распискаларны» берәр йоланы үтәүдә кулланыла торган әйбер өчен я корбанга китерелергә тиешле хайван өчен кулланганнар.