Сез беләсезме?
Ни өчен үлемгә хөкем ителгән җинаятьчеләрнең аякларын сындырганнар?
Җәфалану баганасында эленеп торган Гайсә пәйгамбәр белән ике җинаятьче турында сүз барганда, Инҗилдә: «Яһүдләр... Пилаттан аларның аякларын сындырып тәннәрен алып куюын сорадылар»,— дип әйтелә (Яхъя 19:31).
Яһүдләрнең законы буенча, берәр җинаятьчене баганага асып куйганнан соң «аның гәүдәсен төн кунарга анда калдырырга» ярамаган (Кан. 21:22, 23). Яһүдләр, күрәсең, шул законны римлылар җәфалану баганасына асып куйган кешеләргә дә карата кулланган. Андый очракларда җинаятьченең аякларын сындыру аның үлемен тизләткән һәм аны Шимбә көне башланганчы, ягъни кояш баеганчы, җирли алганнар.
Гадәттә, үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең кулларын һәм аякларын баганага кадаклаганнар. Багананы туры бастырганнан соң, җинаятьче, тәне кадакларга гына эленеп торганга, зур газаплар кичерә башлаган. Сулыш алыр өчен аңа аякларына таянып тәнен күтәрергә кирәк булган. Әмма аякларын сындырсалар, ул алай инде эшли алмаган. Шуннан соң кеше я авыртудан, я сулый алмаганга тиздән үлгән.
Борынгы сугышчы пращны ничек кулланган?
Пращны, әзмәвер Голиафны үтерер өчен, Давыт пәйгамбәр кулланган булган. Күрәсең, Давыт аны бала чагында көтүне көткәндә кулланырга өйрәнгән (1 Ишмуил 17:40—50).
Пращ мисырлыларның һәм ассириялеләрнең Изге Язмалар язылган чорда ясалган рәсемнәрендә сурәтләнгән. Шул сугыш коралын ясар өчен, бер кисәк күн я тукымага ике бау бәйләп куйганнар. Пращтан атучы кеше аңа 5—7,5 сантиметр диаметрлы һәм якынча 250 грамм авырлыктагы шома я түгәрәк таш салган. Аннары ул пращны башы өстеннән әйләндерә башлаган һәм аның бер бавын ычкындыргач, таш зур тизлек белән төзәлгән урынга очкан.
Якын Көнчыгышта борынгы заманнарда сугышларда кулланылган күп кенә андый таш табылган. Оста сугышчы пращтан ташны сәгатенә 160—240 километр тизлек белән ата алган. Пращның җәянең таягы кебек нәрсәсе булганмы, юкмы — белгечләр әле дә бер фикергә килә алмый. Һәрхәлдә, пращтан атып кешене үтергәннәр (Хакимнәр 20:16).