Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар нигезендә җаваплар

Изге Язмалар нигезендә җаваплар

Җир шары берәр ният белән барлыкка китерелгән булганмы?

Җир шарыбыз кешеләр өчен матур йорт итеп булдырылган

Безнең җир шарыбыз яшәү өчен яратылган булган. Монда җитәрлек су бар, ә суга бөтен тереклек мохтаҗ. Җир күчәренең авышлыгы, планетабызның әйләнеше һәм орбитасы океаннар туңмасын өчен дә, кайнап юкка чыкмасын өчен дә тиешле. Җир атмосферасы һәм магнит кыры бар тереклек өчен куркыныч булган Галәмдәге радиациядән яклый. Табигый экосистемалар арасындагы бәйләнешләр катлаулылыгы шаккатыра. Шуңа күрә күп кенә кешеләр җир шарыбыз берәр ният өчен барлыкка китерелгән булган дигән нәтиҗәгә килә. (Ишагыйя 45:18 укыгыз.)

Әмма сезнең, бәлки: «Бу нияткә газаплар белән гаделсезлек керәме?» — дигән соравыгыз туадыр. (Канун 32:4, 5 укыгыз.)

Аллаһының җиргә карата нияте үтәләчәкме?

Аллаһы нияте буенча, җир шарыбызда — матур йортыбызда — бер-берсен хөрмәт иткән һәм Аллаһыны ярата торган бәхетле кешеләр яшәргә тиеш булган. Шулай итеп, кешенең үсемлек белән хайваннан аермалы буларак тормыш мәгънәсе бар. Без, кешеләр, Аллаһы Тәгалә безнең Барлыкка Китерүчебез икәнен аңлыйбыз, аның мәхәббәтенә вә тәкъвалыгына сокланабыз һәм аның бу ике сыйфатын тормышыбызда күрсәтә алабыз. (Вәгазьче 12:13; Михей 6:8 укыгыз.)

Безнең Барлыкка Китерүчебез үзенең бар ниятләрен тормышка ашыра ала. Шуңа күрә без газаплар белән гаделсезлекнең юк ителәчәгенә һәм Аллаһының җир шарыбызны кешеләр өчен матур йортка әйләндерәчәгенә бер дә шикләнмәскә тиеш. (Мәдхия 36:11, 29; Ишагыйя 55:11 укыгыз.)