Изге Язмалар нигезендә җаваплар
Фәрештәләр безгә ярдәм итә аламы?
Кешеләрне барлыкка китергәнче күпкә алдарак Йәһвә Аллаһы миллионлаган фәрештәне яраткан (Әюб 38:4, 7). Фәрештәләр — Аллаһыга хезмәт итүче көчле рухи затлар. Кайвакыт Аллаһы фәрештәләрне җирдәге хезмәтчеләрен яклар өчен һәм аларга җитәкчелек бирер өчен җибәрә (Мәдхия 90:10, 11). Бүген фәрештәләр Гайсә шәкертләренә яхшы хәбәрне вәгазьләргә булышып аларны эчкерсез кешеләргә юнәлтә. (Ачылыш 14:6, 7 укы.)
Фәрештәләргә, безгә булышсыннар дип, дога кылу дөресме? Юк. Дога кылу — гыйбадәт кылуның өлеше, ә моңа Аллаһы гына лаек (Ачылыш 19:10). Фәрештәләр — Аллаһының хезмәтчеләре, шуңа күрә алар кешеләр биргән күрсәтмәләргә түгел, ә Аллаһы биргән күрсәтмәләргә буйсына. Шуңа күрә без Гайсә аша Аллаһыга гына дога кылырга тиеш. (Мәдхия 102:20, 21; Маттай 26:53 укы.)
Начар фәрештәләр бармы?
Кешеләр кебек, фәрештәләр ихтыяр иреге белән барлыкка китерелгән. Ничек эш итәргә икәнен алар үзләре сайлый. Кызганычка каршы, күп фәрештәләр Аллаһыга каршы фетнә күтәргән (2 Петер 2:4). Аларның беренчесе Шайтан булган, аннары башка фәрештәләр аңа ияреп җеннәр булып киткән. Безнең көннәрдә Шайтан һәм аның җеннәре, күктән куып чыгарылып, җиргә ыргытылган булган. (Ачылыш 12:7—9 укы.)
1914 елдан явызлык һәм җәбер-золым бик күбәйгән. Бу шуңа билге булып тора: тиздән Аллаһы Шайтанның һәм аның җеннәренең эш итүләрен туктаячак. Аннары Аллаһы үзенең башлангыч нияте буенча җирдә оҗмах урнаштырачак. (Ачылыш 12:12; 21:3, 4 укы.)
Изге Язмалар нигезендә башка сорауларга җавапны сайттан белеп була