Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | АЛЛАҺЫГА ЯКЫН БУЛУ МӨМКИН

Сез Аллаһы белән аралашасызмы?

Сез Аллаһы белән аралашасызмы?

Якын дуслар мөмкин кадәр ешрак аралашырга тырыша, алар йөзгә-йөз, телефоннан сөйләшә, электрон почта, видеоэлемтә яисә хат аша аралаша. Аллаһы белән дә араны ныгытыр өчен, аның белән мөмкин кадәр ешрак аралашырга кирәк. Ничек итеп?

Йәһвә белән аңа дога кылып сөйләшеп була. Дога кылу тиңдәшебез белән ике сүз алышу түгел. Онытмыйк: дога кылганда, без Барлыкка Китерүчегә мөрәҗәгать итәбез. Галәмдә аңардан бөегрәк зат юк. Шуңа күрә дога кылганда тирән хөрмәт күрсәтик. Догаларыбызны Аллаһы Тәгалә хуш күрсен өчен, безгә кайбер таләпләргә туры килергә кирәк. Аларның өчесен карап чыгыйк.

Беренчедән, Йәһвә Аллаһыга гына дога кылырга кирәк. Гайсәгә, «изгеләргә» һәм сурәтләргә карап дога кылу дөрес түгел (Чыгыш 20:4, 5). Инҗилдә ачыктан-ачык: «Теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез»,— дип әйтелә (Филипиялеләргә 4:6). Икенчедән, Гайсә Мәсих исеме хакына дога кылырга кирәк. Гайсә үзе: «Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми»,— дигән (Яхъя 14:6). Өченчедән, догада әйткәннәребез Аллаһы ихтыярына каршы килмәсен. Инҗилдә: «Аның ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә»,— диелә (1 Яхъя 5:14) *.

Якын дуслар мөмкин кадәр ешрак аралашырга тырыша

Әгәр дә ике дусның берсе генә сөйләсә, аларның дуслыгы озакка чыдамас. Дусларның аралашуы — монолог түгел, ә диалог, шуңа күрә Аллаһыга сөйләргә мөмкинлек бирик, аны тыңлыйк. Беләсезме, Аллаһы ничек сөйли?

Аллаһы үз Сүзе — Изге Язмалар аша «сөйли» (2 Тимутигә 3:16, 17). Кайдан без моны беләбез? Әйтик, сез якын дустыгыздан хат алдыгыз, ди. Аны укыганнан соң сез шатлыгыгызны яшерә алмыйча: «Тыңлагыз әле, дустым нәрсәләр сөйли!» — дисез. Әмма сез бит аның белән сөйләшмәдегез, аның язганнарын гына укып чыктыгыз! Шуны ук Изге Язмаларны укуыбыз турында да әйтеп була. Аны укыганда, без Йәһвәгә сөйләргә мөмкинлек бирәбез. Беренче мәкаләдә искә алынган Джина менә нәрсә ди: «Аллаһының үз дустым булуын теләсәм, аның „хатын“ — Изге Язмаларны өйрәнеп торырга кирәк». Моннан тыш, ул: «Изге Язмаларны көн дә уку мине Аллаһыга якынлаштырды»,— дип әйтә. Ә сез Аллаһыга көн дә Изге Язмалар аша сөйләргә мөмкинлек бирәсезме — аның Сүзен көн дә укыйсызмы? Укысагыз, сез Аллаһыга якынлашырсыз.

^ 5 абз. Дога кылу Аллаһыга якынлаштыра ала. Моның турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 17 нче бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.