Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Беделл тәрҗемәсе. Изге Язмаларны аңлауга кечкенә адым

Беделл тәрҗемәсе. Изге Язмаларны аңлауга кечкенә адым

ИНГЛИЗ рухание Уильям Беделл 1627 елны Ирландиягә килгәч, бик кызыклы хәлгә тап булган. Католик иле Ирландия өстеннән Британия, ягъни протестант дине таралган ил идарә иткән. Ул вакытта протестант реформаторлары Изге Язмаларны Европаның күп телләренә инде тәрҗемә итәргә өлгергән. Шулай да Изге Язмаларны ирланд теленә тәрҗемә итәргә беркем җыенмаган, бугай.

Беделл фикер йөрткәнчә, ирланд кешеләрен «инглиз телен белмәгәнгә генә кайгыртмау дөрес булмас иде». Ул Изге Язмаларны ирланд теленә тәрҗемә итүгә керешкән. Ләкин ул аеруча протестантлар ягыннан көчле каршылыкка очраган. Ни өчен ул шундый хәлгә эләккән?

ИРЛАНД ТЕЛЕН КУЛЛАНЫШТАН ЧЫГАРЫРГА НИЯТ

Беделл ирланд телен үзе өйрәнергә карар иткән. Ул Дублиндагы Тринити-колледжта ректор булганда һәм соңрак Килмор епископы булып хезмәт иткәндә, үз студентларын ирланд телендә сөйләшергә дәртләндереп торган. Чынында, Тринити-колледжның нигезен Англия королевасы Елизавета I салган. Ул моны кешеләрне ирланд телендә Изге Язмалар хәбәренә өйрәтә алган руханилар булсын өчен эшләгән. Беделл аның бу теләген тормышка ашырырга тырышкан.

Килмор епархиясендә кешеләрнең күбесе ирланд телендә сөйләшкән. Шуңа күрә Беделл ирланд телендә сөйләшүче руханилар булсын дип таләп иткән һәм җирле хөкүмәтләргә мөрәҗәгать иткән. Ул 1 Көринтлеләргә 14:19 да язылган рәсүл Паул сүзләре буенча эш иткән: «Җыелышта башка телдә ун мең сүз әйткәнче, башкаларны телдән өйрәтү өчен, аңлаешлы телдә биш сүз әйтер идем».

Ләкин зур хакимлеккә ия кешеләр аны туктатыр өчен зур тырышлыклар куйган. Тарихчыларның сүзләре буенча, кайберәүләр болай дип әйткән: ирланд телен куллану «ил өчен куркыныч». Башкалар уйлаганча, шул тел «хөкүмәт мәнфәгатьләренә каршы чыга» һәм Англия өчен ирланд халкының надан булуы яхшырак булыр. Кайбер чыгарылган законнар буенча, ирландлылар үз телен һәм йолаларын ташларга һәм инглиз теле белән инглиз культурасын үзләштерергә тиеш булган.

БЕДЕЛЛ ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ТӘРҖЕМӘ ИТӘ

Андый тискәре карашлар Беделлне туктатмаган. 1630 елларның башында ул инглиз телендә күптән түгел генә чыгарылган Изге Язмаларны ирланд теленә тәрҗемә итә башлаган («Яков патша тәрҗемәсе», 1611 ел). Аның мөмкин кадәр күбрәк кеше аңлый алган Изге Язмалар тәрҗемәсен чыгарасы килгән. Ул мондый карашта нык торган: ярлы кешеләр өчен Изге Язмалар җиде йозак белән бикләнгән китап булып калса, алар Аллаһы Сүзен өйрәнә алмас һәм мәңгелек тормышка юлны тапмас (Яхъя 17:3).

Беделлгә кадәр яшәгән башкалар да моны аңлаган. Якынча 30 ел элек башка епископ Уильям Дэниел Изге Язмаларны аңлашылмый торган телдә өйрәнү авыр икәнен күргән. Дэниел Мәсихче Грек Язмаларын ирланд теленә тәрҗемә иткән. Беделл исә Еврей Язмаларын тәрҗемә итәргә булган. Беделл Изге Язмалары бу ике тәрҗемәне үз эченә ала. Шулай итеп, Беделлнең Изге Язмалары — Изге Язмаларның беренче тулы тәрҗемәсе. Ул киләсе 300 ел дәвамында бердәнбер тәрҗемә булып калган.

Беделл еврей телен бик яхшы белгән. Ул үзенә инглиз теленнән ирланд теленә тәрҗемә итүдә булышсыннар өчен ике кешене сайлаган. Алар өчен ирланд теле туган тел булган. Эшне башкарганда, Беделл бер я ике ышанычлы ярдәмчесе белән бар шигырьләрне тикшереп чыга барган һәм кирәкле үзгәрешләр керткән. Тәрҗемә иткәндә алар Джованни Диодати исемле Швейцария теологының итальян тәрҗемәсен, шулай ук грек Септуагинтасы һәм Изге Язмаларның борынгы кулъязмаларын кулланган.

Шул тәрҗемә итү төркеме Изге Язмалардагы күп кенә очракларда Аллаһының шәхси исемен калдырып, «Яков патша тәрҗемәсе»н башкарган тәрҗемәчеләр кебек эш иткән (аларның кайберләре белән Беделл таныш булган). Мәсәлән, Чыгыш 6:3 тә Аллаһының исеме очрый. Беделлнең кулъязмасы Марш китапханәсендә саклана (Дублин, Ирландия). («Аны хәтерлиләр һәм таныйлар» дигән рамканы карагыз.)

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ДӨНЬЯ КҮРӘ

Беделл үз тәрҗемәсен якынча 1640 елда тәмамлаган. Ләкин ул аны шунда ук бастырып чыгара алмаган. Ни өчен? Сәбәпләрнең берсе: аны бик каты эзәрлекләгәннәр. Дошманнар Беделл белән хезмәттәшлек иткән төп тәрҗемәче турында начарлык сөйләгән. Шулай итеп алар аның тәрҗемәсенең абруен төшерергә теләгән. Алар шул тәрҗемәчене хәтта кулга алган һәм төрмәгә утырткан. Җитмәсә, 1641 елда Ирландиядә Англиягә каршы фетнә купкан, һәм Беделл шул авыр вакыйгаларны кичергән. Ә ул фетнәдә күп кан коелган. Беделл инглиз кешесе булса да, ирландлылар аны яклаган, чөнки ул алар турында эчкерсез кайгырткан. Ахыр чиктә исә фетнә күтәргән гаскәриләр аны төрмәгә утырткан. Андагы шартлар коточкыч булган. Күрәсең, бу аның 1642 елда үлемен якынлаштырган. Ул бастырып чыгарылган китапны күрергә өлгермәгән.

Беделлнең иң беренче Изге Язмалар китабының бер бите (якынча 1640 ел) һәм бастырылган Изге Язмалар (1685 ел)

Беделлнең йортын талаганнар һәм җимергәннәр. Ул вакытта Беделлнең язулары чак кына юкка чыкмаган. Ләкин аның якын дусты Беделлнең бар тәрҗемәсен коткара алган. Вакыт узу белән, Арма шәһәренең архиепископы һәм Ирландия чиркәвенең башы булып киткән Нарцисс Марш бу кулъязмаларны алган һәм саклаган. 1685 елда галим Роберт Бойльнең акчалата ярдәме белән Марш Беделлнең Изге Язмаларын кыюлык белән бастырган.

КЕЧКЕНӘ, ЛӘКИН ӘҺӘМИЯТЛЕ АДЫМ

Беделлнең Изге Язмалары бөтен дөнья буенча танылу алмаган. Шулай да ул Изге Язмаларны аңлауга өлеш керткән. Моны аеруча ирланд телендә сөйләшкән кешеләр турында әйтеп була. Бу телдә Ирландиядә генә түгел, ә шулай юк Шотландиядә һәм башка урыннарда сөйләшкәннәр. Ниһаять, Аллаһы Сүзен туган телләрендә укып, алар үз рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерә алган (Маттай 5:3, 6).

«Без Беделл Изге Язмаларын укыганда, Изге Язмаларны туган телебездә укыйбыз. Бу миңа һәм гаиләмә Аллаһы Сүзендә язылган искиткеч хакыйкатьләрне белер өчен ишекләрне ачучы ачкыч кебек иде»

Беделлнең Изге Язмалары хакыйкатьне яраткан кешеләргә дөреслекне кылырга бүген дә булыша. Изге Язмаларның тәгълиматлары белән күптән түгел генә танышкан Ирланд телендә сөйләшүче бер кеше болай дигән: «Без Беделл Изге Язмаларын укыганда, Изге Язмаларны туган телебездә укыйбыз. Бу миңа һәм гаиләмә Аллаһы Сүзендә язылган искиткеч хакыйкатьләрне белер өчен ишекләрне ачучы ачкыч кебек иде».