Зәбур 38:1—22
Давытның истәлек итеп* язылган җыры.
38 И Йәһвә, мине ачуың белән шелтәләмә,Ярсуың белән дә мине төзәтмә.+
2 Чөнки укларың миңа тирән кадалды,Синең кулың мине баса.+
3 Ачуың аркасында тәнемдә авыртмаган җирем юк.
Гөнаһларым аркасында сөякләремдә тынычлык юк.+
4 Чөнки гөнаһларым баштан ашып, өстемдә тора,+Алар бик күп һәм минем өчен күтәрә алмаслык авыр йөк шикелле.
5 Акылсызлыгым аркасындаЯраларым сасы ис чыгарып эренли.
6 Мин интегәм һәм тәмам боектым,Көне буе күңелсезләнеп йөрим.
7 Эчем яна,Бөтен тәнем сызлый.+
8 Мин катып калдым һәм бөтенләй йончып беттем,Йөрәгем әрнүеннән каты ыңгырашам.*
9 И Йәһвә, бөтен теләкләрем синең алдыңда,Көрсенүләрем синең өчен яшерен түгел.
10 Йөрәгем дөп-дөп тибә, көчем бетте,Күзләремнең нуры китте.+
11 Дусларым һәм иптәшләрем җәрәхәтем аркасында миннән читләшә,Якын танышларым үзләренә якын җибәрми.
12 Җанымны эзләүчеләр тозаклар кора.
Миңа зыян китерергә теләүчеләр мине һәлак итү турында сөйли.+
Алар көне буе хәйлә уйлап йөри.
13 Ә мин, саңгырау шикелле, тыңламыйм,+Телсез кеше шикелле, ләм-мим дәшмим.+
14 Мин үзен яклап бернәрсә дә әйтә алмаган,Колакка каты кеше кебек булып киттем.
15 Чөнки сине көттем мин, и Йәһвә,+Һәм син миңа җавап бирдең, и Йәһвә Аллаһым.+
16 Мин: «Алар минем өстән тантана итмәсен,Аягым тайса, масаеп йөрмәсеннәр иде»,— дидем.
17 Мин бит йончып егылу хәленә җиттем,Әрнүем һич басылмады.+
18 Мин җинаятемне яшермәдем,+Гөнаһым аркасында хафага төштем.+
19 Ә дошманнарым елгыр* һәм куәтле,*Мине бер сәбәпсез нәфрәт итүчеләр ишәйде.
20 Алар яхшылыгыма яманлык белән кайтарды,Яхшылыкка омтылганым өчен, гел каршылык күрсәтеп торды.
21 И Йәһвә, мине калдырма.
И Раббым, миннән ерак торма.+
22 Миңа ярдәм итәргә ашык,И Йәһвә, Коткаручым минем.+
Искәрмәләр
^ Яки «искә төшерү буларак».
^ Яки «үкерәм».
^ Сүзгә-сүз «тере».
^ Я, бәлки, «Ә һич юктан дошман булып китүчеләр күп».