Зәбур 51:1—19
Дирижер өчен. Давытның Битсәбия́+ белән якынлык кылгач, Ната́н пәйгамбәр килгәннән соң әйткән сүзләре.
51 И Раббым, тугры мәхәббәтең буенча миңа илтифат күрсәт.+
Бөек шәфкатең буенча җинаятьләремне бетер.+
2 Гаебемнән мине юып сафландыр,+Гөнаһымнан мине чистарт.+
3 Мин җинаятьләремне яхшы беләм,Гөнаһым һәрвакыт минем алдымда.*+
4 Сиңа, иң элек сиңа* каршы гөнаһ кылдым мин,+Синең күзеңдә яман булганны эшләдем.+
Шуңа күрә әйткән чагыңда син гадел,*Хөкем иткәндә — хак.+
5 Менә, мин гөнаһта гаепле булып тудым,Әнием балага узганнан ук гөнаһлы мин.*+
6 Менә, син кеше күңелендәге хакыйкатьне хуш күрәсең.+
И Аллаһы, иң ерак күңел төпкелемне чын зирәклеккә өйрәт.
7 Гөнаһымнан мине иссо́п үсемлеге белән сафландыр, шулчак чиста булырмын,+Юып тазарт мине, шулчак кардан да аграк булырмын.+
8 Син сындырган сөякләр шатлансын өчен,+Шатлык-сөенеч авазларын ишеттер миңа.
9 Гөнаһларымны ярлыка,+Бөтен җинаятьләремне җуеп бетер.+
10 И Раббым, миндә саф йөрәк булдыр,+Эчемә яңа рух, какшамас рух сал.+
11 Үз яныңнан кума мине,Изге рухыңны алма миннән.
12 Коткаруың китергән шатлыкны кайтар миңа,+Сиңа күндәм булу теләге* уят миндә.
13 Канунны бозучыларны синең юлларыңа өйрәтермен,+Һәм гөнаһ кылучылар сиңа кайтыр.
14 Аллаһым, Коткаручы Аллаһым,+ кан кою гаебеннән йолып ал мине,+Шунда телем шатланып тәкъвалыгыңны игълан итәр.+
15 И Йәһвә, телемне ач,Авызым сиңа мактау сүзләре белдерер.+
16 Корбан күңелеңә хуш килми, югыйсә мин аны китерер идем.+
Тулаем яндыру корбаны сиңа шатлык китерми.+
17 Аллаһы хуплаган корбан — хәсрәтле рух,*И Раббым, үкенгән-өзгәләнгән күңелне син кире какмассың.*+
18 Илтифатыңны күрсәтеп, Сио́н хакына яхшылык кыл,Иерусалимның стеналарын төзе.
19 Шулчак син тәкъвалыктан чыгып китерелгән корбаннарга —Яндыру корбаннарына һәм тулаем китерелгән бүләкләргә шатланырсың.
Шулчак синең мәзбәхеңдә корбан итеп үгезләр китерелер.+
Искәрмәләр
^ Яки «минем исемдә».
^ Сүзгә-сүз «сиңа гына».
^ Яки «тәкъва».
^ Яки «Әнием мине гөнаһта тапты».
^ Сүзгә-сүз «Эш итү рухы».
^ Яки «үкенү рухы».
^ Яки «үкенгән-өзгәләнгән күңелгә син җирәнеп карамассың».