Йошуа 24:1—33
24 Аннары Йошуа́ Исраилнең бөтен кабиләләрен Шехемдә бергә җыйды һәм Исраилнең өлкәннәрен, башлыкларын, хөкемчеләрен һәм җитәкчеләрен чакырып алды,+ һәм алар Аллаһы алдына килеп басты.
2 Йошуа бөтен халыкка әйтте: «Исраи́л Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Күп еллар элек сезнең ата-бабаларыгыз,+ шул исәптән Ибраһимның һәм Наһурның атасы Тира́х, бөек елганың* теге ягында яшәде,+ һәм алар башка илаһларга хезмәт итте.+
3 Вакыт узу белән мин сезнең ата-бабагыз Ибраһимны+ бөек елганың* теге ягыннан алып, аны бөтен Кәнга́н җиреннән йөрттем һәм аның токымын* күбәйттем.+ Мин аңа Исхакны+ бирдем.
4 Аннары Исхакка мин Ягъкуб белән Исауны бирдем.+ Соңрак Исауга Сәгы́йр тавын биләмә итеп бирдем,+ ә Ягъкуб белән аның уллары Мисырга күчеп китте.+
5 Соңрак мин сезгә Муса белән Һарунны җибәрдем+ һәм Мисырны җәзалар белән һәлак итеп,+ сезне аннан чыгардым.
6 Мин сезнең аталарыгызны Мисырдан чыгаргач,+ һәм сез диңгез янына килеп җиткәч, мисырлылар сугыш арбалары һәм җайдаклар белән аталарыгыз артыннан Кызыл диңгезгә кадәр куа барды.+
7 Алар Йәһвәне ярдәмгә чакыра башлады,+ һәм ул сезнең белән мисырлылар арасына караңгы болыт куйды һәм алар өстенә диңгезне китереп, аларны каплады.+ Сез Мисырда кылган эшләремне үз күзләрегез белән күрдегез.+ Аннары сез күп еллар чүлдә яшәдегез.+
8 Мин сезне Үрдүннең теге ягында* яшәгән аморлылар җиренә китердем, һәм алар сезгә каршы сугышты.+ Ләкин мин аларны сезнең кулыгызга бирдем, һәм сез аларның җирен биләп ала алдыгыз. Мин аларны сезнең алдыгыздан юк иттем.+
9 Аннары Сиппо́р улы Бала́к, Моа́б патшасы, күтәрелеп, Исраилгә каршы сугышты һәм сезне каһәрләр өчен Бигу́р улы Бильямны чакырды.+
10 Ләкин мин Бильямны тыңламадым.+ Шуңа күрә ул сезне кат-кат фатихалады,+ һәм мин сезне аның кулыннан коткардым.+
11 Аннары сез Үрдүнне кичеп,+ Әрихә́ янына килдегез.+ Әрихәнең җитәкчеләре,* аморлылар, пәризлеләр, кәнганлылар, хитлеләр, гиргәшлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләр сезгә каршы сугышты, ләкин мин аларны сезнең кулыгызга бирдем.+
12 Мин сезнең алдан төшенкелек рухы* җибәрдем, һәм ул аморлыларның ике патшасын куган+ кебек сезнең алдан аларны куды. Бу сезнең кылычыгыз һәм сезнең җәягез белән эшләнмәде.+
13 Шулай итеп мин сезгә үзегез эшкәртмәгән җирне, үзегез төземәгән шәһәрләрне бирдем,+ һәм сез анда урнаштыгыз. Сез үзегез утыртмаган йөзем бакчаларының һәм зәйтүн кырларының җимешләрен ашыйсыз“.+
14 Шуңа күрә Йәһвәне тирән хөрмәт итегез, аңа сафлык* һәм тугрылык белән* хезмәт итегез.+ Ата-бабаларыгыз бөек елганың* теге ягында һәм Мисырда хезмәт иткән илаһлардан арыныгыз+ һәм Йәһвәгә хезмәт итегез.
15 Ләкин Йәһвәгә хезмәт итү күңелегезгә ошамаса, үзегез өчен кемгә хезмәт итәргә икәнен бүген сайлагыз.+ Бөек елганың* теге ягында ата-бабаларыгыз хезмәт иткән илаһларга+ я үзегез яшәгән җирдәге аморлылар илаһларына хезмәт итәрсезме+ — үзегез сайлагыз. Ә мин һәм минем йортым — без Йәһвәгә хезмәт итәчәкбез».
16 Моңа халык болай дип җавап бирде: «Безнең өчен Йәһвәне калдырып, башка илаһларга хезмәт итү акылга сыймаслык нәрсә.
17 Безне һәм аталарыбызны Мисыр җиреннән һәм коллык йортыннан+ Аллаһыбыз Йәһвә алып чыкты бит.+ Ул безнең күз алдында бөек галәмәтләр кылды+ һәм безне барган бөтен юлыбызда һәм үткән бөтен халыклар арасында яклап барды.+
18 Йәһвә бу җирдә безгә кадәр яшәгән бөтен халыкларны, шул исәптән аморлыларны да куып чыгарды. Шуңа күрә без дә Йәһвәгә хезмәт итәчәкбез, чөнки ул безнең Аллаһыбыз».
19 Шунда Йошуа халыкка әйтте: «Сез Йәһвәгә хезмәт итә алмассыз, чөнки ул — изге Аллаһы.+ Ул — җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче Аллаһы.+ Ул сезнең җинаятьләрегезне* һәм гөнаһларыгызны кичермәс.+
20 Сез Йәһвәне калдырып, чит-ят илаһларга хезмәт итсәгез, ул, сезгә яхшылык эшләгәннән соң, сезгә каршы чыгып, сезне юк итәр».+
21 Ләкин халык Йошуага: «Юк, без Йәһвәгә хезмәт итәчәкбез!» — диде.+
22 Шунда Йошуа халыкка: «Сез үз ихтыярыгыз белән Йәһвәгә хезмәт итәргә булдыгыз, сез үзегез моңа шаһитләр»+,— дип әйтте. Моңа алар: «Шаһитләр»,— диде.
23 «Шуңа күрә арагызда булган чит-ят илаһлардан арыныгыз һәм Исраил Аллаһысы Йәһвәгә бөтен йөрәгегез белән хезмәт итегез».
24 Халык Йошуага: «Без Аллаһыбыз Йәһвәгә хезмәт итәчәкбез һәм аны тыңлаячакбыз!» — диде.
25 Шунда Йошуа ул көнне халык белән килешү төзеде һәм Шехемдә алар өчен кагыйдәләр белән хөкем карарлары урнаштырды.
26 Аннары Йошуа бу сүзләрне Аллаһы кануны китабына язып куйды+ һәм зур таш алып,+ аны Йәһвәнең изге урыны янындагы зур агач астына куйды.
27 Йошуа бөтен халыкка болай диде: «Менә, бу таш безгә каршы шаһит булып торыр,+ чөнки ул Йәһвә безгә әйткән бөтен нәрсәне ишетте. Сез Аллаһыгызны кире каксагыз, ул сезгә каршы шаһит булып торыр».
28 Шуның белән Йошуа халыкны, һәрберсен үз җиренә җибәрде.+
29 Шуннан соң Йәһвәнең хезмәтчесе Нун улы Йошуа 110 яшендә үлде.+
30 Аны үз мирасында, Ифраимның таулы җирендә, Гаһә́ш тавының төньягындагы Тимнә́т-сирахта+ җирләделәр.
31 Исраил Йошуаның бөтен көннәрендә һәм Йошуадан озаграк яшәгән һәм Йәһвәнең Исраил хакына кылган эшләрен белгән өлкәннәрнең бөтен көннәрендә Йәһвәгә хезмәт итте.+
32 Йосыфның исраиллеләр Мисырдан алып чыккан сөякләре+ Шехемдә, Ягъкуб Шехемнең атасы Һаму́р улларыннан+ 100 көмеш акчага сатып алган+ кырда күмелде. Ул кыр Йосыф улларының мирасы булып китте.+
33 Шулай ук Һарун улы Илгаза́р да үлде.+ Аны Ифраи́м җирендә аның улы Пинхәскә+ бирелгән калкулыкта җирләделәр.
Искәрмәләр
^ Ягъни Евфратның.
^ Ягъни Евфратның.
^ Сүзгә-сүз орлык.
^ Ягъни көнчыгыш ягында.
^ Я, бәлки, «җир хуҗалары».
^ Я, бәлки, «паника; дәһшәт».
^ Яки «тел тидермәслек итеп».
^ Яки «хакыйкатьтә».
^ Ягъни Евфратның.
^ Ягъни Евфратның.
^ Яки «фетнәгезне».