Лүк 16:1—31
Искәрмәләр
Искәрмәләр
йорт идарәчесе: Яки «йорт хуҗалыгын алып баручысы». (Лк 12:42 гә аңлатманы кара.)
2 200 литр: Сүзгә-сүз «100 бат». Монда ба́тос дигән грек сүзе кулланыла. Кайбер белгечләр фикеренчә, ба́тос еврейләрнең батына тиң булган. Борынгы еврей хәрефләре белән «бат» сүзе язылган чүлмәк кисәкләре нигезендә батның сыйдырышлыгы якынча 22 л булган дип санала. (Сүзлектән «Бат» һәм Ә14 кушымт. кара.)
капчык: Яки «кор». Монда ко́рос дигән грек сүзе кулланыла. Кайбер белгечләр фикеренчә, ко́рос еврейләрнең корына тиң булган. Бер кор үз эченә 10 бат сыйдырган. Батның сыйдырышлыгы 22 л булган дип санала, шуңа күрә корның күләме 220 л булган. (Лк 16:6 га аңлатманы; сүзлектән «Бат», «Кор» һәм Ә14 кушымт. кара.)
тапкырлыгы: Яки «акыл белән эш иткәне». Монда «тапкырлык» дип фро́нимос дигән грек сүзе тәрҗемә ителгән. Ә тамырдаш сыйфатның формалары бу шигырьнең икенче өлешендә үзләрен тапкыррак тота һәм Мт 7:24; 24:45; 25:2 һәм Лк 12:42 дә «акыллы» дип бирелгән. (Мт 24:45; Лк 12:42 гә аңлатмаларны кара.)
Бу дөнья төзелешенең: Грек сүзе айо́н «гасыр» дигән төп мәгънә йөртә; ул ниндидер хәл-вакыйгаларны я билгеле бер вакыт аралыгы, чор я гасырның үзенчәлекләрен аңлатырга мөмкин. Бу контекстта ул хәзерге тәкъва булмаган дөнья төзелешен һәм дөньяви яшәү рәвешен аңлата. (Сүзлектән «Дөнья төзелеш(ләр)е» кара.)
тәкъва булмаган дөньяның байлыгы: Грек сүзе мамона́с (семит телләреннән чыккан), күпләр санаганча, акча я байлыкны күрсәтә. (Мт 6:24 кә аңлатманы кара.) Гайсә, күрәсең, андый байлыкны, ул камил булмаган кешеләр кулында булганга, алар аны үз файдасына кулланганга һәм еш кына тәкъвасыз эшләр ярдәмендә булдырганга, тәкъва булмаган дип атаган. Материаль байлыкка ия булу я баерга теләк гаделсез эшләргә китерергә мөмкин. Андый байлык үз бәясен югалта ала, шуңа күрә бай кешегә аңа таянырга кирәкми (1Тм 6:9, 10, 17—19). Моның урынына ул байлыгы ярдәмендә Йәһвә һәм Гайсә белән дуслык булдырырга тиеш. Алар кешене мәңгелек торакка кабул итә ала.
дуслар: Ягъни күктәге дуслар: Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих. Алар гына кешеләрне «мәңгелек торакка кабул итә» ала.
мәңгелек торакка: Сүзгә-сүз «мәңгелек чатырларга». Монда, күрәсең, мәңгелек яңа дөньядагы камил тораклар турында сүз бара. Бу торак я Гайсә Мәсихнең идарәсендәге күктәге Патшалыкта, я шул Патшалык идарәсе астындагы җирдәге оҗмахта булырга мөмкин.
нәфрәт: Ягъни җан-тән белән азрак бирелгән булу. (Лк 14:26 га аңлатманы кара.)
Байлыкның: Мт 6:24 кә аңлатманы кара.
колы була: Мт 6:24 кә аңлатманы кара.
Канун һәм пәйгамбәрләр язмалары: «Канун» бу Изге Язмаларның Яратылыштан алып Канунга кадәрге китаплары. «Пәйгамбәрләр язмалары» Еврей Язмаларының пәйгамбәрлек китапларын аңлата. Әмма бу төшенчәләр бергә искә алынганда, бу сүзтезмә бөтен Еврей Язмаларына күрсәтә дигән нәтиҗә ясап була. (Мт 5:17; 7:12; 22:40; Мт 11:13 кә аңлатманы кара.)
бар көчен куеп... тырыша: Монда кулланылган грек сүзе тәвәккәллек белән эш итү яки көч кую дигән төп мәгънә йөртә. Кайбер Изге Язмалар тәрҗемәчеләре аны тискәре мәгънәдә (көч кулланып эш итү яки көч кулланудан газап чигү мәгънәсендә) аңлаган. Әмма Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәр таратыла дигән контекст шуны күрсәтә: бу төшенчәне уңай мәгънәдә — «берәр нәрсәгә ашкынып омтылу; тырышып эзләү» мәгънәсендә аңлау акылга ятышлы. Монда, күрәсең, Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне кабул иткән кешеләрнең тәвәккәл эшләре һәм тырышлыклары сурәтләнә. Бу аларга Патшалык әгъзалары булып китәргә мөмкинлек бирә.
хәрефенең бер генә сызыгы да: Гайсә көннәрендәге еврей алфавитында билгеле хәрефләрдә кечкенә бер сызык булган; ул бер хәрефне икенчесеннән аерып торган. Гайсә гипербола кулланып, Аллаһы Сүзенең иң кечкенә нечкәлекләренә кадәр үтәләчәгенә басым ясаган. (Мт 5:18 гә аңлатманы кара.)
зина кыла: Грек фигыле мойхе́уо никахтагы тугрылыксызлыкны аңлата. Изге Язмалар буенча, зина бу — никахта булган кешенең үз ирке белән үзенең тормыш иптәше булмаган кеше белән «фахишәлек» кылуы. (Мт 5:32 гә аңлатма белән чагыштыр; анда «фахишәлек» сүзе карала, шулай итеп порне́йа дигән грек сүзе тәрҗемә ителгән.) Муса кануны гамәлдә булганда, үз иркең белән башка кешенең хатыны я кәләше белән якынлык кылу зина кылу дип саналган. (Мт 5:27; Мк 10:11 гә аңлатмаларны кара.)
аерылган хатынга: Ягъни фәхешлек булмый торып аерылган хатын. (Мт 5:32 гә аңлатманы кара.)
Лазар: Бу исем, бәлки, Илгазар (мәгънәсе «Аллаһы ярдәм итте») дигән еврей исеменең грек формасыдыр.
бер фәкыйрьне: Яки «бер ярлы кешене». Монда кулланылган грек сүзе бик ярлы кешегә күрсәтергә мөмкин. Бу сүзнең кулланылуы Гайсәнең мисалындагы фәкыйрь белән бай кеше арасында зур аерма булганын күрсәтә. Ул Мт 5:3 тә «рухи нәрсәләргә сусаучылар», сүзгә-сүз «рух ягыннан ярлылар (мохтаҗлар; мескеннәр; фәкыйрьләр)», дип тәрҗемә ителгән сүзтезмәдә образлы кулланыла һәм рухи яктан ярлы һәм Аллаһыга мохтаҗ булуларын бик яхшы аңлаган кешеләр турындагы фикерне белдерә. (Мт 5:3 кә аңлатманы кара.)
этләр: Муса кануны буенча, этләр нәҗес булган (Лв 11:27). Фәкыйрьнең җәрәхәтләрен ялаган этләр, күрәсең, урам этләре булган. Еврей Язмаларында «эт» сүзе еш кына тискәре мәгънәдә кулланыла (Кн 23:18, иск.; 1Иш 17:43; 24:14; 2Иш 9:8; 2Пат 8:13; Гс 26:11). Мт 7:6 да «этләр» дигән сүз рухи хәзинәләрне кадерләмәгән кешеләргә карата образлы кулланыла. Яһүдләр өчен этләр нәҗес хайван булганга, алар Изге Язмаларда тискәре күчмә мәгънәгә ия. Шуңа күрә бу мисалда «этләр» сүзенең кулланылуы Лазар исемле фәкыйрьнең бик түбән дәрәҗәсен ассызыклый. (Мт 7:6; 15:26 га аңлатмаларны кара.)
Ибраһим янына: Сүзгә-сүз «Ибраһим күкрәге янына». Берәрсенең күкрәге янында булу аның махсус илтифатына һәм аның белән якын дуслыкка ия булуны аңлаткан. (Ях 1:18 гә аңлатманы кара.) Бу образлы әйтем ятакка ятып ашау гадәтен хәтерләтә. Шулай ашаган кеше якын дустының күкрәгенә иелә алган (Ях 13:23—25).
Кабердә: Грекча га́дес, ягъни кешеләрнең гомуми кабере. (Сүзлектән «Кабер» кара.)
аның янында: Сүзгә-сүз «күкрәге янында». (Лк 16:22 гә аңлатманы кара.)
Аларның Муса һәм пәйгамбәрләр язмалары бар: Муса һәм пәйгамбәрләр язмалары һәр Шимбә синагогаларда укылган (Рс 15:21), һәм алар кешеләргә Гайсәне Аллаһы билгеләгән Мәсих һәм Патша буларак кабул итәргә ярдәм итәргә тиеш булган.
Медиаматериал
Намуссыз идарәче турындагы мисалында Гайсә бурыч кәгазе язу гадәтен искә алган (Лк 16:6, 7). Монда күрсәтелгән папирус документ арамей телендә язылган булган һәм якынча б. э. 55 елына карый. Ул Яһүдия чүлендәге корыган елга юлы Вади-Мураббааттагы мәгарәдә табылган. Анда бурыч күләме һәм түләү шартлары язылган. Бу килешү Һанин улы Әбессәлам һәм Йәһухәнан улы Зәкәрия арасында төзелгән булган. Гайсәнең мисалын тыңлаганда, кешеләр шундый килешү кәгазен күз алдына китергәндер.
Кызгылт-шәмәхә буяуны моллюскларның кайбер төрләреннән ясаганнар. Монда аларның ике төре күрсәтелгән: сул якта му́рекс тра́нкулес (Murex trunculus) һәм уң якта му́рекс бранде́рис (Murex brandaris). Аларның кабырчыклары 5—8 см озынлыкта була. Бу моллюскларның кечкенә бизе бар; ул бер тамчы махсус матдә бүлеп чыгара. Башта бу матдә төсе һәм куелыгы буенча сөт өсте сыман була, әмма һава һәм яктылык тәэсирендә ул акрын-акрын шәмәхә я кызгылт-шәмәхә төскә керә. Бу моллюсклар Урта диңгез яр буйларында очрый, ә алардан ясала торган буяу төсе алар очрый торган урыннарга карап аерылып тора. Зуррак кабырчыкларны ватып, кыйммәтле сыекчаны сак кына чыгарганнар, ә кечкенәрәкләрен киледә төйгәннәр. Һәр моллюсктан бик аз сыекча чыкканга, күп сыекча җыю зур чыгымнар таләп иткән. Шунлыктан андый буяу кыйммәтле булган, ә кызгылт-шәмәхә төскә буялган кием бай һәм дәрәҗәле кешеләрне аерып торган (Әс 8:15).