Марк 8:1—38
Искәрмәләр
кызганам: Яки «жәллим». Мт 9:36 га аңлатманы кара.
зур кәрзин: Яки «азык-төлек кәрзине». Монда кулланылган грек сүзе сфири́с, күрәсең, Гайсә элегрәк 5 000 нән артык кешене тукландырганда кулланылган кәрзиннәрдән зурракларын аңлата. (Мк 6:43 кә аңлатманы кара.) Дәмәшекътә Паулны «кәрзингә» утыртып, шәһәр стенасындагы бер тишек аша төшергән булганнар; бу кәрзин өчен шул ук грек сүзе кулланылган. (Рс 9:25 кә аңлатманы кара.)
4 000 гә якын ир-ат: Бу могҗиза турында язганда, Маттай гына (Мт 15:38) хатын-кызларны һәм балаларны телгә ала. Могҗизалы рәвештә тукландырылган халыкның тулаем саны 12 000 нән артык булгандыр.
Далмануфа: Бу исем Изге Язмаларның башка урыннарында һәм дөньяви чыганакларда искә алынмый, ләкин ул Марк бәян иткән Яхшы хәбәрдә сакланган булган. Аның урнашкан төгәл урыны билгеле булмаса да, ул Гәлиләя диңгезенең көнбатыш яры янында урнашкан булгандыр, чөнки ул өлкә Маттайның параллель хәбәрендә Мәгәдән дип атала. (Мт 15:39 га аңлатманы кара.) Далмануфа, бәлки, Мәгәдәннең икенче исеме булгандыр.
авыр сулап: Еш кына Гайсәнең хис-тойгыларын белдереп язган Марк (Мк 3:5; 7:34; 9:36; 10:13—16, 21) Мәсихче Грек Язмаларында бу шигырьдә генә очраган фигыльне куллана. Бу фигыль Мк 7:34 тә (аңлатманы кара) кулланылган тамырдаш фигыльнең көчәйтелгән формасы; ул бик көчле хисләр белдерүне күрсәтә. Гайсәнең, бәлки, фарисейлар билге сораганга ачуы чыккандыр, һәм шуңа күрә ул авыр сулап куйган. Алар үҗәтләнеп инде күргән могҗизаларны санга сукмыйча, һаман да билге сораган.
ачыткысыннан: Яки «чүпрәсеннән». Бу сүз Изге Язмаларда еш кына бозыклык һәм гөнаһны күрсәтер өчен образлы кулланыла. Монда ул бозык тәгълиматлар белән тәэсирне аңлата (Мт 16:6, 11, 12; 1Кр 5:6—8). Бу сүзнең шушы шигырьдә кабатлануы фарисейлар «ачыткысы» Һируд белән аның тарафдарларының «ачыткысыннан» аерылып торган икәнен күрсәтә. Бу соңгы төркем дини булуга караганда күбрәк сәяси булган. Мәсәлән, бу төркемнең милләтчелек «ачыткысы» аларның фарисейлар белән бергә, Гайсәне сүздә тотарга тырышып, салым түләү дөресме дигән соравында күренә (Мк 12:13—15).
Һируд: Кайбер борынгы кулъязмаларда «һирудлылар» дип язылган. (Сүзлектән «Һируд тарафдарлары» кара.)
кәрзин: Гайсә, могҗиза кылып, күп халыкны тукландырган ике очрак турында әйтелгәндә (Мк 6:43; 8:8, 20 гә аңлатмаларны һәм шул ук вакыйга турында әйтелгән Мт 14:20; 15:37; 16:9, 10 ны кара), бу хәбәрләрдә калдык икмәкләрне җыяр өчен кулланылган кәрзиннәрнең аерылып торганы эзлекле күрсәтелә. Гайсә якынча 5 000 кешене тукландырганда, грек сүзе ко́финос кулланыла («кәрзин» дип бирелгән); ә 4 000 кешене тукландырганда, грек сүзе сфири́с кулланыла («зур кәрзин» дип бирелгән). Андый эзлеклелек язучыларның шул вакыйгаларны үз күзләре белән күргәннәрен я алар турында ышанычлы шаһитләрдән ишеткәнен күрсәтә.
зур кәрзин: Яки «азык-төлек кәрзине». (Мк 8:8, 19 га аңлатмаларны кара.)
бер сукырны: Гайсәнең бу сукыр кешене савыктырганын Яхшы хәбәр язучылардан Марк кына язган (Мк 8:22—26).
Филипия Кайсариясе: Мт 16:13 кә аңлатманы кара.
Чумдыручы Яхъя: Мт 3:1; Мк 1:4 кә аңлатмаларны кара.
Ильяс: Мт 11:14 кә аңлатманы кара.
Мәсих: Мт 16:16 га аңлатманы кара.
Адәм Улына: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
өлкәннәр: Сүзгә-сүз «олы яшьтәге кешеләр». Изге Язмаларда пресби́терос дигән грек сүзе башлыча җәмгыятьтә я халыкта берәр хакимлеккә я җаваплылыкка ия кешеләргә карый. Кайвакыт бу төшенчә кешенең яшенә караса да (Лк 15:25; Рс 2:17 дәге кебек), ул олы яшьтәге кешеләрне генә аңлатмый. Монда ул яһүд халкының җитәкчеләрен аңлата; алар еш кына өлкән руханилар һәм канунчылар белән бергә искә алына. Югары киңәшмә шушы өч төркем кешеләреннән торган. (Мк 11:27; 14:43, 53; 15:1; Мт 16:21 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Өлкән; аксакал» кара.)
өлкән руханилар: Мт 2:4 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Өлкән рухани» кара.
канунчылар: Мт 2:4 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Канунчы» кара.
Кит янымнан: Мт 16:23 тәге параллель хәбәр буенча, Гайсә: «Син миңа киртә»,— дип өстәгән. (Мт 18:7 гә аңлатманы кара.) Шулай итеп Гайсә Петерне каты шелтәләгән. Гайсә бернәрсәгә дә үз Атасының ихтыярын үтәргә комачауларга ирек бирмәгән. Аның сүзләре шулай ук Петергә үз урынын белеп, Хуҗасы артыннан шәкерт булып ияреп барырга кирәк икәнен хәтерләткәндер.
Шайтан: Мт 16:23 кә аңлатманы кара.
Минем артымнан барырга: Яки, кайбер борынгы кулъязмалар буенча, «Миңа ияреп барырга».
үз-үзеннән баш тартсын: Яки «үз-үзенә карата булган бар хокуклардан баш тартсын». Бу кешенең үз-үзен тулысынча кире кагарга я үз-үзенә ия булу хокукын Аллаһыга тапшырырга әзер булуын күрсәтә. Шушы грек сүзтезмәсе «ул үз-үзенә „юк“ дияргә тиеш» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин, чөнки бу сүзтезмә кешенең үзенең шәхси теләкләренә, омтылышларына я уңайлыкларына «юк» дип әйтүен дә үз эченә алырга мөмкин (2Кр 5:14, 15). Петернең Гайсәдән ваз кичкәне турында әйткәндә, Марк шул ук грек фигылен кулланган (Мк 14:30, 31, 72).
җәфалану баганасын: Мт 16:24 кә аңлатманы кара.
җанын: Яки «тормышын». (Сүзлектән «Җан» кара.)
җанын: Яки «тормышын». (Сүзлектән «Җан» кара.)
җанын: Яки «тормышын». (Сүзлектән «Җан» кара.)
зиначы: Яки «тугры булмаган». Зина кылу рухи мәгънәдә Аллаһы белән килешүдә торган кешеләрнең аңа тугры булмавын аңлата. Исраиллеләр ялган диннең эшләрендә катнашып, Канун килешүен бозган һәм рухи зина кылуда гаепле булган (Ир 3:8, 9; 5:7, 8; 9:2; 13:27; 23:10; Һш 7:4). Шундый ук сәбәпләр аркасында Гайсә үзе яшәгән көннәрдәге яһүдләрне зиначы буын дип атаган (Мт 12:39; 16:4). Яңа килешүдә катнашкан мәсихчеләр үзләрен бу дөнья төзелеше белән нәҗесләсә, алар рухи яктан зина кылачак. Асылда, Йәһвәгә багышланган һәр мәсихче турында да шуны ук әйтеп була (Яг 4:4).
Медиаматериал
Бу фоторәсемдә бакыр эретмәсеннән ясалган тәңкәнең ике ягы күрсәтелә. Ул Гайсә җирдә хезмәт иткән вакытларда сугылган булган. Аны Гәлиләя һәм Переянең тетрархы, ягъни өлкә башлыгы, Һируд Антипа чыгарырга боерган булган. Фарисейлар Гайсәгә Һируд аны үтерергә тели дип әйткәндә, Гайсә, күрәсең, Иерусалимга барышлый, Һируд идарә иткән Перея аша үткән булган. Гайсә аларга җавап биргәндә, Һирудны «төлке» дип атаган. (Лк 13:32 гә аңлатманы кара.) Һируд җитәкчелегендәге халыкның күпчелеге яһүдләр булганга, ул чыгарган тәңкәгә яһүдләрне рәнҗетмәячәк сурәтләр: пальма ботагы (1) һәм венок (2) сугылган булган.