Рәсүлләр 8:1—40

8  Шау́л исә бу үтерүне хуплап торды.+ Шул көнне Иерусалимдагы мәсихчеләрнең җыелышын бик нык эзәрлекли башладылар, һәм барысы да, рәсүлләрдән кала, Яһүдия́ белән Сама́рия буйлап таралды.+ 2  Ә Аллаһыга тугры кешеләр Стифәнне җирләделәр һәм бик нык кайгырып еладылар. 3  Шаул исә җыелышны каты җәберли башлады. Өйләргә бәреп кереп, ир-атларны һәм хатын-кызларны сөйрәп алып чыга иде дә төрмәгә яба иде.+ 4  Ә таралышкан шәкертләр, бер урыннан икенче урынга күчеп, Аллаһы сүзе турындагы яхшы хәбәрне игълан итеп йөрде.+ 5  Аларның берсе, Фили́п,+ Сама́рия шәһәренә+ барып, анда Мәсих турында вәгазьли башлады. 6  Күп кенә халык Филип кылган галәмәтләргә карап, ул әйткән сүзләрне бик зур игътибар белән тыңлады. 7  Анда күп кенә җенле кеше бар иде, һәм җеннәр кешеләрдән акырып чыкты.+ Шулай ук күп кенә аксак һәм паралич суккан кеше савыкты. 8  Шәһәр халкы бик куанды. 9  Шул шәһәрдә кайчандыр сихерчелек иткән һәм, Сама́рия халкын хәйран калдырып, үзен бөек дип атап йөргән Шиму́н исемле бер кеше бар иде. 10  Һәм барлык кеше — кечесеннән алып бөегенә кадәр — аны тыңлап: «Бу кеше — Аллаһының Кодрәте, Бөек Көч»,— дип әйтә иде. 11  Ул аларны шактый вакыт үзенең сихерләре белән шаккатырып торган, шуңа күрә алар аны тыңлый иде. 12  Әмма алар Аллаһы Патшалыгы һәм Гайсә Мәсих исеме турында яхшы хәбәрне игълан иткән+ Филипкә ышангач — ир-атлар да, хатын-кызлар да — суга чумдырылу үтә башладылар.+ 13  Шимун үзе дә иман итүче булды һәм, суга чумдырылу үтеп, Филипкә ияреп йөрде. Аның галәмәтләр һәм бөек кодрәтле эшләр кылуын күреп, хәйран калды. 14  Иерусалимдагы рәсүлләр, Сама́риядәге кешеләрнең Аллаһы сүзен кабул иткәннәрен ишетү белән,+ алар янына Пете́р белән Яхъяны җибәрделәр. 15  Алар, килгәч, андагы кешеләр изге рухны алсын өчен дога кылдылар.+ 16  Чөнки ул кешеләр Хуҗабыз Гайсәне танып* суга чумдырылу гына үткән булган, ә изге рух әле берсенә дә иңмәгән булган.+ 17  Петер белән Яхъя аларның өсләренә кулларын куйгач,+ тегеләргә изге рух иңә башлады. 18  Шимун исә, рухның рәсүлләр кулларын куйганнан соң бирелгәнен күреп, аларга акча тәкъдим итте. 19  «Мин кулымны кеше өстенә куйгач, ул изге рух ала алсын өчен, миңа да шундый хакимлек бирегез»,— диде ул. 20  Әмма Петер аңа болай диде: «Көмешең үзең белән һәлак булсын, чөнки син Аллаһының юмарт бүләген акчага сатып алырга җыендың.+ 21  Сиңа бу хезмәттә һичнинди өлеш тимәячәк, чөнки Аллаһы синең күңелең эчкерсез түгел икәнен күреп тора. 22  Шуңа күрә бу явызлыгыңнан тәүбә ит һәм йөрәгеңдәге явыз ниятең, мөмкин булса, кичерелсен өчен, Йәһвәгә ялварып дога кыл. 23  Чөнки күреп торам, син зәһәр агу белән тулы һәм гаделсезлек колы». 24  Шимун: «Әйткән сүзләрегезнең берсе дә минем өскә төшмәсен өчен, минем хакка Йәһвәгә сез ялварып дога кылыгыз»,— диде. 25  Петер белән Яхъя, төпле шаһитлек биреп Йәһвә сүзен сөйләгәннән соң, кире Иерусалимга киттеләр һәм барганда, Сама́риянең күп кенә авылларында яхшы хәбәрне игълан иттеләр.+ 26  Ә Филипкә Йәһвәнең бер фәрештәсе:+ «Тор да көньякка таба, Иерусалимнан Га́зага төшә торган юлга бар»,— диде. (Ул юл чүл аша уза иде.) 27  Шунда Филип торып китте. Барганда, бер хәбәш түрәсен очратты. Ул кәндәкинең — Хәбәшстан патшабикәсенең — бар байлыкларына баш итеп куелган кеше иде. Иерусалимга бу түрә гыйбадәт кылыр өчен килгән булган+ 28  һәм хәзер үз арбасында Ишагыя́ пәйгамбәр төргәген кычкырып укый-укый кайта иде. 29  Шунда рух Филипкә: «Арбага якынлаш та аңардан артта калма»,— диде. 30  Филип арба янына йөгерде һәм, якынлашкач, хәбәшнең Ишагыя пәйгамбәр төргәген укуын ишетте. «Укыганыңны аңлыйсыңмы?» — дип сорады ул аңардан. 31  Хәбәш түрәсе: «Әгәр берәрсе аңлатып бирмәсә, ничек аңлый алыйм инде?» — диде һәм Филипне үзе янына менеп утырырга чакырды. 32  Түрә исә Язманың мондый өзеген укый иде: «Аны, сарыкны алып баргандай, суярга алып бардылар.+ Сарык бәтие йонын кыркучы алдында тавышсыз торгандай, ул да авызын ачмый.+ 33  Ул кимсетелгәндә, гадел хөкемнән мәхрүм ителде.+ Аның тормышы җирдән алыначак, шуңа күрә аның чыгышы турында бәйнә-бәйнә кем сөйләр?»+ 34  Шунда түрә Филиптән: «Үтенәм, әйтче миңа: пәйгамбәр бу сүзләрне кем турында сөйли? Үзе турындамы, әллә башка берәү турындамы?» — дип сорады. 35  Филип аңа Гайсә турындагы яхшы хәбәрне Язманың шул урыныннан башлап сөйләп бирде. 36  Шулай бара торгач, алар су янына килеп җиттеләр. Шул чакта түрә: «Менә бит су, суга чумдырылырга миңа нәрсә комачаулый?» — диде. 37  —— 38  Ул арбаны туктатырга кушты, алар Филип белән бергә суга керделәр, һәм Филип аны суга чумдырып алды. 39  Алар судан чыгу белән, Йәһвәнең рухы Филипне алып китте, ә хәбәш түрәсе шатланып юлын дәвам итте һәм Филипне инде башка күрмәде. 40  Филип исә Ашдо́д шәһәренә килеп җитте һәм, яхшы хәбәрне бар шәһәрләрдә игълан итеп, шул җирләрдә йөрде. Ахыр чиктә ул Кайсариягә барып җитте.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Хуҗабыз Гайсә исеменә».

Искәрмәләр

Филип: Рс 8:1 буенча, «барысы да, рәсүлләрдән кала, Яһүдия белән Самария буйлап таралган» булган. Шуңа күрә монда искә алынган Филип рәсүл Филип түгел (Мт 10:3; Рс 1:13). Бу Филип, күрәсең, Иерусалимда грекча сөйләшүче һәм еврейчә сөйләшүче мәсихче тол хатыннарга көндәлек ризык өләшүне оештырырга билгеләнгән «хөрмәт казанган җиде кешенең» берсе булган (Рс 6:1—6). Рәсүлләр китабының 8 нче бүлегендә язылган вакыйгалардан соң, Филип тагын бер тапкыр гына Рс 21:8 дә «яхшы хәбәрне вәгазьләүче» Филип итеп искә алына. (Рс 21:8 гә аңлатманы кара.)

Самария шәһәренә: Я, кайбер кулъязмалар буенча, «Самариянең бер шәһәренә». Монда, күрәсең, Рим империясендәге Самария өлкәсенең баш шәһәре турында сүз бара. Башта Самария дип ун кабиләле Исраил патшалыгының башкаласы һәм бу патшалыкның бөтен территориясе аталган булган. Ассириялеләр бу патшалыкны б. э. к. 740 елда юк иткәнчегә кадәр, Самария аның башкаласы булган. Әмма бу шәһәр Рим чоры дәвамында сакланып калган, һәм Гайсә көннәрендә Самария исеме белән шулай ук Римның бер өлкәсе аталган булган; аның төньягында Гәлиләя, ә көньягында Яһүдия урнашкан булган. (Сүзлектән «Самария» кара.) Бөек Һируд Самария шәһәрен төзекләндергән һәм аны Рим императоры Август хөрмәтенә Себаста дип атаган. (Себаста исеме Август дигән латин исеменең грек телендәге хатын-кыз җенес формасы.) Һируд аңа биргән исем аның хәзерге Сабастия дигән гарәп исемендә чагыла. (Ә10 кушымт. кара.)

Самариядәге кешеләрнең Аллаһы сүзен кабул иткәннәрен: Гайсә самарияле хатынга вәгазьләгәннән соң «күп кенә самарияле» Гайсәгә иман итә башлаган (Ях 4:27—42). Шуңа күрә, бәлки, күп кенә самариялеләр Филипнең вәгазен кабул иткәндер дә (Рс 8:1, 5—8, 14—17).

Шимун... аларга акча тәкъдим итте: Изге Язмаларның бу хәбәреннән «симония» дигән төшенчә барлыкка килгән. Ул дәрәҗәләрне, аеруча дини дәрәҗәләрне, сатып алу я сатуны аңлата. Петернең Шимунга биргән җавабы (Рс 8:20—24) күрсәткәнчә, акча һәм башка нәрсә кулланып, «хакимлекне» алырга тырышу — явызлык; һәм мәсихчеләр бу яктан сак булырга тиеш (Рс 8:19; 1Пт 5:1—3).

Йәһвәгә ялварып дога кыл: «Ялварып дога кыл» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле Септуагинтада, Йәһвәгә юнәлтелгән догалар, үтенечләр һәм ялварулар турында сүз барганда, кулланыла. Андый урыннарда еврей текстында еш кына Аллаһы исеме очрый (Яр 25:21; Чг 32:11; Сн 21:7; Кн 3:23; 1Пат 8:59; 13:6). Сакланып калган грек кулъязмаларында бу шигырьдә «Раббыга» (грекча ту Кири́у) дип әйтелсә дә, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә ни өчен монда Йәһвә исеме кулланылганы Б1 һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 8:22 аңлатыла. («Ялварып дога кыл; ялварулы дога» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе турында күбрәк белер өчен, Рс 4:31 гә аңлатманы кара.)

зәһәр агу: Сүзгә-сүз «ачы үт». Грек сүзе холе́ сүзгә-сүз бавырдан бүленеп чыккан һәм үт куыгында җыелган сыеклыкны белдерә. Үт сарылы-яшелле бик ачы сыеклык; аны организм ашаган ризыкны эшкәртү өчен куллана. Үт дигән сүз ачы я агулы нәрсәгә бәйле булып киткән һәм монда шул мәгънәдә кулланыла. (Мт 27:34 кә аңлатма белән чагыштыр.)

минем хакка Йәһвәгә сез ялварып дога кылыгыз: Рс 8:22 гә аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 8:24 кара.

Йәһвә сүзен: Бу сүзтезмә Еврей Язмаларында инде кулланылган булган; ул анда «сүз» дигәнне аңлаткан еврей төшенчәсе һәм Аллаһы исеменнән торган сүзтезмә буларак якынча 200 тапкыр очрый. (Менә кайбер мисаллар: 2Иш 12:9; 2Пат 7:1; 20:16; 24:2; Иш 1:10; 2:3; 28:14; Ир 2:4; Йз 1:3; 6:1; Һш 1:1; Мик 1:1; Зк 9:1.) Ул Септуагинтаның борынгы бер кулъязмасында Зк 9:1 дә очраганда, грек сүзе ло́гос борынгы еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме () белән бергә бара. Бу пергамент кулъязмасы Үле диңгез янындагы Яһүдия чүлендә, Нахаль Хеверда (Израиль) табылган һәм б. э. к. 50 — б. э. 50 елларына карый. Сакланып калган күп кенә грек кулъязмаларында Рс 8:25 тә «Раббы сүзен» дип әйтелсә дә, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә ни өчен «Йәһвә сүзен» дип әйтелгәне Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 8:25 аңлатыла.

Йәһвәнең бер фәрештәсе: Рс 5:19 га аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 8:26 кара.

хәбәш: Бу кеше Мисырның көньягындагы бер борынгы халыктан булган. Аларның җире Хәбәшстан дип аталган. «Хәбәшстан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе белән (Айтиопи́а, мәгънәсе «көйдерелгән битләр иле») борынгы греклар Африкадагы Мисырның көньягында урнашкан өлкәне атаганнар. Бу сүз гомумән Куш дигән еврей исеме белән туры килә. Куш территориясенә башлыча бүгенге Мисырның иң көньяк җирләре һәм бүгенге Судан җирләре кергән. Септуагинтада тәрҗемәчеләр, еврей телендәге «Куш» сүзен тәрҗемә итәр өчен, бар урыннарда диярлек Айтиопи́а дигән грек төшенчәсен кулланган. Мәсәлән, Иш 11:11 дә «Куш» иле (Айтиопи́а, LXX), бабыллылар Яһүдне яулап алганнан соң, яһүдләр таралган җирләрнең берсе булып искә алына. Димәк, бу хәбәш түрәсе үзенең илендәге я, бәлки, күп яһүдләр яшәгән Мисырдагы яһүдләр белән аралаша алган.

түрәсен: Монда кулланылган грек сүзе эуну́хос туры мәгънәдә үрчү сәләтеннән мәхрүм ителгән ир-атны аңлата. Печелгән ир-атлар еш кына Урта Көнчыгыш һәм Төньяк Африкадагы патша сарайларында төрле вазифалар үтәргә билгеләнгән булган. Алар гадәттә патшабикә белән җарияләргә хезмәт иткән һәм алар турында кайгырткан. Әмма бу грек сүзе кайвакыт башка ир-атларга карата да кулланылган. Ул киңрәк мәгънәдә, патша сарайларында төрле вазифалар үтәргә билгеләнгән ир-атларны белдергән. Бу грек төшенчәсе кебек, аңа тиңдәш еврей сүзе сари́с берәр патша түрәсен аңлатырга мөмкин. Мәсәлән, өйләнгән ир-ат Потифар «фиргавеннең сарай хезмәтчесе [сүзгә-сүз «печелгән ир-аты»]» дип атала (Яр 39:1). Бу хәбәрдә грек сүзе эуну́хос патшабикәнең бар байлыкларына баш итеп куелган хәбәш кешесенә карата, күрәсең, сарай хезмәтчесе мәгънәсендә кулланыла. Ул һичшиксез сөннәтләнгән прозелит, ягъни яһүдләр диненә күчкән башка халык кешесе, булган, чөнки ул Иерусалимга гыйбадәт кылыр өчен килгән булган. (Сүзлектән «Прозелит» кара.) Муса кануны буенча, печелгән ир-атлар Исраил җыелышының өлеше була алмаган (Кн 23:1), шуңа күрә ул туры мәгънәдә печелгән ир-ат булмаган. Шул сәбәпле бу хәбәш прозелиты, күрәсең, мәҗүси итеп саналмаган, һәм ул түгел, ә Көрнили мәсихче булып киткән беренче сөннәтләнмәгән мәҗүси булган. (Рс 10:1, 44—48; бу грек сүзенең күчмә мәгънәдә кулланылышы турында күбрәк белер өчен, Мт 19:12 гә аңлатманы кара.)

кәндәкинең: «Кәндәки» шәхси исем түгел, ә, «фиргавен» һәм «кайсар» кебек, титул дип санала. Борынгы язучылар, шул исәптән Страбон, Плиний (Олысы) һәм Евсевий, бу титулны Хәбәшстан патшабикәләренә карата кулланган. Плиний (Олысы) (б. э. як. 23—79) язганча, «шәһәрдә [борынгы Хәбәшстанның башкаласы Мероэ] биналар күп түгел. Монда хатын-кыз, кәндәки, идарә итә, һәм бу исем күп еллар буена бер патшабикәдән икенчесенә күчә» («Natural History». VI. 35. 186).

арбасында: Монда ике тәгәрмәчле арба турында сүз бара.

аңлыйсыңмы: Монда кулланылган гино́ско дигән грек сүзенең төп мәгънәсе «белү», ләкин ул киң мәгънәле һәм «аңлау, төшенү» дип тәрҗемә ителергә мөмкин.

аның чыгышы: Сүзгә-сүз «аның буыны». Иш 53:8 дән алынган бу өземтәдә «буын» төшенчәсе, күрәсең, кешенең «шәҗәрәсен» аңлата. Гайсә Югары киңәшмә алдында хөкем ителгәндә, аның әгъзалары Гайсәнең чыгышын — аның Мәсих өчен алдан әйтелгән таләпләргә туры килгәнен исәпкә алмаган.

суга чумдырылырга: Грек сүзе бапти́зо «чумдырып алу; батыру» дигән мәгънә йөртә. Контекст күрсәткәнчә, суга чумдыру тулысынча суга батырып алуны аңлата. Су агызу я бөркү генә җитәрлек булса, бу түрәгә арбасын су янында туктатырга кирәк булмас иде. Бу су берәр елга, күл я буа булганмы икәнен билгеләп булмаса да, хәбәрдә «алар Филип белән бергә суга керделәр» диелә (Рс 8:38). Изге Язмалардагы башка өзекләр дә суга чумдыру тулысынча суга батырып алуны аңлата икәнен күрсәтә. Мәсәлән, Гайсә Үрдүн елгасында суга чумдырылган булган. Шулай ук бер очракта Чумдыручы Яхъя Үрдүн үзәнендәге бер урында Сәлим янында кешеләрне суга чумдырып алган, «чөнки анда зур сулык» булган (Ях 3:23). Шунысы игътибарга лаек, грек сүзе бапти́зо Септуагинтада 2Пат 5:14 тә кулланыла; анда Ногман «Үрдүнгә барып, җиде мәртәбә суга чумып алды» диелә. Өстәвенә, Изге Язмаларда суга чумдырылу җирләнү белән чагыштырыла, шулай итеп суга чумдырыла торган кешенең тулысынча суга батырылырга тиеш икәнлеге күрсәтелә (Рм 6:4—6; Кл 2:12).

Кайбер соңрак язылган грек телендәге кулъязмаларда һәм башка телләргә ясалган борынгы тәрҗемәләрдә мондыйрак сүзләр өстәлгән: «„Чын күңелеңнән инансаң, мөмкин“,— диде Филип. „Гайсә Мәсихнең Аллаһы Улы икәнлегенә инанам“,— диде хәбәш». Әмма бу сүзләр иң борынгы һәм иң ышанычлы кулъязмаларда очрамый һәм, күрәсең, Рәсүлләр китабының төп нөсхәсендә булмаган. (А3 кушымт. кара.)

Ашдод: Бу б. э. I гасырында грекча Азот дип билгеле булган урынның еврей исеме. (Йш 11:22; 15:46; Ә6 һәм Ә10 кушымт. кара.)

Медиаматериал

Яхшы хәбәрне вәгазьләүче Филипнең эшләре
Яхшы хәбәрне вәгазьләүче Филипнең эшләре

Изге Язмаларда яхшы хәбәрне вәгазьләүче Филипнең ашкынып башкарган кайбер эшләре турында әйтелә (Рс 21:8). Иерусалимда грекча сөйләшүче һәм еврейчә сөйләшүче шәкертләргә ризык өләшер өчен, «хөрмәт казанган җиде кеше» сайлап алынган һәм Филип аларның берсе булган (Рс 6:1—6). Стифәннең үлеменнән соң «барысы да, рәсүлләрдән кала» таралгач, Филип Самариягә киткән; анда ул яхшы хәбәрне вәгазьләгән һәм галәмәтләр кылган (Рс 8:1, 4—7). Соңрак Йәһвәнең фәрештәсе Филипне Иерусалимнан Газага төшә торган юлга җибәргән (ул юл чүл аша узган) (Рс 8:26). Анда Филип хәбәш түрәсен очраткан һәм аңа яхшы хәбәрне игълан иткән (Рс 8:27—38). Йәһвәнең рухы Филипне аннан алып киткән (Рс 8:39), һәм ул, Ашдод һәм яр буендагы башка шәһәрләр аша үтеп, Кайсариягә кадәр вәгазьләп барган (Рс 8:40). Еллар узгач, Лүк белән Паул Кайсариядә Филипнең өендә тукталган. Ул вакытта «аның пәйгамбәрлек итә торган, кияүгә чыкмаган дүрт кызы» булган (Рс 21:8, 9).

1. Иерусалим: ризык өләшүдә катнаша (Рс 6:5).

2. Самария: яхшы хәбәрне вәгазьли (Рс 8:5).

3. Газага чүл аша алып барган юл: хәбәш түрәсенә Язмаларны аңлата һәм аны суга чумдырып ала (Рс 8:26—39).

4. Яр буендагы җирләр: бар шәһәрләрдә яхшы хәбәрне игълан итә (Рс 8:40).

5. Кайсария: Филип Паулны үз өендә кабул итә (Рс 21:8, 9).

Кайсария
Кайсария

1. Рим театры

2. Патша сарае

3. Ипподром

4. Мәҗүси гыйбадәтханә

5. Гавань

Бу видеороликта Кайсария җимерекләре һәм шулай ук 3D форматта аның кайбер төп биналарының нинди була алганы күрсәтелә. Кайсария шәһәрен һәм андагы гаваньны б. э. к. беренче гасырның ахырына табарак Бөек Һируд төзегән булган. Ул бу шәһәрне кайсар Август хөрмәтенә атаган. Урта диңгез ярында урнашкан Кайсария мөһим үзәк булып киткән. Ул Иерусалимнан төньяк-көнбатышка таба 87 км ераклыкта булган. Шәһәрдә Рим театры (1), диңгезгә таба сузылган патша сарае (2), кайберәүләр уйлаганча, 30 000 кешене сыйдыра алган ипподром, ягъни ат чабышлары өчен стадион (3) һәм мәҗүси гыйбадәтханә (4) булган. Гавань (5) бик оста итеп ясалган булган. Кайсария су белән акведук ярдәмендә тәэмин ителгән, һәм шәһәрдә канализация үткәрелгән булган. Рәсүл Паул һәм башка мәсихчеләр корабта Кайсариягә килгән я корабка утырып аннан киткән (Рс 9:30; 18:21, 22; 21:7, 8, 16). Паул анда якынча ике ел төрмәдә утырган (Рс 24:27). Яхшы хәбәрне таратучы Филип үзенең вәгазь сәяхәтенең ахырында Кайсариягә килеп, бәлки, шунда урнашкандыр (Рс 8:40; 21:8). Мәсихче булып киткән Көрнили — сөннәткә утыртылмаган башка халык кешесе — бу шәһәрдә яшәгән (Рс 10:1, 24, 34, 35, 45—48). Лүк үзенең Яхшы хәбәрен, күрәсең, Кайсариядә язган.