Беренче Яхъя 5:1—21

5  Гайсәнең Мәсих булуына ышанучы һәркем — Аллаһының баласы,+ Атаны яратучы һәркем аның балаларын да ярата. 2  Ә Аллаһы балаларын+ яратуыбызны Аллаһыны яратуыбыздан һәм аның әмерләрен үтәвебездән беләбез. 3  Аллаһыны ярату — аның әмерләрен үтәү,+ ә аның әмерләре авыр түгел,+ 4  чөнки Аллаһының һәр баласы дөньяны җиңә.+ Без дөньяны иман белән җиңдек.+ 5  Кем дөньяны җиңә ала?+ Гайсәнең Аллаһы Улы булуына иман итүче түгелме?+ 6  Ул, Гайсә Мәсих, су һәм кан ярдәмендә килде, су белән генә түгел,+ ә су белән дә, кан белән дә килде.+ Һәм рух моның хакында шаһитлек бирә,+ чөнки рух — хакыйкать ул. 7  Шаһитлек бирүчеләр өчәү: 8  рух,+ су+ һәм кан.+ Боларның өчесе дә бер үк шаһитлек бирә. 9  Аллаһының шаһитлеге кешеләрдән кабул иткән шаһитлектән өстенрәк, чөнки бу — Аллаһының шаһитлеге. Ә ул үзенең Улы хакында шаһитлек бирә. 10  Аллаһы Улына иман итүче үзенә бирелгән шаһитлеккә ышана. Аллаһыга иман итмәгән кеше исә аны ялганчы итә,+ чөнки ул Аллаһының үз Улы хакында биргән шаһитлегенә иман итми. 11  Аллаһы мондый шаһитлек бирә: ул безгә мәңгелек тормыш бирде,+ һәм бу тормыш аның Улы аша бирелә.+ 12  Улын кабул итүченең андый тормышы бар, ә Аллаһы Улын кабул итмәүченең андый тормышы юк.+ 13  Мин моны сезгә, Аллаһы Улы исеменә иман итүчеләргә,+ шуны белүегезне теләп язам: сезнең мәңгелек тормышыгыз бар.+ 14  Аллаһыга мөрәҗәгать иткәндә, без шуңа ышанабыз:*+ аның ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә.+ 15  Ә инде сораганыбызны ишеткәнен беләбез икән, сораганнарыбыз безгә биреләчәк икәненә дә ышанычыбыз бар, чөнки без аңардан сорадык.+ 16  Берәрсе үз кардәшенең үлемгә китермәүче гөнаһ кылуын күрсә, аның өчен дога кылсын, һәм Аллаһы шул кардәшкә тормыш бирәчәк.+ Бу үлемгә китермәүче гөнаһ кылучы кешеләргә кагыла. Ләкин үлемгә китерүче гөнаһ та бар.+ Андый гөнаһ кылучы кеше өчен ярдәм сорап дога кылсын дип әйтмим. 17  Тәкъва булмаган һәртөрле эш — бу гөнаһ.+ Әмма үлемгә китермәүче гөнаһ та бар. 18  Без Аллаһы баласы гөнаһ кылып йөрми икәнен беләбез, ләкин Аллаһы Улы аны саклый, һәм Явыз аңа кагыла алмый.+ 19  Безгә шул билгеле: без Аллаһыдан, ә бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора.+ 20  Без шулай ук Аллаһы Улының килгәнен+ һәм, без хак Аллаһыны белә алсын өчен, безгә аңлау сәләте* биргәнен беләбез. Һәм без хак Аллаһы белән аның Улы Гайсә Мәсих ярдәмендә бердәмлектә торабыз.+ Ул — хак Аллаһы һәм мәңгелек тормыш чыганагы.+ 21  Кадерле балаларым, үзегезне потлардан саклагыз.+

Искәрмәләр

Яки «безнең сөйләү ирегебез бар».
Сүзгә-сүз «акыл; аң-зиһен».

Искәрмәләр

Медиаматериал