Б3
Аллаһы исеме очраган, әмма ул туры я мәгънәви өземтәләрнең өлеше булып тормаган шигырьләр. Маттай китабы
МАТТАЙ 1:20 «Йәһвә фәрештәсе»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) дигән сүз кулланылса да, төп текстта Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Монда, контекст күрсәткәнчә, Аллаһы турында сүз бара. «Йәһвә фәрештәсе» дигән сүзтезмә «Иске Васыять»нең еврей текстында күп тапкыр очрый; аны Яратылыш 16:7 дә беренче тапкыр күреп була. Ул грек Септуагинтасының, ягъни «Иске Васыять» тәрҗемәсенең, борынгы кулъязмаларында очраганда, грек сүзе а́нгелос (фәрештә; хәбәрче) еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме белән бергә бара. Нәкъ шулай ул Септуагинтаның бер кулъязмасында Зәкәрия 3:5, 6 да язылган; бу кулъязма Нахаль Хеверда (Израиль) табылган һәм, кайбер белгечләр уйлавынча, б. э. к. 50 — б. э. 50 елларына карый. Шунысы игътибарга лаек: Септуагинтаның соңрак ясалган күчермәләрендә бу шигырьләрдә һәм күп кенә башка шигырьләрдә Аллаһы исеме Ки́риос сүзе белән алмаштырылганда, Ки́риос алдында билгелелек артикле куелмаган булган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш. Шуңа күрә бу Ки́риос сүзен исемгә тиң итә. Шулай итеп, бу сүзтезмәнең Еврей Язмаларында очравы һәм билгелелек артикленең булмавы Ки́риос сүзенең монда Аллаһы исеме урынына кулланылганын күрсәтә. Шуңа күрә төп текстта Йәһвә исеме кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«A Greek-English Lexicon of the New Testament and Other Early Christian Literature», Ф. У. Данкер редакциясендә, 2000, (576—577 б.). Бу сүзлектә Маттай 1:20, 24; 2:13, 19; 28:2 дә «раббы» сүзе «Аллаһыны күрсәтә» диелә. Анда дәвам ителә: «Арт[икль] булмаса... исем буларак» кулланыла.
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329—330 б.). Бу белешмәлектә Маттай 1:20, 24; 2:13, 19; 28:2 Ки́риос сүзе «Я[ңа] В[асыятьтә] Яһве/Аллаһы урынына кулланылган» шигырьләр исемлегендә китерелә.
«The Interpretation of St. Matthew’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәттә 44 нче биттә шушы шигырь турында болай диелә: «[А́нгелос Кири́у, „Раббының фәрештәсе“ дигән грек сүзләре] белән артикль кулланылмый, һәм шуңа күрә бу — Яһве фәрештәләренең берсе... Без бу фәрештәнең Мәрьям янына килгән Җәбраил булганын фараз итә алабыз; ул „Йәһвәнең Кодрәтле Заты“ яки „Йәһвәнең Кыю Гаскәрие“».
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә шушы шигырьгә китерелгән искәрмәдә (шулай ук Маттай 1:24 һәм 2:13 кә китерелгән искәрмәләрдә) болай диелә: «Артикльсез „Раббы“ сүзе еш кына „Йәһвәне“ белдерә».
«The Restored New Testament», Уиллис Барнстон, 2009. Бу тәрҗемәдә «Раббы фәрештәсе» дигән сүзтезмәгә китерелгән искәрмәдә әйтелә: «Грек теленнән... (ангелос кириу), еврей теленнән... (малах яһве)... Сүзгә-сүз тәрҗемәсе Яһвенең малах яки „хәбәрчесе“ булыр иде». Маттай 28:2 дә төп текстта бу тәрҗемәдә «Яһвенең фәрештәсе» диелә.
«Complete Jewish Bible», Дэвид Стерн, 1998. Бу тәрҗемәдә шушы шигырьдә «АДОНАЙ» сүзе баш хәрефләр белән язылган. Бу Изге Язмаларга язылган кереш сүздә тәрҗемәче болай дип аңлата: «Мин, тәрҗемәче буларак, „кюриос“ сүзе тетраграмматонның грек эквиваленты булып тора дип санаганда, һәр очракта... „АДОНАЙ“ сүзе кулланылган».
«The Companion Bible», комментарийлар белән, Э. Буллингер, 1999. Бу тәрҗемәдә Маттай 1:20 дә төп текстта РАББЫ сүзе баш хәрефләр белән язылган һәм мондый искәрмә өстәлгән: «РАББЫ = Йәһвә».
СЫЛТАМАЛАР: Й3, 4, 7—14, 16—18, 22—24, 28—36, 38—41, 43, 45—52, 55, 59—61, 63, 65, 66, 88, 90, 93—96, 100—102, 104—106, 110, 114—117, 125, 128, 138, 144—147, 154, 167, 169, 175
МАТТАЙ 1:22 «Йәһвәнең... әйткән мондый сүзләре»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) дигән сүз кулланылса да, төп текстта Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Монда, контекст күрсәткәнчә, Аллаһы турында сүз бара. Бу шигырьдән соң Маттай 1:23 тә китерелгән өзек Ишагыя 7:14 тән алынган; анда Йәһвә Ишагыя аша пәйгамбәрлек хәбәр әйткән. Шулай ук шунысы да игътибарга лаек: бу шигырьдә Ки́риос алдында грек телендәге билгелелек артикле куелмаган булган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш. Шуңа күрә бу Ки́риос сүзен исемгә тиң итә. Шулай итеп, Еврей Язмаларының контексты һәм билгелелек артикленең булмавы Ки́риос сүзенең монда Аллаһы исеме урынына кулланылганын күрсәтә.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329—330 б.). Бу белешмәлектә Маттай 1:22 дә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Interpretation of St. Matthew’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәттә 52 нче биттә шушы шигырь турында болай диелә: «Мондагы „Раббының (Яһве урынына Κύριος [Ки́риос]) пәйгамбәр аша әйткәннәре үтәлсен өчен“ дигән сүзләрне Маттай һәрвакыт диярлек үзенең Яхшы хәбәрендә кулланган; кайчак ул аларны икенче төрлерәк язган... Шуңа күрә сөйләүче — Яһве, ә пәйгамбәрне ул чара я сөрән салучы итеп (διά [диа́]) куллана».
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә шушы шигырьгә һәм Маттай 2:15 кә китерелгән искәрмәдә болай диелә: «Артикльсез „Раббы“ сүзе еш кына „Йәһвәне“ белдерә».
«The Companion Bible», комментарийлар белән, Э. Буллингер, 1999. Бу тәрҗемәдә Маттай 1:22 дә төп текстта РАББЫ сүзе баш хәрефләр белән язылган һәм 98 нче кушымтада мондый аңлатма өстәлгән: «Йәһвә урынына кулланылган... һәм бөтен җирдә „РАББЫ“ дип язылган».
«Vine’s Complete Expository Dictionary of Old and New Testament Words», 1985. Вайн, Унгер һәм Уайт. Бу сүзлектә шушы шигырьдәге Аллаһы исеменең кулланылуы турында мондый комментарий язылган: «Кюриос [Ки́риос] Септуагинтада һәм Яңа Васыятьтә еврей телендәге Йәһвә (инглиз телендәге тәрҗемәләрдә „РАББЫ“) исеменең эквиваленты булып тора, Мат. 4:7; Ягък. 5:11 не кара». Анда Кюриос шулай ук «Мат. 22:44 тә адон (Раббы) урынына, һәм Мат. 1:22 дә Адонаи (Раббы) урынына» кулланыла дип өстәлгән.
«Mounce’s Complete Expository Dictionary of Old and New Testament Words», 2006, У. Маунс. Бу сүзлектә 3261 саны китерелгәч, мондый аңлатма бирелә: «Кириос... Раббы, Йәһвә, Мт 1:22».
СЫЛТАМАЛАР: Й1—4, 7—14, 16—18, 22—24, 26, 28—36, 38—41, 43, 45—50, 52, 59—61, 63, 65, 66, 88, 90, 93—95, 100—102, 104—106, 110, 114—117, 130, 138, 143—147, 154, 155, 167, 169, 175
МАТТАЙ 1:24 «Йәһвә фәрештәсе»
СӘБӘП(ЛӘР): Маттай 1:20 гә комментарийны кара.
СЫЛТАМАЛАР: Й1—4, 7—14, 16—18, 22—24, 28—36, 38—41, 43, 45—50, 52, 59—61, 63, 65, 66, 88, 90, 93—95, 100—102, 104, 105, 110, 115—117, 128, 138, 144—147, 154, 155, 167, 169, 175
МАТТАЙ 2:13 «Йәһвә фәрештәсе»
СӘБӘП(ЛӘР): Маттай 1:20 гә комментарийны кара.
СЫЛТАМАЛАР: Й1—4, 6—14, 16—18, 22—24, 28—36, 39, 40, 43, 45—50, 52, 59—61, 63, 65, 66, 88, 90, 93—95, 100—102, 104—106, 110, 114—117, 128, 130, 138, 144—147, 154, 155, 167, 169, 175
МАТТАЙ 2:15 «Йәһвәнең... сүзләре»
СӘБӘП(ЛӘР): Бу шигырьдәге өзек Һошия 11:1 дән алынган, һәм, Һошия 11:11 ачык итеп күрсәткәнчә, бу сүзләрне Йәһвә Аллаһы әйткән. (Маттай 1:22 гә комментарийны кара.)
СЫЛТАМАЛАР: Й1, 3, 4, 6—14, 16—18, 22—24, 28—36, 38—41, 43, 45—50, 52, 59, 61—63, 65, 66, 88, 93—95, 100—102, 104—106, 110, 114—117, 125, 128, 130, 138, 145—147, 154, 155, 163, 166, 167, 169, 175
МАТТАЙ 2:19 «Йәһвәнең фәрештәсе»
СӘБӘП(ЛӘР): Маттай 1:20 гә комментарийны кара.
СЫЛТАМАЛАР: Й1—4, 6—14, 16—18, 22—24, 28—36, 38—40, 43, 45—50, 52, 59—61, 63, 65, 66, 88, 90, 93—95, 100—102, 104—106, 114—117, 125, 128, 130, 138, 144—147, 154, 155, 167, 169, 175
МАТТАЙ 28:2 «Йәһвә фәрештәсе»
СӘБӘП(ЛӘР): Маттай 1:20 гә комментарийны кара.
СЫЛТАМАЛАР: Й1—4, 7—13, 16—18, 22—24, 28—36, 38, 40, 41, 43, 45—47, 49—52, 55, 60, 61, 63, 65, 66, 88, 90, 93—95, 100—102, 104—106, 114—117, 128, 138, 144—147, 154, 155, 160, 163, 167, 175