Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

Ни өчен кешеләр үзләрен кешечә тотмый? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Ни өчен кешеләр үзләрен кешечә тотмый? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 Безнең көннәрдә үзләрен кешечә тоткан кеше саны кими бара. Табиб янына килгән кешеләр аның белән үзләрен тупас тота, рестораннарга йөрүчеләр официантларны сүгә, самолеттагы пассажирлар стюардессаларга ташлана, мәктәптәге балалар укытучыларын мыскыллый, аларга яный, аларны кыйный. Кайбер политиклар оятсыз эшләрдә катнаша, ә кайберләре үзләрен үтә әдәпле, тәүфыйклы кешеләр итеп күрсәтергә тырыша.

 Үзеңне кешечә тотарга Изге Язмалардагы киңәшләр булыша. Анда шулай ук ни өчен безнең көннәрдә үзләрен кешечә тоткан кешеләр саны кими бара икәне аңлатыла.

Ни өчен соң кешеләр үзләрен кешечә тотмый?

 Үзен кешечә тоткан кеше — әдәпле, әхлакый яктан саф, ул үзен тәртипле тота. Ни өчен соң үзләрен шулай тоткан кешеләр саны кими бара?

  •   Гэллап институтының сораштыруы буенча, Кушма Штатларда яшәүче кешеләр үз илләрендәге әхлакый хәл соңгы 22 ел эчендә иң түбән дәрәҗәгә җиткән дип саный.

  •   Башка бер сораштыруда 28 илдә яшәүче 32 000 кеше катнашкан. Аларның 65% болай дигән: безнең көннәрдәге кешеләрнең әдәпсез тәртипләре аркасында күңел кырыла, андый хәл бик боектыра.

 Изге Язмаларда бүгенге хәл турында алдан әйтелгән булган.

  •   «Белеп тор, соңгы көннәрдә аеруча авыр вакытлар киләчәк. Чөнки кешеләр үзләрен генә сөючән, акча яратучан, мактанчык, тәкәббер, көфер сүз сөйләүче, ата-анасын тыңламаучы, яхшылыкның кадерен белмәүче... рәхимсез, яхшылыкны яратмаучы [булырлар]» (2 Тимутигә 3:1—3).

 Бу пәйгамбәрлекнең ничек үтәлгәнен белер өчен, «Изге Язмаларда безнең заман кешеләре турында нинди пәйгамбәрлек язылган?» дигән мәкаләне укыгыз.

Үзеңне әдәпле тотар өчен киңәшләр

 Үзләрен кешечә тоткан кешеләр саны кими барса да, миллионлаган кеше, Изге Язмалар китабындагы киңәшләр буенча эш итеп, үзен үрнәк алырлык итеп тота. Бу китапның киңәшләре «һәрвакыт ышанычлы, хәзер һәм мәңге» (Зәбур 111:8). Берничә мисалга игътибар итик:

  •   Изге Язмалардагы принцип. «Кешеләрнең үзегезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Маттай 7:12).

     Мәгънәсе. Кешеләр безнең белән үзләрен игелекле тотар һәм безгә карата хөрмәтле булыр дип көтәбез икән, без дә алар белән үзебезне шулай тотыйк.

  •   Изге Язмалардагы принцип. «Хәзер, ялганны кире какканга, һәрберегез үз якынына хакыйкатьне сөйләсен» (Эфеслеләргә 4:25).

     Мәгънәсе. Бар яктан да намуслы булыйк.

 Бу ике басма моның турында күбрәк белергә булышыр: