Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

Украинадагы сугыш аркасында дөньякүләм азык-төлек кризисы көчәя бара

Украинадагы сугыш аркасында дөньякүләм азык-төлек кризисы көчәя бара

 2022 елның 19 маенда ким дигәндә 75 түрә БМО ның Куркынычсызлык Советына мондый хәбәр җиткергән: «COVID-19 пандемиясе һәм климатның үзгәрүе аркасында болай да көчәйгән азык-төлек кризисы Украинадагы сугыш аркасында тиздән дөньякүләм ачлыкка әйләнәчәк». Соңрак «The Economist» журналында «сугыш болай да хәлсез дөньяны массакүләм ачлыкка этәрә» дип әйтелгән булган. Изге Язмаларда безнең көннәрдә ачлык булачагы һәм ризык җитмәячәге турында алдан әйтелгән булган. Әмма шул ук вакытта ул бу авырлыкларны кичереп чыгарга да ярдәм итә.

Изге Язмаларда ачлык булачак дип пәйгамбәрлек ителгән

  •   Гайсә Мәсих: «Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер, урыны-урыны белән ачлык... булыр»,— дип әйткән (Маттай 24:7).

  •   Изге Язмаларның Ачылыш китабында дүрт символик җайдак тасвирлана. Аларның берсе сугышны аңлата. Аның артыннан башка җайдак бара, ул ачлыкны символлаштыра. Бу вакытта ризык җитмәячәк һәм бик кыйбат бәягә сатылачак. Ачылыш 6:5, 6 да: «Мин кара ат күрдем, ә аның җайдагының кулында үлчәү иде. Һәм мин тере затлар арасыннан ниндидер тавыш ишеттем. „Бер динарга бер үлчәм бодай һәм бер динарга өч үлчәм арпа. [...]“— диде бу тавыш»,— дип әйтелә.

 Изге Язмалардагы ачлык турындагы бу пәйгамбәрлекләр безнең көннәрдә үтәлә. Бу вакыт Изге Язмаларда «соңгы көннәр» дип атала (2 Тимутигә 3:1). Әгәр дә сез «соңгы көннәр» һәм Ачылыш китабындагы дүрт җайдак турында күбрәк белергә теләсәгез, «1914 елдан бирле дөнья хәле кискен үзгәргән» дигән видеоны карагыз һәм «Дүрт җайдак. Кемнәр алар?» дигән мәкаләне укыгыз.

Изге Язмалар ничек ярдәм итә ала?

  •   Изге Язмаларда гамәли киңәшләр бар. Алар безгә бу авыр вакытларда, шул исәптән ризыкка бәяләр үскәндә һәм хәтта азык-төлек җитмәгәндә, ярдәм итә ала. «Әзрәк акчага ничек яшәп була?» дигән мәкаләдән кайбер шундый киңәшләрне таба аласыз.

  •   Изге Язмалар шулай ук өмет бирә. Анда «җир йөзендә ашлык мул булыр» һәм барысының да җитәрлек ризыгы булыр дигән вәгъдә язылган (Зәбур 72:16). Изге Язмаларда язылган вәгъдәләр турында һәм ни өчен аларга ышанып була икәнен белер өчен, «Яхшы киләчәккә чын өмет» дигән мәкаләне укыгыз.