Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИНДОНЕЗИЯ

Индонезия турында кыска мәгълүмат

Индонезия турында кыска мәгълүмат

Территория. Экваторда Австралия һәм континенталь Азия арасында урнашкан Индонезия дөньядагы иң зур архипелаг булып тора. Индонезиянең 17 500 дән артык утрауларын башлыча таулы җирләр һәм дымлы тропик урманнар тәшкил итә. Индонезия иң актив янартаулар өлкәсе булып тора: бу регионда 100 дән артык актив янартау бар.

Халык. Кешеләр саны буенча Индонезия, башка илләр белән чагыштырганда, дүртенче урында тора (Кытай, Һиндстан һәм Кушма Штатлардан соң). Бу илдә 300 дән артык төрле халык бар. Яван һәм сундан халыклары бу ил халкының яртысын тәшкил итә.

Дин. Индонезиялеләрнең якынча 90 проценты мөселман динен тота. Башкалары индуистлар, буддистлар я христианнар. Кайберләре җирле дини йолалар тота.

Тел. Бу архипелагта кешеләр 700 дән артык телдә сөйләшә. Иң таралган тел — индонезия теле. Бу тел малай теле дип аталган телдән чыккан. Кешеләрнең күбесе өйләрендә туган телләрендә сөйләшә.

Көнкүреш. Күп кенә кешеләр — игенчеләр я сатучылар. Ил файдалы казылмалар, нефть, табигый газ һәм урманнар белән бай. Индонезия башка илләрне каучук һәм пальма мае белән тәэмин итеп тора.

Ризык. Төп ризык — рис. Киң таралган ризыклар: наси-горенг (йомырка һәм яшелчә белән кыздырылган рис), сате (шашлык) һәм гадо-гадо (җир чикләвегенең соусы белән тәмләтелгән салат).

Климат. Эссе һәм дымлы. Муссон җилләре нәтиҗәсендә ике ел фасылы барлыкка килә: дымлы һәм коры. Еш кына яшенле яңгырлар булгалый.