Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИНДОНЕЗИЯ

Көнбатыш Явадагы уңышлар

Көнбатыш Явадагы уңышлар

Теодорус Рату

Фрэнк Райс 1933 елда Теодотус (Тео) Рату исемле Төньяк Сулавесидә туып үскән бер кешене үзенә Джакартада басмалар складында булышырга чакырган. «Хөрмәтле Патшалык эше мине кызыксындырды, һәм мин Райс кардәш белән вәгазьли башладым,— дип исенә төшергән Тео.— Соңрак мин, Билл Хантерга кушылып, Явада вәгазьләдем һәм, «Яктылык йөртүче»нең командасына кушылып, алар белән бергә Суматрага сәяхәткә киттем. Тео Индонезиядә яшәүчеләр арасында хакыйкатьне кабул иткән беренче кеше булган. Ул пионер булып Явада, Төньяк Сулавесидә һәм Суматрада дистәләгән ел хезмәт иткән.

Киләсе елны Билл Хантер «Үлгән кешеләр кайда?» дигән брошюраны Джакартада Феликс Тань исемле студентка калдырган. Феликс үз гаиләсенә Бандунг шәһәренә (Көнбатыш Ява) кайткан һәм бу брошюраны энекәше Додога күрсәткән. Адәмнең үлемсез җаны булмаганын һәм Адәм үзе җан булган икәнен белгәч, икесе дә бик гаҗәпләнгән (Ярат. 2:7, иск.). Рухи нәрсәләргә сусап, Феликс һәм Додо Бандунгта иске китаплар сатыла торган бар кибетләрдә Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең башка басмаларын эзләргә тотынган. Бу ике абый-энеле шулай ук үз гаиләсенә белгәннәрен сөйләгән. Таба алган бар китапларны һәм брошюраларны йотлыгып укыганнан соң, алар Джакартадагы басмалар складына язган. Фрэнк Райс үзе өйләренә килеп, яңа басмалар китергәч, алар гаҗәпкә калган.

Тань гаиләсе

Райс кардәш Джакартага киткәннән соң күп тә үтмәстән, Бандунгка яңа гына өйләнгән Клем белән Джин Дешан ярты айга килгән. «Дешан кардәш гаиләбезгә суга чумдырылырга тәкъдим итте,— дип сөйләгән Феликс.— Гаиләмнең дүрт әгъзасы: Додо, сеңелем Джозефина (Пинь Нио), әнием Кан Нио һәм мин Йәһвәгә багышланып суга чумдырылдык» *. Аннан соң Тань гаиләсе һәм Клем белән Джин тугыз көнлек вәгазьләү кампаниясен үткәргән. Клем аларга ничек вәгазьләргә һәм шаһитлек бирер өчен карточкаларны ничек кулланырга икәнлеген күрсәткән. Бу карточкаларда Изге Язмалардагы хәбәр кыскача өч телдә бастырылган булган. Озакламый Бандунгта кечкенә төркемнән җыелыш барлыкка килгән. Ул Индонезиядә оештырылган икенче җыелыш булган.

Рим папасының баш киеме

Вәгазь эше алга таба барган. Христиан дөньясының руханилары эшчәнлегебезне игътибарсыз калдырмаган. Алар һәм аларның тарафдарлары газеталарда Йәһвә Шаһитләренең карашларын һәм эшчәнлеген тәнкыйтьләп мәкаләләр язган. Бу мәкаләләр Дин эшләре буенча департаментның игътибарын җәлеп иткән, һәм чиновниклар Фрэнк Райсны сораштырырга дип чакырганнар. Алар Фрэнкның җаваплары белән канәгать калган, һәм Йәһвә Шаһитләре, үз эшчәнлеген дәвам итәр өчен, рөхсәт алган *.

1930 елларның башында чиновникларның күбесе вәгазь эшенә я түземле, я битараф булган. Ләкин нацистлар Германиясе Европага тәэсир итә башлагач, кайбер сәясәт кешеләре, аеруча чиновниклар арасындагы актив католиклар, Йәһвә Шаһитләренә каршы чыга башлаган. «Таможняда эшләүче бер чиновник, католик булганга, имеш китапларыбызда нацизм турында начар әйтелгәнгә, аларны кертергә рөхсәт итмәде,— дип сөйләгән Клем Дешан.— Мин таможняга шикаять итәргә баргач, бу чиновник отпускта иде. Аның урынбасары католик түгел иде һәм безгә карата яхшы мөнәсәбәттә булды. Ул шунда ук басмаларыбызны кертергә рөхсәт итте һәм, баш начальник отпускта булганда, китапларыгызны тизрәк кертегез, дип әйтте.

Башка очракта таможня эшчеләре „Дошманнар“ дигән китапта ике рәсемне алып куярга кушты,— дигән Джин Дешан.— Бу басмада елан (Шайтан) һәм исерек фахишә (ялган дин) сурәтләре бар иде. Аларның икесенең башында да Рим папасының баш киеме сурәтләнгән иде *. Без бу китапларны таратырга тәвәккәл идек. Шуңа күрә безнең өчебез эсселеккә карамастан причалда утырып китаплардан Рим папасының баш киеменең рәсемнәрен караңгы төскә буядык. Ә бит бу китапның меңләгән данәсе бар иде!»

Таможня эшчеләре «Дошманнар» дигән китаптан алып куярга кушкан ике рәсем

Европа сугыш бусагасында торган. Басмаларыбызда христиан дөньясының икейөзлелеге һәм сәясәткә кушылуы кыюлык белән фаш ителеп торган. Руханилар, үз чиратында, хөкүмәткә эшчәнлегебезне тыярга дип басым ясаган. Нәтиҗәдә, кайбер басмаларыбыз тыелган булган.

Шулай да кардәшләр бирешергә җыенмаган. Алар Австралиядән килгән басу станогын куллана башлаган (Рәс. 4:20). Кардәшләрнең ул вакытта ничек эш иткәннәре турында Джин Дешан болай дип сөйләгән: «Без, яңа брошюра я журнал бастырганнан соң, аларның бер данәсен тикшерсеннәр өчен җаваплы чиновникка күрсәтергә тиеш идек. Без атна азагында басманың берәрсен прокурорга тикшерсен өчен алып килә идек, ләкин инде атна башында бу басмаларны таратып бетерә идек. Ул басманың таратылуын тыйса, безгә имеш җәл дип кылана идек тә яңа басмалар бастырып чыгарырга ашыга идек».

Тыелган басмаларны тараткан кардәшләргә еш кына полициядән качарга туры килгән. Мәсәлән, Кедири шәһәрендә (Көнбатыш Ява) өйдән-өйгә вәгазьләгәндә, Чарлз Харрис, фатир хуҗасы кем икәнен белмичә, полиция инспекторының ишегенә шакыган.

«Мин сезне көне буе эзләдем,— дигән инспектор.— Көтеп торыгыз әле, тыелган китапларыгызның исемлеген чыгарыйм».

«Инспектор үз өендә кирәкле кәгазен эзләгәндә, мин тыелган басмаларны киемемнең яшерен кесәләренә тыгып куярга җитештем. Ул кире чыккач, мин аңа тыелмаган 15 брошюра бирдем. Ул миңа теләмичә генә бу брошюралар өчен иганә бирде, һәм мин, шул урамда вәгазьләвемне дәвам итеп, тыелган басмаларны тарата алдым».

Сугыш вакытында бастыру

Икенче бөтендөнья сугышы Европаны баскач, Нидерландиядән басмаларны җиткерү мөмкин булмаган. Ләкин кардәшләребез туа алган авырлыкларны алдан күреп, журналларны Джакартада бер дөньяви типографиядә бастыра башлаган. Индонезия телендә «Юаныч» (бүген «Уяныгыз!») дигән журналның беренче чыгарылышы 1939 елның гыйнвар аенда чыккан. Озакламый «Күзәтү манарасы» да чыга башлаган. Аннары кардәшләр, кечкенә басу станогын сатып алып, журналларны үзләре бастыра башлаган. 1940 елда Австралиядән зуррак бер яссы бастыру машинасы килгән булган. Кардәшләр индонезия һәм голланд телләрендә брошюралар белән журналларны бастырып чыгарган һәм бар чыгымнарны үзләре каплаган.

Джакартадагы складка беренче бастыру машинасын китерәләр

1941 елның 28 июлендә хөкүмәт Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең бар басмаларын тыйган. Джин Дешан болай дип сөйләгән: «Мин иртән офиста эшләгәндә, ишекләр ачылып китте һәм офисыма өч полицейский белән югары дәрәҗәле голланд чиновнигы керде. Бу чиновник бөтен рәсми киеменә киенгән. Ул медальләр, ак перчаткалар, кылыч һәм каурый белән бизәлгән баш киеме кигән иде. Без аларның килүенә гаҗәпләнмәдек, чөнки өч көн элек без басмаларыбызның тиздән тыелачагы турында мәгълүмат алган булган идек. Бу үзен эре тоткан чиновник безгә озын боерык укыганнан соң басу станогын күрсәтергә кушты. Ул аны мөһерләп куярга теләде. Ләкин ирем аңа, соңга калдыгыз, дип әйтте. Без басу станогын бер көн элек саткан идек!»

Әмма Изге Язмалар тыелмаган иде. Шуңа күрә кардәшләр Изге Язмаларны кулланып кына өйдән-өйгә йөреп вәгазьләп йөргән. Алар шулай ук Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәргән. Ләкин Азиядә сугыш башланырга җыенганга күрә, чит илләрдән килгән пионерларны кире Австралиягә билгеләгәннәр.

^ 5 абз. Соңрак Феликсның әтисе һәм аның өч энекәше дә Йәһвә Шаһитләре булып киткән. Аның сеңлесе Джозефина вакыт узу белән Андре Элиас кардәшкә кияүгә чыккан, һәм алар бергә Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаадта укыган. Аның тәрҗемәи хәле 2009 елның сентябрь аендагы «Уяныгыз!» (рус) журналында бастырылган булган.

^ 7 абз. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Фрэнк Райс Австралиягә кайткан һәм гаилә корган. Аның җирдәге тормыш юлы 1986 елда тәмамланган.

^ 9 абз. Бу рәсемнәр Ачылыш 12:9 га һәм 17:3—6 га нигезләнгән.