Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИНДОНЕЗИЯ

Ул рухи байлыкны кадерләгән

Дю Сэн Бе

Ул рухи байлыкны кадерләгән
  • ТУУ ЕЛЫ: 1906

  • СУГА ЧУМДЫРЫЛУ ЕЛЫ: 1937

  • КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ: милләтчелек аркасында зыян күргән тугры өлкән. (Кызы Дю Cюэ Нио сөйләде.)

1963 ЕЛНЫҢ май аенда Көнбатыш Явада кытайларга каршы чыккан кешеләр төркемнәре оешкан. Аеруча безнең Сукабуми шәһәрендәге кешеләр күп зыян күргән. Гаиләбезнең йөк ташый торган машиналар фирмасы бар иде. Йөзләгән котырынган кеше, шул исәптән кайбер күршеләребез, йортыбызга бәреп керде. Алар әйберләребезне ватып талаганда, без куркудан бер-беребезне кочаклап идәндә утырдык.

Бу кешеләр киткәч, башка күршеләребез безне юатырга дип керде. Әтиемә алар белән бергә идәнгә утырырга туры килде. Ватылган аунап яткан әйберләр арасында ул сундан телендәге үзенең зур Изге Язмаларын тапты. Ул, аны ачып, күршеләргә, бу бар авырлыклар алдан пәйгамбәрлек ителгән булган, дип әйтте. Аннары ул Патшалык хакындагы шатлыклы өмет турында сөйләде.

Әтием җирдә байлык җыярга беркайчан да омтылмаган иде. Еш кына ул шуны исебезгә төшерә иде: «Рухи нәрсәләр беренче урында торырга тиеш!» Аның ашкыну үрнәге әниемә, безгә, алты балага, һәм 90 яшьлек атасына, күп туганнарга, шулай ук күршеләребезгә хакыйкатьне кабул итәргә булышты.