Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Диннәр

Диннәр

Төрле диннәрдә булган кешеләр бердәнбер хак Аллаһыга табынамы?

Төрле диннәр төрле тәгълиматларга өйрәтәләр. Йәһвә аларның барысын да хуп күрәме?

Мт 7:13, 14; Ях 17:3; Эф 4:4—6

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Йш 24:15. Йошуа сүзләреннән күренгәнчә, безгә Йәһвәгә хезмәт итәргәме я башка илаһка табыныргамы икәнен сайларга кирәк

    • 1Пат 18:19—40. Йәһвә Ильяс пәйгамбәр аша үз хезмәтчеләре башка илаһларга табынмаска тиеш икәнен күрсәткән

Йәһвә мәҗүси илаһларга һәм аларга табынуга ничек карый?

Йәһвәгә гыйбадәт кылам диюче, ләкин ул нәфрәт иткән эшләрдә катнашучы кешеләрнең табынуларын Йәһвә кабул итәме?

Иш 1:13—15; 1Кр 10:20—22; 2Кр 6:14, 15, 17

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Чг 32:1—10. Халыкның басымына бирелеп, Һарун бозау сыны ясаган һәм бозауга табынуны «Йәһвә хөрмәтенә бәйрәм» дип атаган; бу Йәһвәне ярсыткан

    • 1Пат 12:26—30. Халык Иерусалим гыйбадәтханәсенә йөрмәсен өчен, Йәрәбәм патша потлар ясаган һәм бу потларны Йәһвәгә табынуда кулланырга дигән; нәтиҗәдә, халык гөнаһ юлына баскан

Йәһвә исраиллеләрнең башка илаһларга табынган кешеләр белән берләшүен теләгәнме?

Үз халкының мәҗүси илаһларга табынуына Йәһвә ничек караган?

Хк 10:6, 7; Зб 106:35—40; Ир 44:2, 3

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Пат 11:1—9. Сөләйман патша, үзенең чит халыклардан булган хатыннарының басымына бирелеп, мәҗүси илаһларга табына башлаган һәм башкаларны да моңа этәргән; бу Йәһвәне ярсыткан

    • Зб 78:40, 41, 55—62. Исраиллеләрнең фетнәчел булулары һәм потларга табынулары Йәһвәне рәнҗеткән, шуңа күрә Йәһвә аларны кире каккан

Гайсә Аллаһы Сүзенә каршы килгән дини тәгълиматларга ничек караган?

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Мт 16:6, 12. Гайсә фарисейлар белән саддукейларның тәгълиматларын ачыткы белән чагыштырган, чөнки ялган тәгълиматлар тиз тарала һәм Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне боза

    • Мт 23:5—7, 23—33. Гайсә канунчылар белән фарисейларны икейөзле булулары һәм ялган тәгълиматларга өйрәткәннәре өчен хөкем иткән

    • Мк 7:5—9. Канунчылар белән фарисейлар кеше уйлап чыгарган әмерләрне Аллаһы Сүзеннән өстенрәк куйган; Гайсә аларны моның өчен хөкем иткән

Гайсә үз шәкертләренең төркемнәргә бүленүләрен теләгәнме?

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Ях 15:4, 5. Йөзем агачы мисалын китереп, Гайсә шәкертләренең үзе белән һәм үзара бердәмлектә булырга тиешлеген күрсәткән

    • Ях 17:1, 6, 11, 20—23. Үз шәкертләре белән соңгы кич үткәргәндә, Гайсә аларның бердәмлеге турында дога кылган

Беренче гасырдагы мәсихче җыелышлар бер үк тәгълиматларга өйрәткәнме һәм Йәһвәгә бертөрле гыйбадәт кылганмы?

Рс 16:4, 5; Рм 12:4, 5

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Рс 11:20—23, 25, 26. Антиохтагы һәм Иерусалимдагы җыелышлар бердәм рәвештә хезмәттәшлек иткән

    • Рм 15:25, 26; 2Кр 8:1—7. Беренче гасырдагы мәсихче җыелышлар авыр чакларда бер-берсенә ярдәм иткән; бу аларның бердәм булуын күрсәткән

Аллаһы бар христиан диннәрен дә хуплыймы?

Аллаһы Гайсә Мәсихнең тәгълиматлары буенча яшәмәгән кешеләрнең гыйбадәтен хуплыймы?

Рс 20:29, 30; 1Тм 4:1—3

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Мт 13:24—30, 36—43. Гайсә, чүп үләне турында мисал китереп, җыелышка ялган мәсихчеләрнең үтеп керәчәген алдан әйткән

    • 1Ях 2:18, 19. Олы яшьтәге рәсүл Яхъя беренче гасырның ахырында Мәсих дошманнарының инде барлыкка килүе турында язган

Җыелыш ялган тәгълиматка өйрәтүче һәм үзен дөрес тотмаучы кешегә түзсә, бу нәрсәгә китерер?

Бердәм булып калыр өчен, мәсихчеләр нәрсә эшләргә тиеш?

Ни өчен мәсихчеләр ялган диннән читтә торырга тиеш?

Ни өчен ялган дин тәгълиматларын фаш итү урынлы һәм файдалы?

Ни өчен ялган дин әһелләренең Аллаһы хезмәтчеләрен эзәрлекләүләре безне гаҗәпләндерми?