Кичерү
Йәһвә Аллаһы никадәр мәрхәмәтле?
2Пт 3:9 ны да карагыз
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Зб 78:40, 41; 106:36—46. Исраиллеләр үз гөнаһлы эшләре белән Йәһвәне нык рәнҗетсә дә, ул аларны кат-кат кичергән
-
Лк 15:11—32. Гайсәнең мисалында яшь егет дөрес юлдан читкә киткән, әмма тәүбә иткән; мәрхәмәтле әтисе аны кичергән кебек, Йәһвә дә безне шулай кичерә
-
Йәһвә нәрсә нигезендә гөнаһларыбызны кичерә?
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Ев 9:22—28. Паул әйткәнчә, Йәһвә гөнаһларыбызны Гайсәнең йолым корбаны нигезендә кичерә
-
Ач 7:9, 10, 14, 15. Рәсүл Яхъя күренешендәге «бихисап күп кеше» Мәсихнең корбанына ышанганга, аларның гөнаһлары кичерелә
-
Йәһвә безне кичерсен өчен, без үзебезгә каршы гөнаһ кылган кешеләргә карата нинди карашта булырга тиеш?
Мт 6:14, 15; Мк 11:25; Лк 17:3, 4; Яг 2:13
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Әп 42:7—10. Әюпне савыктырыр һәм фатихалар алдыннан, Йәһвә аңа өч дусты өчен дога кылырга кушкан
-
Мт 18:21—35. Гайсә, зур бурычны кичергән патша турында мисал сөйләп, Аллаһы безне кичерсен өчен, үзебез дә башкаларны кичерергә тиешлегебезне күрсәткән
-
Гөнаһларыбызны тану һәм эчкерсез тәүбә итү никадәр мөһим?
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Зб 32:1—5; 51:1, 2, 16, 17. Давыт патша җитди гөнаһы аркасында бик боеккан, соңрак ул эчкерсез тәүбә иткән
-
Яг 5:14—16. Шәкерт Ягъкуб аңлатканча, җитди гөнаһ кылган мәсихче җыелыштагы өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә тиеш
-
Йәһвә безне кичерсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк?
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
1Пат 21:27—29; 2Ел 18:18—22, 33, 34; 19:1, 2. Ахаб патша, Йәһвәнең хөкем хәбәрен ишеткәч, боегып киткән, әмма, аның тәүбә итүе тулысынча булмаганга, Йәһвә аны кичермәгән
-
2Ел 33:1—16. Манашше бик усал патша булган, ләкин, ул үз гөнаһларыннан чын күңелдән тәүбә иткәч, Йәһвә аны кичергән. Потка табыну белән көрәшеп һәм саф гыйбадәтне торгызып, ул тәүбә итүенең эчкерсез булуын күрсәткән
-
Йәһвә кичергән гөнаһлар өчен яңадан җавапка тартамы?
Зб 103:10—14; Иш 1:18; 38:17; Ир 31:34; Мик 7:19
-
Изге Язмалардагы мисал:
-
2Иш 12:13; 24:1; 1Пат 9:4, 5. Давыт патшаның гөнаһлары җитди булса да, Йәһвә аны кичергән һәм аны тәкъва кеше дип санаган
-
Башкаларны кичерү турында әйткәндә, Гайсә үз Атасыннан ничек үрнәк алган?
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Мт 26:36, 40, 41. Гайсә ярдәмгә мохтаҗ булганда, аның якын дуслары йоклап киткән, әмма ул аларны хөкем итмәгән, ә аларның бик арыган булуларын аңлаган
-
Мт 26:69—75; Лк 24:33, 34; Рс 2:37—41. Петер Гайсәдән өч тапкыр ваз кичсә дә, Гайсә аны кичергән; терелтелгәч, Гайсә, хәтта аның белән йөзгә-йөз очрашып, аңа хөрмәтле вазифалар ышанып тапшырган
-
Йәһвә кайберәүләрне кичермәячәген без кайдан беләбез?
Мт 12:31; Ев 10:26, 27; 1Ях 5:16, 17
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Мт 23:29—33. Гайсә канунчылар белән фарисейлар Гәһәннәгә хөкем ителәчәк, ягъни мәңгегә юк ителәчәк, дип әйткән
-
Ях 17:12; Мк 14:21. Гайсә, Яһүд Искариотны «һәлакәт угылы» дип атап, ул «тумаган булса, аңа яхшырак булыр иде» дип әйткән
-
Башкаларны кичерергә безне нәрсә дәртләндерә ала?