Сафлык
Сафлык нәрсә ул?
Зб 18:23—25; 26:1, 2; 101:2—7; 119:1—3, 80
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Лв 22:17—22. Йәһвә корбанга кимчелексез хайванны китерергә кушкан. «Кимчелексез» сүзе «сафлык» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе белән тыгыз бәйле. Димәк, сафлык бербөтен булуны, Йәһвәгә җан-тән белән бирелгәнлекне үз эченә ала
-
Әп 1:1, 4, 5, 8; 2:3. Әюп мисалыннан күренгәнчә, Йәһвә күзендә саф булып калыр өчен, Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтергә, намуслы булырга һәм явызлыктан качарга кирәк
-
Ни өчен без саф булырга тиеш?
Сафлыкны сакларга безне нәрсә дәртләндерә ала?
Ничек сафлыкны үстерергә һәм саф булып калырга?
Кн 5:29; Иш 48:17, 18 не дә карагыз
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Әп 31:1—11, 16—33. Әюп саф тормыш алып барган: ул Йәһвә Аллаһыга гына гыйбадәт кылган, Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен мал-мөлкәттән өстенрәк күргән, әхлаксызлыктан качкан, башкаларга игелек кылган һәм хөрмәт күрсәткән
-
Дн 1:6—21. Даниял һәм аның өч дусты, имансызлар арасында яшәсә дә, хәтта ризыкка кагылышлы сорауларда да сафлыкларын саклаган
-
Кеше, гөнаһлы эшләргә батса да, яңадан саф булып китә аламы?
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
1Пат 9:2—5; Зб 78:70—72. Давыт патша үз гөнаһларыннан эчкерсез тәүбә иткәнгә, Йәһвә аны кичергән һәм яңадан саф йөрәкле кеше дип санаган
-
Иш 1:11—18. Йәһвә үз халкын икейөзлелеге һәм күпсанлы гөнаһлары өчен хөкем иткән; әгәр дә алар тәүбә итсәләр һәм үзгәрсәләр, аларның гөнаһларын кичерергә вәгъдә иткән
-