5 КИСӘК
Туганнар белән тату тормыш итү
«Игелек, тыйнаклык, юашлык һәм сабырлыкны киемне кигәндәй киегез» (Көләсәйлеләргә 3:12)
Никах теркәлү белән яңа гаилә туа. Үз әти-әниеңне һәрвакыт яратып һәм хөрмәт итеп торсаң да, җирдәге иң мөһим кеше булып хәзер инде тормыш иптәшең булып китә. Кайбер туганнарыгызга моңа ияләшү авырдыр. Әмма Изге Язмалардагы принциплар барысына акыллы караш белән карарга булышыр һәм сез яңа гаилә корыр өчен тырышлыклар куйганда, шул ук вакыт туганнарыгыз белән дә тату гомер итәргә өйрәнерсез.
1 ТУГАННАРГА КАРАТА ДӨРЕС КАРАШ САКЛА
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Ата-анаңны хөрмәт ит» (Эфеслеләргә 6:2). Сиңа күпме генә яшь булмасын, әти-әниеңне хөрмәт итәргә кирәк. Шуны да онытма: тормыш иптәшең дә — кемнеңдер улы я кызы, һәм ул да аларга карата илтифатлы булырга тиеш. «Мәхәббәт көнчел түгел», шуңа күрә тормыш иптәшеңнең үз әти-әнисе белән мөнәсәбәтләреннән көнләшмә (1 Көринтлеләргә 13:4; Гәләтиялеләргә 5:26).
КИҢӘШЛӘР
-
Мондый сүзләр әйтмәскә тырыш: «Туганнарың һәрвакыт миңа бәйләнә!» я «Нәрсә генә эшләсәм дә әниеңә беркайчан да ошамый!»
-
Тормыш иптәшеңнең карашын аңларга тырыш
2 ТУГАННАРНЫҢ ГАИЛӘ ТОРМЫШЫГЫЗДА КАТНАШУЫ
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Адәм баласы үзенең ата-анасын калдыра да, хатынына багланып, икәве бер тән булып яши башлыйдыр» (Яратылыш 2:24). Туйдан соң да әти-әниегез, үзләрен сезнең өчен әле дә җаваплы дип санап, гаилә тормышыгызда ничек тә булса катнашырга тырышыр.
Тормыш иптәшегез белән аларга нинди эшләрдә катнашырга рөхсәт итәрсез, ә нинди эшләрдә катнашырга рөхсәт итмәссез — моны үзегез билгеләгез һәм әти-әниләрегезгә әйтегез. Сөйләшкәндә барысын аңлатыгыз һәм үзегезне йомшак тотыгыз (Гыйбрәтле сүзләр 15:1). Тыйнак, юаш һәм түземле булу туганнарыгыз белән дус-тату яшәргә һәм «бер-берегезне яратып сабырлык күрсәтергә» булышачак (Эфеслеләргә 4:2).
КИҢӘШЛӘР
-
Туганнарыгыз гаиләгез тормышында чиктән тыш күп катнаша дип уйласагыз, тыныч кына үз тормыш иптәшегез белән моның турында сөйләшеп алагыз
-
Сез нәрсә эшләячәксез? Үзегезне ничек тотачаксыз? Бу сорауларны карап чыгып бер фикергә килегез