Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ ЕГЕРМЕ БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Башта Һаннас, ә аннары Каяфәс янында

Башта Һаннас, ә аннары Каяфәс янында

МАТТАЙ 26:57—68 МАРК 14:53—65 ЛҮК 22:54, 63—65 ЯХЪЯ 18:13, 14, 19—24

  • ГАЙСӘНЕ ЭЛЕККЕ БАШ РУХАНИ ҺАННАС ЯНЫНА АЛЫП БАРАЛАР

  • ЮГАРЫ КИҢӘШМӘ ЗАКОНСЫЗ СУД ҮТКӘРӘ

Гайсәне җинаятьчене бәйләгәндәй бәйләп, Һаннас янына алып баралар. Яшь Гайсә гыйбадәтханәдә дини укытучыларны үз җаваплары белән хәйран калдырган вакытта Һаннас баш рухани булып хезмәт иткән иде (Лүк 2:42, 47). Соңрак Һаннасның кайбер уллары баш рухани булып хезмәт иткән, ә хәзер шул хезмәтне аның кияве Каяфәс башкара.

Гайсә Һаннас йортында булганда, Каяфәс Югары киңәшмә җыярга өлгерә. Бу суд 71 әгъзадан, шул исәптән баш руханидан һәм элек шул вазифаны үтәгән кешеләрдән тора.

Баш рухани Һаннас Гайсәдән «аның шәкертләре һәм тәгълиматлары турында сораша». Ләкин Гайсә аңа болай ди: «Мин дөньяга ачык сөйләдем. Мин һәрвакыт бар яһүдләр җыела торган синагогаларда һәм гыйбадәтханәдә өйрәттем, яшеренеп бернәрсә дә сөйләмәдем. Нигә миннән сорыйсың? Сөйләгәнемне ишеткән кешеләрдән сора. Алар минем нәрсә сөйләгәнемне белә» (Яхъя 18:19—21).

Шунда якында торган бер сакчы аның яңагына суга һәм: «Өлкән руханига син шулай җавап бирәсеңме?» — дип шелтәләп куя. Гайсә исә, үзенең начарлык кылмаганын белеп, аңа: «Дөресен сөйләмим икән, әйт миңа, ә инде дөресен сөйлим икән, ник миңа сугасың?» — дип җавап кайтара (Яхъя 18:22, 23). Шуннан соң Һаннас аны кияве Каяфәс янына җибәрә.

Бөтен Югары киңәшмә — баш рухани, халык өлкәннәре һәм канунчылар инде Каяфәс йортында җыелган була. Пасах бәйрәме төнендә андый суд җыю канунны бозса да, бу дини җитәкчеләр үз явыз ниятләрен тормышка ашырырга тәвәккәл.

Бу кешеләр чыннан да гаделсез. Гайсә Лазарны терелткәч, Югары киңәшмә Гайсәне үтерергә ниятләгән иде (Яхъя 11:47—53). Ә берничә көн элек кенә дини җитәкчеләр Гайсәне кулга алырга һәм үтерергә сүз куешканнар иде (Маттай 26:3, 4). Уйлап кына карагыз: Гайсәгә хөкем карары әле суд үткәнче чыгарылган була!

Өлкән руханилар һәм Югары киңәшмәнең башка әгъзалары законсыз җыелудан тыш әле Гайсәгә каршы ялган шаһитлек бирәчәк шаһитләрне эзли. Күп кенә шаһит табылса да, аларның шаһитлекләре бер-берсенә туры килми. Ахыр чиктә, ике кеше килә дә болай ди: «Без аның: „Мин кеше кулы белән салынган бу гыйбадәтханәне җимерәчәкмен һәм өч көндә башкасын төзиячәкмен. Ул кеше кулы белән төзелмәс“,— дип әйткәнен ишеттек» (Марк 14:58). Әмма хәтта бу кешеләрнең сүзләре дә бер-берсенә туры килми.

«Җавапка бернәрсә дә әйтмисеңме? — дип сорый аңардан Каяфәс.— Аларның сиңа каршы шаһитлек биргәннәренә нәрсә әйтерсең?» (Марк 14:60). Әмма сүзләре бер-берсенә туры килмәгән бу шаһитләрнең ялган гаепләүләренә Гайсә бер сүз дә әйтми. Шуңа күрә баш рухани Каяфәс башкача эш итәргә була.

Берәрсенең үзен Аллаһы Улы дип атавы яһүдләргә аеруча ошамый, һәм Каяфәс моны белә. Элегрәк, Гайсә Аллаһыны үз Атасы дип атагач, яһүдләр, ул үзен «Аллаһыга тиңли» дип уйлап, аны үтермәкче иделәр (Яхъя 5:17, 18; 10:31—39). Моны исәптә тотып, Каяфәс хәйләләп: «Тере Аллаһы белән ант ит һәм әйт безгә: Аллаһы Улы Мәсих — синме?» — дип сорый (Маттай 26:63). Гайсә үзен Аллаһы Улы дип атаган иде инде (Яхъя 3:18; 5:25; 11:4). Ул бу очракта дәшми калса, алар ул үзен Аллаһы Улы һәм Мәсих дип санамый дип уйлар. Шуңа күрә Гайсә: «Әйе, мин. Һәм сез Адәм Улының кодрәтле Затның уң ягында утыруын һәм күк болытлары белән килүен күрерсез»,— ди (Марк 14:62).

Шунда Каяфәс кыланып үз киемен ертып җибәрә һәм болай ди: «Ул көфер сүз сөйли! Нәрсәгә безгә тагын шаһитләр? Менә сез үзегез бу көфер сүзләрне ишеттегез. Нәрсә диярсез?» Югары киңәшмә: «Ул үләргә тиеш»,— дигән гаделсез карар чыгара (Маттай 26:65, 66).

Шуннан соң алар Гайсәдән мыскыллап көлә башлый һәм йодрыклары белән китереп суга. Башкалар аны яңаклый һәм йөзенә төкерә. Аннары аның битен каплап, йөзенә сугалар һәм: «Соң, пәйгамбәр, әйт: кем сиңа сукты?» — дип мыскыллыйлар (Лүк 22:64). Төнге суд вакытында Гайсә менә шундый кимсетүче, гаделсез мөгамәлә кичерә!