Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кулъязмалар

Кулъязмалар

Кулдан язылган борынгы документлар, мәсәлән Изге Язмалар китаплары.

Борынгы кулъязмаларны еш кына пергамент, юка пергамент я папирустан ясаганнар. Гадәттә, пергамент — сыер, сарык я кәҗә тиресеннән, ә юка пергамент яшь хайван тиресеннән ясалган булган. Папирус — борынгы кәгазь төре, аны папирус үсемлегеннән, күбесенчә аның үзәгеннән ясаганнар.

Изге Язмаларның иң беренче кулъязмалары инде күптән юкка чыккан. Шулай да аларның борынгы копияләре безнең көннәргә кадәр сакланган. Аларның иң күренеклеләре — Еврей Язмаларының Үле диңгез төргәкләре. Бу төргәкләрнең кайберләре, шул исәптән кечкенә өлешләре дә, б. э. к. III гасырда язылган булган. Бүгенге көндә төрле китапханәләрдә Еврей Язмаларының якынча 6 000 төргәге я төргәк өлешләре бар. Мәсихче Грек Язмаларының якынча 5 300 төргәге — грек телендә, якынча 10 000 төргәге латин телендә сакланып калган. Грек Язмаларының башка күп телләрдәге төргәкләре дә бар.