Тетрарх
Грек сүзе тетра́рхес; сүзгә-сүз «дүрттән бер өлешнең идарәчесе», ягъни берәр провинциянең дүрттән бер өлешенең наместнигы.
Изге Язмаларда искә алынган тетрархлар, ягъни өлкә идарәчеләре арасында — Гәлиләя һәм Перея белән идарә иткән Һируд Антипа, Итурия һәм Трахонит өлкәләре белән идарә иткән аның абыйсы Филип, Авилиния өлкәсенең башлыгы Лисаниас. Аларның барысын Рим хөкүмәте үз хакимлегендәге өлкәләр белән идарә итәргә билгеләгән булган (Лк 3:1). Һируд Антипаның Рим титулы тетрарх булса да, күпләр аны, күрәсең әдәп йөзеннән, патша дип атаган. (Мт 14:1, 9; Мк 6:14; Лк 3:1 гә аңлатмаларны кара.)